Чәршәмбе, 15 августта, төбәкнең кайсыбер районнарында бераз кыска вакытлы яңгыр явуы, төнлә көнчыгышта яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, көндез кинәт исә. Һава температурасы төнлә 9-14 , төньякта  +5-кә кадәр, көндез 21-26.

 

Атнакич, 16 августта, урыны белән бераз  кыска вакытлы яңгыр явуы, көндез төньякта яңгыр явуы фаразлана. Җил көнбатыштан талгын, көндез кинәт исә. Һава температурасы төнлә 8-13, төньяк һәм таулы районнарда +4-кә кадәр, көндез 23-28.

 

Атна ахырына кадәр көннәрнең башлыча аязлы-болытлы торуы, бераз яңгыр явуы, урыны белән яшен фаразлана. Термометр баганасы көндез 16-25, төнлә 10-14 градусны күрсәтә.

 

«Гисметео» сайты фаразларына ярашлы, республикада 20-26 августта көн аязлы-болытлы була, урыны белән бераз яңгыр ява, яшен яшьни. Һава температурасы көндез 20-25, төнлә 11-15 градус тәшкил итә.

 

Августның соңгы атнасы җылы көннәр белән шатландырыр. Башлыча аяз була, урыны белән яңгыр ява. Термометр баганасы көндез +25,+27, төнлә +13,+16 градусны күрсәтә.