Германиядә эшкә пәрәнҗә киеп йөрү тыела. Әмма хиҗап киюне һәр җирлек үзаллы хәл итә. Ләкин шулай да дини символикалы киемдә эшкә йөрергә рөхсәт итмәгән законга дәгъва белдергән кече сыйныфлар укытучысы гаризасын  суд хупламаган.

Германиянең барлык 16 җирлеге дә укытучыларга мәктәпкә хиҗапта йөрергәме-йөрмәскәме икәнен үзаллы хәл итә. Өч ел элек Германиянең конституцион суды хиҗап киюне тулысынча тыйды.

Конституцион суд карарыннан соң һәр җирлек мөселман укытучыларга карата үз законын кабул иткән.