Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Дүртөйле районы Иванай авылы китапханәсендә халык күңелендә калырлык кичәләр, очрашулар ай саен диярлек үтеп тора. Һәркемгә үрнәк булырлык гаилә турында чын күңелдән сөйләшү, фикер алышу кичәсе дә бик матур үтте.
Сокланырлык гомер юлы үткән, үзләренең яшьлек еллары, хезмәт чоры, гаилә тормышы белән кешеләрне сокландырган пар – Нурхәниф Шәһәбетдин улы һәм Нәзирә Зиннур кызы Мифтәхетдиновларга багышланды бу кичә .
Зал шыгрым тулы. Кичәне алып баручылар–китапханә җитәкчесе Гөлназ Ханова һәм Хөснетдинова Раушания шигырь юллары белән кичәне ачып җибәрделәр. “Изге ай” халык фольклор ансамбле аңа нигез салган Нәзирә Мифтәхетдиновага шигырь багышлады:
Безнең җитәкче, таныйбыз,
Нәзирә Зиннур кызы.
Ихтирамлап без зурлыйбыз,
Сүнмәсен йөрәк кузы...
Чыннан да, мактамаслык түгел “Изге ай” клубына нигез салучы Нәзирә апа hәм Нурхәниф абыйны. Бу коллектив районда гына түгел, республика конкурслары, фестивальләрендә катнашып, күп санлы мактау кәгазьләре, дипломнар алып, кайда гына чыгыш ясамадылар. Халык ансамбле исемен алып, “Изге ай” халык фольклор ансамбле булып чыгыш ясыйлар.
Олы хөрмәткә лаек булган Мифтәхетдиновлар тормышы, хезмәт юлы ил тарихы белән тоташа: “Хезмәт кызыл байрагы”, “Почет билгесе” орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнгән Башкортстанның атказанган агрономы Нурхәниф Шәһәбетдин улы төрле елларда колхоз рәисе вазифаларын башкаручы, ал- ял белмичә эшләүче тырыш кеше була. Нәзирә Зиннур кызы – гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучы, тәрбияче, озак еллар хатын-кызлар советы рәисе, агитатор була, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Көне-төне колхоз эшен алып баручы Нурхәниф абыйның олы терәге була Нәзирә апа. Йорт эшләрен дә алып бара, 5 балага сөекле әни дә ул. Зөфәр Фәизов кичәдә бик тирән эчтәлекле эпизодларга тукталды: Нурхәниф абыйның мәрхүмә хатыны Наҗия апа (ул да укытучы иде) өч бала үстереп, олысы 8 яшьтә, кечесе 2 яшьтә булганда авырып вафат була. Бик олы кайгы кичереп йөргән Нурхәниф абый 22 яшлек Нәзирә апаны очрату вакыйгасын сөйләп, күңелләрне тетрәндерде.
Башкортстанның атказанган укытучысы, Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы Венера Әнгам кызы Карамова Нәзирә Зиннуровна белән Иванай урта мәктәбендә күп еллар бергә эшләве, аның һәркемгә ярдәмчел, яшьләргә үрнәкле тәрбияче булуы турында җылы сүзләр әйтте.
Дүртөйле район музее директоры, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты Мөдәрис Мөсифуллин һәм шагыйрь Рафаэль Хафизов мондый матур гаиләләр турында тагын да фәһемле кичәләр үткәрергә кирәклеге турында әйттеләр.
“Дулкын” иҗат берләшмәсе әгъзалары Зилә Мөхәмәтова, Марсель Булатов, Ринат Нуретдинов, Тәнзилә Фәтхетдинова, Клара Сафаровалар шушы күркәм гаилә әгъзаларына иң яхшы теләкләрен җиткереп, шигырьләрен укыдылар. Яшьлеген кызганмый ятим сабыйларга ана булган Нәзирә Зиннур кызы үзе дә шигырьләр яза. Ул районда гына түгел, республика күләмендә иҗат җимешләре белән диплом hәм мактау кәгазьләренә, бүләкләргә ия булган кеше.
Биш баласына да югары белем биреп, тормыш юлына чыгарган Нурхәниф абый hәм Нәзирә апа бүген 10 онык, 4 туруннарының шатлыкларына сөенеп, үрнәкле гаилә булып яшиләр.
Венера Карамова,
хезмәт ветераны.