Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


(уены-чыны бергә)

Бүген балалар мәктәпкә укырга киткәч, күңелем никтер моңсулана төште. Өйләнгән көнем, туебызның матур мизгелләре, анда әйтелгән матур сүзләр искә төште.
– Тормыш көткәндә бер-берегезгә матур, ягымлы сүзләр әйтергә тырышыгыз. Мондый сүзләр яшәүгә көч һәм бер-береңне аңларга ярдәм итә, – дигән иде ЗАГС хезмәткәре дә.
Шулай балтам суга төшкән кебек уйланып, үткәннәрне искә төшереп йөрдем дә, абзар-кура арасында эшләр беткәч, төшкелеккә өйгә кердем. Мин кергәндә хатыным өстәлгә башларны әйләндерерлек тәмле исләр чыгарып торучы бәлешен урнаштырып йөри иде.
Мин ни, ашарга утыр дигәнне дә көтмичә, җәһәт кенә утырып, бәлешнең бер тәмле генә өлешен алып ашый да башладым. Үзем ашыйм, үзем уйлыйм: “Бу кадәр дә тәмле бәлеш пешергәч, берәр матур сүз әйтергә кирәктер инде хатынга, күңеле булсын, әйдә”.
Бәлештән соң чәй эчәсе килә бит. Мин озак уйлап тормадым:
– Матурым, чәй яса әле, – дип әйтеп ташладым.
–Нәрсә?! – хатыным авызына капкан бәлеш кисәген бер алай әвәләде, бер болай, аны һич йотып җибәрә алмый җәфаланды.
–Матурым, чәй яса әле, – дип кабатладым берни булмагандай.
Хатыныма җитә калды. Үз колагына үзе ышанмагандай тезеп алып китте:
–Әйтәм бүген таңнан бер сүз дә әйтми йөрисең. Нәрсә, тамагың туйгач, матурың исеңә төштеме? Бар ату матурың янына! Егерме ел бергә яшә дә, хәзер мин ямьсезгә әйләндемме?
Бер сүз белән әйткәндә, үпкәләде миңа хатын. Аңламады изге ниятемне. Хәзер нишләргә инде? Атна буе сөйләшми генә йөрдек. Әйтәсе сүзләрне балалар аша әйтешеп, аңлаштык.
Тагын бер атнадан хатын гөбәдия пешерде. Искиткеч тәмле иде ул! Ашап туйгач, күңел хушлангач, киң итеп елмайдым да:
– Фатыйма-а-ау, чәй яса әле, – дидем.
– Күптән шулай кирәк иде аны, – дип хатын да май кояшы кебек елмаеп җибәрде. Йөгерә-йөгерә тәмле чәен ясап китерде.
Моннан соң мин хатынга матур сүзләр әйтмәскә булдым. Ничек дус-тату яшәгәнбез, шул үзе үк матур яшәү икән бит.
Таһир Вилданов.
Кырмыскалы районы.
Сахай авылы.