Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Өмет” гәзитенең “Гаилә учагы” битендә “Ирләр нигә эшләми?” дигән язма дөнья күрде. Автор бик актуаль, замана проблемасына әверелгән тема күтәргән.

Ирләрнең эшләми ятуының сәбәпләре нидә? Гаилә башлыгы булырга тиешле ир балалар нинди тәрбия алып үсә? Ир балаларның барысы да әти тәрбиясе күреп, әти кайгыртучанлыгы күреп үсәме соң? Юк, әлбәттә. Бәлки, хатыннар шундый ирләрдән канәгать түгелдер?
Тормышта шулай да була – нәни ир баласы булган гаилә таркала.
Суд, билгеле, баланы әнисе белән калдыра. Күп очракта бу малай әнкәсенең итәгенә тотынып үсеп, нәнәсе белән дә тыгыз аралашып, күбрәк хатын-кыз гадәтләрен күреп-үзләштереп үсә. Чөнки гаиләдә әти юк. Җитмәсә, әнисе, аерылган иренә үч итеп, баланы әтисе белән очраштырмаска да тырышырга мөмкин. Нәтиҗәдә, әнисе, нәнәсе тарафыннан өф-өф итеп үстерелгән бу бала чын ир-егет булып формалаша алмый, 40 яшенә кадәр шул ук бала булып кала бирә.
Ир баланы ун яшькә кадәр ботинка бавы да бәйләттерми үстергәнгә, ул тормышка әзер булмый. Үзе эшләрдәй күп нәрсәләр аның өчен ят була, чөнки ул эшләрне әнисе һәм картәнисе ярыша-ярыша аның өчен эшләп өйрәнгәннәр. Бу рәвешле тәрбия алган ир бала үсеп, өйләнгәч тә хатыныннан шуны көтәргә мөмкин. Бәләкәй чагыннан аның өчен уйлап, аның өчен хәл итеп, барлык эшләрне аның өчен эшләп куйгач, ул ир баладан нинди тырыш, җаваплы, булдыклы ир, гаилә башлыгы чыксын инде?
Тәрбия биргәндә без баланың киләчәген уйлап карыйбызмы? Барыбыз да уйламыйбыз шул. Бер мисал китерим: малаен ялгыз үстергән ике туган апам, баласы бәләкәй чагында ботинка бауларын бәйләргә тырышып азапланганда, әнисе килеп, үзе бәйли иде. Малаеның “мин үзем, мин үзем” дип тырышуына, зур булып күренергә теләвенә бөтенләй игътибар итеп тормый иде. Үсеп җиткәч, шул ир-егетнең хатын-кызларга кирәге булмады. 50гә җитсә дә, өйләнә алмады. Анасыннан калган фатирда песиләр асрап яшәвен белде.
Балаларның киләчәге турында ныклап уйланырга тиешбез. Дөрес тәрбиялибезме? Артыгын өф-өф кыландырмыйбызмы? Балаларның язмышы, балаларның үзаллы булып үсүе безнең балаларга булган мөнәсәбетебезгә, эш-гамәлләребезгә бәйле. Шуны онытмасак иде.
Зур хөрмәт белән, Зыя абыегыз.
Уфа шәһәре.