Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

1 июльдән 31 августка кадәр Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 8нче мәртәбә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе үткәрә. Максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, балаларга яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү.

Акцияне үткәрү турындагы положениегә ярашлы, мәктәп кирәк-яракларын туплау “Гаилә” районара үзәкләре базасы, шулай ук аның шәһәр һәм район бүлекләре нигезендә башкарыла.
Канцтоварлар, язу кирәк-яраклары, дәфтәрләр, рәсем төшерү өчен альбомнар, пумалалар, буяулар – барысы да өр-яңа, ә портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, әдәби китаплар – яхшы хәлдә булырга тиеш. Тупланган канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары август азагында сәламәтлеге чикле булган балаларга, аз тәэмин ителгән күп балалы яки тулы булмаган гаиләләргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга тапшырылачак. Мондый гаиләләр махсус исәптә тора.
Август азагында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” 8нче республика хәйрия акциясенә йомгак ясалачак, анда иң актив иганәчеләр һәм хәйриячеләр чакырылачак.
Мондый ярдәм 2017 елда да күрсәтелде: республика оешмалары һәм предприятиеләре, дини һәм иҗтимагый оешмалар ярдәме белән 10 млн. 281 мең 720 сумлык адреслы ярдәм күрсәтелде. Аны 9 223 бала алды.