Нидерландия

Нидерландия корольлеге Нидерландиянең үзеннән һәм Кариб диңгезендәге Аруба һәм Антиль утрауларыннан тора. Нидерландиянең рәсми булмаган атамасы —Голландия. Бу атаманы урындагы халык бик өнәп бетерми. Ил көнбатышында урнашкан һәм ил тарихында зур роль уйнаган яр буеның провинциясе Голландия дип атала. Көнбатыш Европаның төп елгалары Рейн һәм Маас тамакларында утыруы сәбәпле бу провинция ил икътисады өчен зур мәгънәгә ия.

Илнең зур өлеше диңгездән түбән урнашкан. Иң түбән ноктасы диңгездән 6,7 метр түбәнрәк. Илдә җилле, яңгырлы, тиз үзгәрүчән һава торышы өстенлек итә. Бәлки шуңа да ил халкы һава торышы турында гәп куертырга ярата. Илдә яңгырлар өстенлек итү сәбәпле голландлар кыска вакытлы аяз һава торышы белән ләззәтләнергә өйрәнгәннәр. Кояш карау белән алар урамнарга сибелә. Җылылык 5 градус кына булса да, ачык чатырларда ял итеп утыралар.
Ил халкының 40 проценты — атеистлар. Голландиянең төньягында протестантлар күбрәк яшәсә, көньяк өлешендә католиклар күбрәк. Илдә суринамлылар, индеонезиялеләр, төрекләр һәм мароккалылар аерым халык катламы булып яши. Голландиядә иммигрантлар саны 1 миллионнан арта.
“Голланд авыруы” — табигый ресурслар табуны арттыру синдромы шулай дип атала. Голландиядә 1959 елда Европадагы иң зур табигый газ ятмасы ачыла. Аны экспортлау хисабына голланд гульдены бәясе чүпрә сыман кабара. Бу хәл исә икътисадның башка секторларына кире йогынтысын ясамыйча калмый.
Дөньяның иң зур порты Роттердам шәһәрендә урнашкан, шуңа күрә Нидерландия Европаның мөһим капкасы булып санала. Һәм су юлы буенча гына түгел. Амстердамның Схипхол аэропорты Европаның иң эре аэропортларының берсе. Нидерландия шәһәрләре бер-берсенә бик якын урнашсалар да һәркайсы аерым матурлыкка ия. Җәмгысе 10 миллион кеше яшәгән Амстердам, Гаага, Роттердам, Утрехт, Рандстад шәһәрләре бер өлкәгә карый. Амстердам үзенең тарихи үзәге, мәһабәт биналары, музейлары, уникаль канал боҗралары белән күпсанлы туристларны җәлеп итә. Гаага, Дельфт, Харлем, Утрехт, Гронинген, Маастрих шәһәрләре тарихи биналарга, кызыклы музейларга һ.б. истәлекле урыннарга гаять бай. Роттердам үзенең заманча гүзәл архитектурасы белән әсир итә. Урындагы халык “Аккош” дип атаган Эразмус күпере шуның бер ачык мисалы. Бүген аларның уникаль тәжрибәсен дөнья арихитекторлары үзләренә үрнәк иткән.
Голландлар — гаҗәеп кешеләр. Илнең барлык 16 миллион кешесе дә 41 528 квадрат километр мәйданда сыешып яши. Бу — Шотландиянең яртысы диярлек. Бер квадрат километрга 480 кеше туры килә. Тик голландлар кысыклыкка зарланып кул кушырып утырмаганнар, илне алга җибәрү өчен ару-талу белми эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Бүгенге көндә Нидерландия дөньяда барыннан бигрәк үзләренең лалә (тюльпан) чәчәкләре, (Голландия тере үсемлекләр, чәчәкләр һәм тамырларның өчтән ике өлешен экспортлый) җил тегермәннәре һәм саболары белән дан тота. Шулай ук диңгездән түбән тору сәбәпле тигезлекләрен су басуы белән. Голландлар гидротехника кору осталары. Алар үзләре дә хаклы рәвештә суны җиңүләре белән горурлана. Амстердам шәһәрендә генә 1281 күпер санала. Бүген дөнья илләре голландларның осталыгын югары бәялиләр һәм күпер төзү буенча алар белән күпсанлы килешүләр төзиләр.
