Җир шарының 90% халкы пычрак һава сулый. Ә кайсы илдә иң саф һава икән? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, иң саф һава – Финляндиядә. Рейтингтагы тезмәдә Эстония, Швеция, Норвегия һәм Исландия аннан калышып килә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, 2008дән алып 2016 елга кадәр дөньяның төрле илләрендәге һаваны тикшереп, планетаның иң чиста һәм иң пычрак илләре рейтингын төзегән. Финляндиядә һаваның иң югары сыйфаты теркәлгән: 1 кубометр һава составында 6 микрограмм тузан табылган. Ә иң пычрак һава - Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләрендә. Бу илләрдә һавада вак кисәкчәләрнең концентрациясе рейтингтагы лидер илләрнеке белән чагыштырганда 10 тапкыр һәм аннан да артыграк, диләр тикшеренүчеләр.