Японнар искиткеч уңган халык. Хезмәттәгеләр эш урыннарында шулкадәр күп вакыт үткәрәләр ки, алар турында дөньяда күп төрле күңелсез хәбәрләр дә йөри. Һәм алар имеш-мимешләр түгел, чын дөреслек. Японнар артык киеренкелектә эшләү сәбәпле дә, артык сәгатьләр эшләү сәбәпле дә эш урыннарында яшиләр, хәтта үләләр. Ни өчен кояш чыгышындагы бу илдә шундый хәлләр киң таралган, шуңа бергәләп җавап эзләп карыйк әле.
Раштуа бәйрәме. Урамнар гирляндалар белән бизәлгән, һавада бәйрәм исе аңкый. 24 яшьлек япон кызы Мацури Такахаси эшчеләр тулай торагы тәрәзәсеннән таш кебек җиргә таба оча. Берничә секундтан аның гомере өзелә. Фаҗига алдыннан кыз социаль челтәрләрдә “Мин үләм, бик нык арыдым” дип язып калдыра. Кызыкай илнең “Дацу” иң зур реклама компаниясендә эшләгән булган. Үлгәч аның бер ай эчендә тиешле вакыттан тыш, 100 сәгать артык эшләве ачыклана.
Ни өчен бу ал чәчәкләр илендә чамасыз эшләү гадәткә әверелгән? Белгечләр бу хәлне икенче Бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән бер компаниядә гомер буе хезмәт итү практикасына кайтып кала дип саный. 1950 елларда премьер-министр Сигэру Есида сугыштан соң ил икътисадын күтәрүне өстенлекле бурыч итеп куя. Ул зур компанияләр белән тырышып эшләгән кешене гомерлеккә эштә калдырулары турында сөйләшүләр алып бара. Японнар тыңлаучан халык буларак, җиң сызганып эшкә тотына һәм озак та үтми тырышлык һәм үҗәтлек үзенең җимешләрен бирә башлый: кояш чыгышы иле дөньяның әйдәүче икътисад-ларының берсенә әверелә. Шулай булуга карамастан, тагын да тырышыбрак эшләү таләп ителә. Дөнья кризислары аркасында эшчеләр кыскартылып тора, эштә торып калучыларга исә лаеклы эш хакы алу һәм үзеңнең кирәклегеңне исбат итү өчен икеләтә, хәтта өчләтә көчәнеп эшләргә туры килә.
Бүгенге көндә исә 8 түгел, ә 12 сәгать эшләү нормаль санала. Әйе, офиста калырга беркемне дә мәҗбүриләмиләр, әмма күпләр үзләрен булдыксыз итеп күрсәтмәс һәм вазифа баскычына үрләү өчен чама белми эшлиләр.
Кагыйдә буларак, хезмәткәрләр, отпуск һәм больничныйлар алмыйлар, хәтта ял көннәрендә өйләренә эш алып кайталар. Күпләре төнге 2.00—3.00 сәгатькә кадәр офиста эшләп утыралар да таң беленүгә янә эшләренә керешәләр.
Кайбер хезмәткәрләр, эш көненнән соң начальстводан иртәрәк китү яхшы түгел дип, эш урынында утыра. Эшләгән японның гаиләсе булса, ул аны ял көннәрендә генә күрә. Әйткәндәй, гадәттә мондый “ирекле” артык эшләүләр искә алынмый һәм түләнелми. Кем дә булса тиешле 20 көн ялның ике генә атнасын алса да, аңа дошманга карагандай карыйлар. Бу компаниядә озак еллар эшләүчеләргә дә, яшьләргә дә кагыла: кичәге студентларның күбесе эш урынын пенсиягә кадәр саклап калачагына өметләнә. Түрәләр яңа хезмәткәрләрдән яхшыдан-яхшы нәтиҗәләр көтә һәм яшьләр тырыш хезмәтләре белән аларның ышанычларын аклыйлар. Японнар эш урыннарын сирәк алыштыралар, киресенчә булса, бу алар өчен тормышны нульдән башлауга тиң.
Соңгы елларда яшьләр башка тактиканы сайлый башлаган: тулы булмаган ставкага эшлиләр яки компаниягә вакытлыча урнашалар. Бер яктан, алар шулай итеп үзләрен сыныйлар һәм бер урынга гына бәйләнгән булып калмыйлар. Икенче яктан, аларга җитди эшне ышанып тапшырмыйлар. Нәтиҗәдә тиешле хезмәт хакы алу өчен яшьләргә артык вакыт эшләргә туры килә.
Сораштыруларга ярашлы, 2016 елда Япониянең чирек өлеш компанияләрендә хезмәткәрләр аена 80 сәгатьтән артык, һәр унынчы предприятиедә 100 һәм аннан артык сәгать эшләгән. Бер үк вакытта билгеләнгән эш вакытыннан 80 сәгать эшләү үлем хәвефе кискен арткан тупса булып санала.
