Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Гаиләдә табак-савыт шалтырамый булмый, диләр. Дөрес әйтәләр. Тормыш булгач, ир белән хатын арасында бәхәс кубарга, талаш чыгарга да мөмкин. Мондый вакытта нервлар киеренкеләнә, чигәләр кыса, әйтәсе килгән сүзләрнең дә чамасы онытыла. Ә ничек тынычланырга соң? Түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз әле. Ярдәме тими калмас.
üУчларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә.
ü3-5 минут җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы. Кәефегез дә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга да урын калмаячак.
üКытайлар: „Күңел төшенкелегеннән котылу өчен өйдәге 27 әйберне күчерегез”, — дип әйтергә ярата, үзләре дә шулай эшли. Өегезне җыештырыгыз һәм ялгышмыйча санап, 27 әйберне урыныннан күчерегез. Кәефегез әллә ни күтәрелмәсә дә, һәрхәлдә, авыр уйлардан арынырсыз.
üАкрын гына тирән итеп сулыш алыгыз — ул канны кислородка баетырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә баш мие бөер өсте бизләренә: ”Адреналин бүлеп чыгаруны киметергә”, – дигән әмер бирә. Шул вакытта йөрәк акрынлап кыскара башлый һәм кеше тынычлана.
üТынычлану өчен сөтле чәй эчсәгез дә бик яхшы булачак. Андый эчемлек киеренке халәт тудыручы гормон бүленүен киметә.
üСуга карап торыгыз — бу шулай ук тынычлануга китерә. Суның зәңгәр һәм яшел төсләре начар уйлардан арындырырыга сәләтле.
üТуңдырма, банан яисә майлы балык ашагыз –ярсыганда нәкъ менә шул кирәк тә инде. Ә кофены бер тәүлек булса да эчмәскә киңәш ителә.
Гаиләгездә иминлек, җаннарыгызда тынычлык, йортыгызда дуслык-татулык булсын, дуслар!