Уфада “28 петель” клубы волонтерлары вакытыннан алда туган балаларга бәйләм энәләре һәм йон ярдәмендә коткаралар. Төрле һөнәр ияләре: педагоглар, музыкантлар, дәүләт хезмәтендәгеләр, хуҗабикәләр иртә туган сабыйларга җылы бүләк итү ниятеннән бердәм төркемгә оешканнар.

Клубның Уфадагы координаторы Рида Заһидуллина сүзләре буенча, кул эшләре осталары нәниләргә оекбашлар, башлыклар, юрганнарны   - 100% йоннан, ә уенчыкларны киҗе-мамыктан бәйлиләр.

“Мәсәлән, сигезаяк уенчыгы (осьминожек) – сабыйлар аларны үзләре дә сизмәстән коча, аларның капшавычларына бармаклары белән кагыла. Нәниләрнең капшавычларга уралып ятуы әни карынын хәтерләтә, шул рәвешле тынычландыра”, - ди Рида Заһидуллина.

Клубның исемендә 28 саны булуының үз аңлатмасы бар. Авырлыклары 1 кг.нан артмаган сабыйларга оекбаш бәйли башлар өчен нәкъ 28 күз җыярга кирәк.

Киемнең чын йоннан булуының да үз мәгънәсе бар. Алдан туган сабыйлар өчен җылы бик мөһим. Шуңа да аларны карауның һәм коткарып калуның төп моменты – даими җылыда тоту.

Уфада бүгенге көндә 15 урында кул белән бәйләгән әзер киемнәрне тапшырырга була. Андый пунктлар Салават, Бөре, Белорет һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә бар.

Әлеге моментта “28 петель” клубы балалар киемнәре һәм уенчыклар бәйләр өчен йон җеп һәм материалларга (холлофайбер, мәсәлән), зип-пакетларга (махсус бикләмәле), шулай ук кечкенәләргә үз вакытларын бүләргә риза булган оста куллар ярдәменә мохтаҗ.