Нидерландия пейзажы җил тегермәннәре белән чуарланган. Бүген меңнән артык традицион җил тегермәннәре эшләп утыра. XI гасырдан алып җил тегермәннәре җирне киптерү өчен генә түгел, бөтен күлләрендә дә файдаланалар. Әйткәндәй, голландлар җир һәм йортка салым түләүдән тыш, ел саен су басуга каршы системалар төзү һәм аларны карап тоту өчен салым түлиләр.
Нидерландия территориясе аша 4400 чакрым суднолар йөзүче елгалар, канал һәм күлләр үтә. Ил башкаласы Амстердам — тулысынча субайларда төзелгән дөньяның иң зур шәһәре. Амстердам Голландиянең төп шәһәре булуга карамастан хөкүмәт резиденциясе Гаагада урнашкан. Дөнья халыкара суды да шушы Гаагадагы Дөнья сараенда урнашкан.
Нидерландия — АКШ белән Франциядән соң дөньяда иң эре авыл хуҗалыгы продукциясе экспортеры. Бу илдә планетабызның нибары 0,008 % территориясе генә булуга һәм нибары 3 процент ил халкы эшләүгә карамастан. Шунысы гыйбрәтле, Голландиядә 10 кешенең 4-се тулы булмаган эш көне эшли.
Европада иң мәһабәт гәүдәле кешеләр кайда яши дисезме? Әлбәттә, Нидерландиядә. Аларның уртача буй озынлыклары — 182 сантиметр. Голландлар яхшы сәламәтлекләре белән дан тота. Алар кышын да бик җиңел киенәләр, 3 градус салкынлыкта хәтта балалар да баш киеме кими. Өстәвенә, голландлар кайнар ризык ашамыйлар. Алар сыр һәм арахис мае ягылган сэндвич ярата. Селедка—иң яраткан сыйларының берсе. Аны хәтта урамда махсус киоскларда саталар. Урындагы халык аңа мул итеп суган сибеп койрыгыннан тотып авызларына кабалар, йә күмәчкә кыстырып ашыйлар. Кыздырылган бәрәңгене майонез кушып ашап кинәнәләр. Әйткәндәй, ул күп голландларның көндәлек ашы.
Ил халкы кагыйдәләр буенча яши һәм беркайчан да аларны бозмыйлар. Расписание буенча яшәргә күнеккәннәр. Хәтта иң якын туган-тумачалары белән очрашуны да алдан планлаштыралар — берничә атна, хәтта берничә ай алдан. Әгәр кинәт кенә голланд ахирәтегез янына берәр сәгатькә сугылып чыгарга уйласагыз, бу уегызның тормышка ашачагы икеле, чөнки аның һәр көне әллә кайчан планлаштырып куелган.
Голландлар туры сүзлеләр, әйтәсе сүзләрен уратып-чуратып йөретмиләр, күзгә бәреп әйтәләр. Рәсми сөйләшүләрдә исә формальлекне яратмыйлар. Мәсәлән, эшлекле сөйләшү вакытында директорның бөтенесенә кофе ясарга тәкъдим итүе мөмкин. Шунысы кызык, әгәр кеше авырып китеп эшкә чыкмаса, чынлап та авырыймы икәнлеген тикшерү өчен артыннан табиб җибәрәләр.
Кызгылт-сары әфлисун төсе —Голландиянең рәсми төсе булып санала. Чөнки король гаиләсе исемен сүзмә-сүз тәрҗемә иткәндә “Кызгылт-сары йорт” дигәнне аңлата.
30 апрель — Королева көне — Нидерландиянең төп бәйрәме булып санала. Урында яшәүче халык кызгылт-сары төскә киенеп урамнарга күңел ачарга чыга. Урамнарны кызгылт-сары фонарьләр белән бизиләр. Бөтен җирдә тасмалар, байраклар, шарлар, хәтта кешеләрнең йөзләре дә кызгылт-сары төскә буялган.
