“Гарәп Әмирлекләреннән фатир сатып алу чынга ашмас хыял түгел”, - ди Исмәгыйль Шәңгәрәев.

Салкыннар җитү белән, күпләребез җылыны сагына башлый. Ничек кенә кышны үткәрик, дип, яз җиткәнен көтәбез. «Эх, җылы якта яшәргә иде ул…» дигән хыяллар да туа кайчак. Без шулай хыялланып йөрибез, ә менә кайберәүләр шул хыялларын чынга ашырып кына калмаган, анда үз эшләрен ачып җибәргән, тәрәзәләре диңгезгә караган фатирда рәхәтләнеп яшәп яталар. Сүзем Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тормыш итүче милләттәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәев турында.

Ул тумышы белән Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылыннан. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши башлаганына дистә елдан артык. Монда ул киң бизнес җәелдергән: күчемсез милек оешмасын җитәкли, туризм белән шөгыльләнә, “Казан” ресторанын ачкан. Күптән түгел Гарәп Әмирлекләренә ялга баргач, Исмәгыйль Каләм улы белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.

 

- Исмәгыйль Каләмович, яшәр урыны итеп ни өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен сайладыгыз, югыйсә, үзебезнең илебездә дә матур төбәкләр күп.

 

- Сәбәбе бик җитди иде. Балаларым дөрес тәрбия алсын, идеаль җәмгыятьтә үсеннәр иде дип хыялландым. Үзем җылылыкны яраткач, ел әйләнәсе җәй телим, анда бизнес корырга да уңай шартлар булдырылган. Мөселман иле булгач, кайдан хәләл ит табыйм икән дип баш ватасы юк, мәчетләр адым саен. Монда Русия халкына да хөрмәт белән карыйлар. Биредә салымнар юк, җинаятьчелек юк дәрәҗәсендә, мондагы халык ришвәтчелекнең ни икәнен дә белми. Озак уйлап, икеләнеп тормыйча сайланды бу ил. Кулымда бераз акча бар иде, бизнес ачып җибәрдем, фатир алдым. Шул елның көзендә үк хатыным һәм балаларымны да Гарәп Әмирлекләренә алып килдем. Анда тагын дүрт балам дөньяга килде, барлыгы 11әү булдылар, Иншә Аллаһ.

 

- Төп эшләрегез белән якыннанрак таныштырып үтегезче.

- Әйткәнемчә, хәзерге вакытта күчемсез милек, туризм һәм ресторан бизнесы белән шөгыльләнәм. «Дан» дигән оешмам ( урыс телендәге «Дубайское агентство недвижимости» атамасының баш хәрефләреннән ясалган сүз) әмирлекләрдә фатирларны, йортларны сату һәм арендага бирү белән шөгыльләнә. «Шан» туристик оешмабыз гөрләп эшли. Туристларның Гарәп Әмирлекләрен күрәсе, сәяхәт итәсе килсә, шуннан экскурсияләр алалар. Бу искиткеч матур илдә истәлек өчен яхшы сыйфатлы фоторәсемгә яки видеога төшәселәре килcә - ул хезмәтне дә күрсәтәбез. Кунакларны сыйларга да кирәк, алар монда безнең милли ризыкларны сагыналар. Шул максаттан “Казан” рестораны ачып җибәрдем. Анда татар ашлары, өчпочмак һәм пәрәмәчләр, чәкчәкләр белән сыйланырга мөмкин. Менә шулай һәр бизнес бер-берсен тулыландырып тора. Оешмаларым үзем яшәгән Шарҗә әмирлегендә урнашкан. Монда ялга килүчеләр безгә рәхим итсеннәр!

- Безнең халык Гарәп Әмирлекләреннән фатирлар аламы?

– Без, гадәттә, Русия шәһәрләреннән килгән клиентлар белән эш итәбез. Алар – дәүләт эшлеклеләре, эшкуарлар, Русия күләмендә танылган кешеләр. Шулай ук Башкортстан, Татарстаннан килеп алучылар күп.

– Фатирлар кыйммәт торамы?

– Хакларына килгәндә, бер бүлмәле фатир ким дигәндә 100 мең доллар чамасы була. Безнең акчага күчергәндә, якынча 6 миллион сум. Йортлар, әлбәттә, кыйммәтрәккә төшә. Аннары урынына карап та хаклар аерыла. Диңгезгә якынрак, инфраструктурасы яхшырак икән, ул очракта югарырак бәя булачак. Һәр кеше үз мөмкинлекләреннән чыгып ала. Бик кыйммәтле, затлы йортлар да бар.

– Русия халкы биредә фатирны салкын кышны уздыру өчен аламы?

– Төрлесе бар. Кемдер монда балаларын укырга җибәрә, кайбер кеше кыш буе торып китә, кемдер сатып ала да, берникадәр вакыт үткәч, бәясен арттырып сатып җибәрә. Кайбер клиентларыбыз елына өч-дүрт мәртәбә килеп китә, ә кайберләре килеп тә карамый, кеше кертеп, торакны арендага биреп тора. Әйткәндәй, безнең агентлык аша торакны сатып алырга һәм шунда ук аны вакытлыча арендага биреп торырга мөмкин.

– Фатир сайлау авырмы, моңа күпме вакыт китә, сатып алу процессы ничегрәк бара?

- Без клиентларыбыз килүенә, уңайлы булсын өчен, алдан берничә фатирны әзерләп куябыз. Алар төрле җирдә урнашкан һәм эчке бизәлеше, дизайны ягыннан да төрлечә эшләнгән. Әйтик, кемгәдер диңгез буендагы фатир кирәк, ә дизайны ягыннан Көнчыгыш стиле ошый. Башка берәү шәһәрнең үзәгендә торырга хыяллана һәм Европа стиленә өстенлек бирә. Боларның барысы да искә алына. Теләгән кешегә без фатир эчендә җиһазны да үзебез алып куябыз. Мәсәлән, сез фатир алырга телисез икән, юллама алып, бер атнага монда киләсез. Ял иткән арада, без сезгә барысын да күрсәтеп, таныштырып чыгабыз. Сатып алырга карар кылгач, килешү төзибез. Бөтен сумманы берьюлы түлисез яисә инде, Русиягә кайткач, ай саен җибәреп торасыз. Менә тәртибе шулайрак. Миңа калса, максат куйган кеше өчен бу бер дә авыр түгел.

– Авыр түгел, ләкин бөтен кешегә дә тәвәккәллек җитмәскә мөмкин бит.

Хыяллар тик торганнан гына тормышка ашмый бит. Үз алдыңа максат куя белергә кирәк. Кемдер гаиләсенең, балаларының киләчәге өчен тырыша, кемнеңдер хыялы - укырга керү, сәхнә йолдызы булу. Теләк нык зур булганда гына ул тормышка аша башлый. Бер урында туктап калмаска, максатны тормышка ашыру өчен бар көчеңне, тырышлыгыңны салырга кирәк. Чит илдә фатир сатып алу да чынга ашмас хыял түгел, әлбәттә. Бүгенге икътисади тотрыксыз заманда акчаны банкларда яки янда саклау тулы ышаныч бирми. Ә торак сатып алу - отышлы юлларның берсе. Иң мөһиме: тәвәккәллек кирәк!

-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Исмәгыйль Каләмович!

Ләйсән КАСПРАНОВА.