Быелгы Корбан бәйрәме көнне ремонттан соң ачылачак республиканың иң борынгы мәчете булган Баймак районының Түбәнге Җаекбай авылындагы мәчетне ачу тантанасы булачак.

Борынгы мәчет 1861 елда төзелә. 1990 нчы елда беренче реконструкция үткәрелә. Мәчет үз авылының гына түгел, якында урнашкан Югары Җаекбай, Таулыкай, Нигъмәт, Буранбай, Икенче Иткол авылларының да мәдәни-рухи үзәге булып тора.

Быелгы елның май аенда мәчетне тагын бер тапкыр реконструкциялиләр: тулысынча түбәсен, фасад өлешен, идәннәрен алмаштыралар, электр белән җылыту үткәрелә.