Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Безнең Үрнәк авылында матур яшәгән үрнәкле гаиләләр бик күп. Гәрәевлар гаиләсе шуларның берсе дип әйтер идем. Раушания Ришат кызы һәм Самат Мансаф улы кулга-кул тотынышып 23 ел бергә тату гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы Самат колхозда комбайнчы булып эшли, аның тырыш хезмәте муниципаль районның һәм колхоз идарәсенең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Ә Раушания – социаль хезмәткәр һәм Киндеркүл авыл мәдәният йортында мөдир вазифасын башкара. Ул үзен үтә җаваплы, намуслы хезмәткәр итеп күрсәтте, бик күп грамоталар белән бүләкләнүе шуның нәтиҗәсе. Изге күңелле, хәстәрлекле, өлкәннәр белән ипле мөгамәләле булуы белән аерылып тора.
Әти-әнисен сөендереп, гаиләдә ике кыз һәм ике ул үсә. Кызлары Чулпан һәм Лиана Уфа медицина колледжында укыйлар –икесе дә булачак шәфкать туташлары. Уллары Нияз Үрнәк урта мәктәбенең 6 сыйныфында белем ала, ә кече уллары Илназга – 6 яшь. Гәрәевлар эшләре белән генә түгел, шәхси тормышы белән дә үрнәкле. Зур итеп йорт салып керделәр, бик күп мал-туар, кош-корт асрап, бакчаларында күп төрле җиләк-җимеш үстереп, ихата-кураларын күзнең явын алырлык матур чәчәкләр белән бизәп яшиләр. Районда, авылда үткән чараларда, бәйрәм кичәләрендә гаиләләре белән актив катнашалар. 28 февраль – 1 март көннәрендә Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышлап Казанда татар җырын башкаручыларның “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” III Бөтенрусия бәйгесендә катнашып, Самат Гәрәев Диплом белән бүләкләнде. Күптән түгел, районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үткәргән “Әниләр һәм кызлар” бәйгесендә Раушания белән кызы Чулпан III дәрәҗәле Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булдылар.
“Мин Гәрәева Чулпан Самат кызы, Тукай моңнарын тыңлап, бишегендә тирбәлеп, Тукай телен өйрәнеп үскән кыз. Татар әдәбиятына зур өлеш керткән Марис Нәзиров, Хәләф Гарданов, Зәки Кәримов кебек күренекле галимнәр биргән гүзәл Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Үрнәк авылында дөньяга килгәнмен. Балачактан туган телемне яратып үстем. Бик күп язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышып, үзем дә әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк булдым. Туган телемне, әдәбиятны яратам, шигырьләр иҗат итәм, күңелемдәге уй-хисләремне шигырь юлларына салып, төрле чараларда чыгыш ясыйм; җырларга, биергә, кул эшләренә остамын. Күп кенә шигырьләрем гәзит-журнал битләрендә дөнья күрде. Төрле конкурсларда, иҗади бәйгеләрдә теләп катнашам. 2014 елда Республика күләмендәге “Тукай моңнары” конкурс-фестивалендә I урын алдым. 2015 елда Казан шәһәрендә үткәрелгән “Илһам” бәйгесендә лауреат исемен алу бәхетенә ирештем. 2015-2016 елда республика татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңү яуладым. Район, республика, бөтенрусия күләмендә үткә-
релгән бик күп шигырь, иҗади эш, фәнни-тикшеренү конкурслары, олимпиадалар җиңүчесемен”, дип таныштырды бу үткән бәйгедә ул үзе белән. Сәләтле авылдашларыма арытаба да җиңүләр яулауларын һәм аларга парлы– озын гомер, ныклы сәламәтлек телим.
Зөлфия Низамова,әйдәүче китапханәче.
Чакмагыш районы.