Голландлар сәяхәт яратучы милләт. 20—40 яшьтә аларның күбесе башка илләрдә берничәшәр ел буена яши яки эшли. Әмма күп очракта алар ватаннарына әйләнеп кайта. Эммиграцияләнүләренең төп сәбәбе начар һава торышына бәйле. Чөнки, әйткәнебезчә, диңгез климаты өстенлек итү сәбәпле гел яңгыр ява һәм салкын җил исә.
Биредә ир-егеткә хатын-кызга игътибар билгеләре күрсәтү кабул ителмәгән. Бу исә өлешләтә хатын-кызларның бәйсез булырга омтылулары белән аңлатыла. Ир-егетләр инициативасы аларның үзаллылыгына кул сузуга тиң бәяләнә. Голландларның күбесе, уртак балалар тәрбияләсәләр дә, рәсми никахка кермичә яши.
Голланд кызлары үзләренең тышкы кыяфәтләренә зур игътибар бүлми. Күпләр бизәнми-төзәнми, биек үкчәле туфлиләр кими. Иртән чәче кибеп өлгермәгән голланд кызының каядыр китеп баруы бездәгедәй гаҗәп күренеш түгел. Ир-егетләре исә чәчләренә күбрәк игътибар бүлә. Аларның күбесе аксыл чәчләрен җилкәләренә кадәр үстерә һәм һәркайсында чәч көйләү-тәрбияләү чарасы бар. Шулай да, британлылар, америкалылар һәм инглиз-саксон илләренең башка вәкилләреннән аермалы буларак, голландлар зәвык хисенә ия һәм пөхтәләр.
Голландлар шактый саран милләт. Кыйммәтле бүләкләр бирү кабул ителмәгән. Кагыйдә буларак, хәтта туйларга да 50 евродан кыйммәтрәк бүләк салмыйлар. Алар үзләренең байлыкларын чыгарып селкергә яратмыйлар. Икенче яктан караганда, аларда көнләшү хисе көчле.
Нидерландиянең һәр кешесе үзен нинди дә булса спорт клубы әгъзасы дип саный. Футбол яраталар. Биредә аны йә уйныйлар, йә карыйлар. Һич тә булмаса, иске матчларны яңадан карауга тотыналар.
Елгалар туңган чакта голландлар үзләре аеруча яраткан Элфстейдентохт — данлыклы тимераякта узышу марафонын оештыралар. 200 километр озынлыгындагы марафон Нидерландиянең Фрисландия провинциясенең 11 шәһәре аша үтә.
Нидерландиядә 15 мең чакрым велосипед трассасы бар. Бу илдә яшәүче һәркемгә бер велосипед туры килә дигән сүз. Велосипед автомобильгә караганда ике тапкырга күбрәк. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында немец армиясе Голландиянең бик күп велосипедларын Германиягә чыгара. Шуның өчен голландлар немецларны яратмыйлар һәм бүген дә немец туристларын күрсәләр: “Безнең велосипедлар-
ны кире бирегез”, — дип шаярталар.
Наполеон 1811 елда Нидерландияне басып алгач, һәр кешенең французлар сыман фамилия алуын таләп итә. Аңа кадәр голландларның исемнәре генә була. Басып алу вакытлыча гына, озакламый фамилияләрнең кирәге калмаячак дигән өметтә, голландларның күбесе көлкеле сүзләрне фамилия итеп алалар. Мәсәлән, Роменсен (черек кешеләр), Наахтгеборен (шәрә туган) кебек сүзтезмәләрне. Әмма, начар исем ябышып калучан бит, фамилияләр ябышып кала һәм аларны әле дә йөртәләр.
Белем алу турында бер-ике кәлимә сүз. Мәктәпләре һәм университетларында укучының белеме 10 баллы шкала буенча бәяләнә. Әмма 10 баллны беркем дә ала алмау сәбәпле, 9 балл безнең “бишле”гә тиң. Укучылары мәктәпне тәмамлаганнан соң, йортларының урам ягына ил байрагын һәм мәктәп сумкасын элеп куялар.
Резеда Кадикова.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>