Элек кароси проблемасы, нигездә, ир-егетләр проблемасы булып саналган, әмма тора-бара хәл-вакыйгалар үзгәрә башлаган. Егетләр торган саен күбрәк эшлиләр һәм сирәгрәк өйләнәләр, шуңа да хәзер компанияләрдә кызларны ешрак эшкә ала башлаганнар. Тик менә алар барыбер дә боҗра эченә эләккән тиен сыманнар: эш күплеге аркасында мөнәсәбәтләргә урын калмый, гаиләң булмаса, тагын да күбрәк эшләргә туры килә. Яшьләр бу системаны җимерергә тели, тик алар эш сазлыгына батканнан-бата баралар.
“Кешеләр шулкадәр мәшгульләр ки, аларның хәтта зарланырга вакытлары юк”,— ди Кансай университеты профессоры Кодзи Мориока.
Японнар шундый стресста кеч-кенәдән яшиләр. Башта алар укуда алдынгылыкта ярышалар, чөнки яхшы билгеләр генә абруйлы эшкә эләгү өчен юллама булып тора алар өчен. Әйткәндәй, Япониядә эре эшкуарлар, адвокатлар һәм табиблар иң күп эш хакы ала. Каникулларда исә балаларча рәхәтләнеп велосипедта чабасы яисә комда кызынып ятасы урынга, укучылар дәреслек кочаклап имтиханнарга әзерләнеп утыралар. Мәктәпләр йөкләмәләре предприя-тиеләрдәге сыман искиткеч зур.
Илдә төркемлек мәдәнияте җитди проблемалар һәм конфликтлар тудыра: кешеләр гомум кагыйдәләргә буйсынырга, бердәм фикерле булырга тиеш дип санала. Югыйсә, аерылып торган укучының мөртәткә (изгой) әйләнүе мөмкин. Артта калучы укучыны мыскыл-лыйлар, шуннан шүрләп тә күпләр көчәнеп булса да укый. Тик ни гаҗәп, мондый мыскыллауларны тыясы урынга укытучылар үзләре дә начар өлгәшкән баланы кысрыклый башларга, бик яхшы очракта кимсетүләргә күзләрен йомып карарга мөмкин.
Хикикомори проблемасы өлеш-ләтә шуның белән бәйле. Мәктәптә күзен ачырмый башласалар, яшь кеше мәктәпкә йөрми башлый, эченә бикләнә, зур үскәч эшләүдән баш тарта һәм туган-тумачалары җилкәсендә утыра.
2017 ел Япониядә үз-үзләренә кул салучылар белән көрәшнең чираттагы этабы булган: 22 ел эчендә беренче тапкыр 15 меңнән артык ир-егет җан тәслим кылган. Хатын-кызлар да рекорд мини-мумын яңарткан. Статистика саннары елдан-ел кимүгә таба йөз тотса да, чынбарлык күңелсез булып кала: бер ел эчендә 21 140 кеше үзләре теләп дөнья белән хушлашкан. Сәламәтлек белән бәйле проблемалар, еш кына эшсезлек илә гаилә һәм финанс авырлыклары белән очрашу шуңа сәбәпче.
Япония хөкүмәте бүгенге көндә үз-үзләренә кул салучылар белән көрәшү өчен беренче җитди планны 2007 елда кабул итә. Аның максатлары арасында — суицидлар сәбәбләрен булдырмау, үз-үзенә кул салырга маташучы белән эшләү, әлеге проблемага карата җәмгыять-нең карашын үзгәртү. Программа нәтиҗәләр бирми калмаган. Ил властьлары 2017 елның июнь аеннан яңа бурычлар куйган: 2025 елга кадәр суицидлар санын 30 процентка киметү. Мәктәп укучы-ларын исә психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өндиләр.
Каросига каршы аерым көрәш алып баралар. Атап әйткәндә, ил хөкүмәте атнасына 60 сәгатьтән артык эшләүчеләр санын 5 процентка кадәр киметергә җыена. Компанияләр хезмәткәрләренең һичьюгы 60 процентын отпуск-ларында ял итәргә күнектерергә телиләр. Кайбер компанияләр гаиләле хезмәткәрләрен, вакыт-ларын гаиләләре белән уздыр-сыннар өчен, эштән иртәрәк җибәрә башлаганнар. Жомга көннәрендә офисларда соң кичкә кадәр эшләмәскә өндиләр. Мәсәлән, 2015 елның раштуасында үз-үзенә кул салган Мацури Такахаси эшләгән “Дацу” компаниясендә хәзер хезмәткәрләрнең ярты ел саен ким дигәндә 5 көн ял итүләрен таләп итәләр, ә кичке 22.00 сәгатьтән соң офиста утны сүндерәләр. Ә “Тойота” артык вакыт эшләүне елына 360 сәгатькә кадәр чикләгән. Әмма эш йөге зур булуы аркасында моның белән сирәкләр генә файдалана ала ди.
Япониянең башка бер җитди проблемасы да бар: халкы картая. 2025 елга эш яшендәгеләрнең чирек өлешкә кимиячәге көтелә. Бу исә эшләүчеләргә эш йөге тагын да артачак дигән сүз. Боҗрадагы тиен дими ни диярсең тагын?
Резидә Әхиярова.