Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Үткән атнада Мәскәүдә хоккей матчы вакытында Уфадан 49 яшьлек уенчы вафат була. Бу хакта “Московский комсомолец” яза. Мәскәүнең көньягындагы боз сараенда сәгать кичке 6ларда Юрий Цыплинов йөрәк өянәгеннән үлә.

Ул “Әдәпле бүреләр” һәвәскәр хоккей лигасында уйнаган. Спортчының “Интер РАО” холдингы составына кергән Уфадагы “Кварц-групп” җәмгыятенең филиалы җитәкчесе вазифасын биләве билгеле.