Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

  1. Ирегезне яратыгыз, аңа ышаныгыз.
  2. Аның белән бәхәсләшмәгез, бигрәк тә башкалар алдында. Аның алдында башкалар белән дә бәхәсләшмәгез.
  3. Аны мактагыз: акылын да, тышкы кыяфәтен дә.
  4. Аның көченә, уңышларга ирешәчәгенә ышануыгызны гел исенә төшереп торыгыз.
  5. Ирегез белән ягымлы булыгыз, яратуыгызны әйтеп, аны сезнең кебек көчле итеп беркайчан да, беркем дә яратмаячагын исенә төшереп торыгыз.
  6. Битәрләшеп җанына тимәгез, иң ышанычлысы, кирәксә, бераз елап алыгыз (ләкин озак түгел!).
  7. Аның сезне иркәлисе килсә, кәефем юк, хәлем юк әле дип юк-бар сәбәп тапмагыз.
  8. Җенси мөнәсәбәтләрдән соң аны мактагыз.
  9. Тупас булмагыз. Шулай ук аның алдында беркем белән дә тупас кыланмагыз.
  10. Элекке сөйгән ярларыгыз, аңа кадәр булган тормышыгыз турында артыгын сөйләмәгез.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Булачак ирем Илдар белән ярты ел чамасы дуслашып йөрдек. Миңа, студент кешегә, егетемнең гел тәмле күчтәнәчләр белән килүе, матур бизәнгечләр бүләк итүе ошый иде.

   Әниемә дә ошады Илдар. “Мондый егетне башкача көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың, тизрәк кияүгә чыгарга тырыш, кызым”,- диде. Без өйләнешкәч, әти-әни дә, сеңлем дә шатланды. “Иң шәп, акчалы егетне эләктердең, апа”,- диде сеңлем.

   Бергә яши башлагач кына Илдарның бөтенләй башка кеше булуын аңладым. Һәр тиенне исәпли икән ул. Бер көнне күлмәк сатып алып кайткач, “хатын-кызга кием җитми инде ул, акчаны чамалап тот, машина алыштырырга вакыт җитте минем”,- диде.

   -Модадан артта калышмыйм дип түгел, әниләр алып биргән күлмәкләр искергәнгә генә алдым”,- дидем, кәефем кырылып.

   -Кияремә юк дип зарланма. Гомүмән, син әле студентка, әти-әниләрең безгә булышырга тиешләр,- дип кырт кисте ирем.- Син институтны бетергәнче генә булса да...

   -Син бит үзең студентка икәнне белә торып өйләндең, минем алардан акча сорарга намусым җитми,- дидем, яшемә төелеп.

   -Җитмәсә, минем фатирга күчеп килдең, алар әле сиңа фатирыгызның бер өлешен дә бүлеп бирергә тиешләр, бала өлеше була бит анда,- диде Илдар.

   -Соң бит әти-әнием ике бүлмәле хрущевкада яши, сеңлем дә бар, алар акчаның очын-очка чак җиткереп яшиләр,- дидем мин.

   -Шулаймы ни, хәзер зур кызларын бай егеткә бирдек тә котылдык дип сөенеп утыра торганнардыр инде, әйеме?,- дип мыскыллап көлде дә, ишекне шап итеп ябып чыгып китте ирем.

   Менә шул көннән алып аралар суынды безнең. Мин иремнең иркәләргә сузган кулларын да күрә алмый, нәрсә әйтсә дә сагаеп кабул итә торган кешегә әверелдем. “Нигәдер һаман авырга калмыйсың, бер-бер гаебең булгандыр, бәлки?” дип кабатларга остарып китте Илдар соңгы вакытларда. Ә минем аннан бала табарга теләгем юк инде хәзер...

   Соңгы чорда бер генә уем бар: ничек тә тизрәк аерылышырга кирәк!  “Өмет” гәзитен укучы кызларга теләгем шул: егетегез белән башта бер ярты еллап бергә яшәп карагыз. Аннан соң гына законлы никахка керергә була дип уйлыйм. Бүген моның белән күпләр килешәдер. Безнең әниләрнең яшьлегендә андый нәрсә булмаган, шуңа да алар Илдар белән безгә “законлы өйләнешсәгез генә ризабыз”, диделәр. Менә хәзер аерылышсак, кияүдән кайткан хатын саналам инде...

                                                                   Рәйлә, Уфа шәһәре.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Җәйге ямьле иртә. Сабакташлар белән очрашуга китеп барабыз. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ахирәтем Риманың тормыш иптәше Ришат безне, Уфа кызларын, үз машинасында Бүздәккә алып бара. Ришат ел да шулай, мамыктай очыртып кына, безне күңелле очрашуларга йөртә. Аның чисталык, пөхтәлек бөркелеп торган машинасының салонына күңелле моң тулган: ”Кар булсам, каралмам, боз булсам, бозылмам; мин мәңге картаймам янымда син булсаң”.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Бәләбәй педагогия  училищесында укыганда җәйге каникулга кайткач  безнең авылга Мәҗит Гафури исемендәге академия драма театры “Гармунчы дус” спектаклен алып килгән иде. Бик дулкынланып, хисләнеп караганым хәтеремдә. Шуңадыр Наҗар Нәҗминең әлеге спектакль өчен язган “Дуслык, дуслык” җырының юллары һәрвакыт күңелемдә йөри : “Дуслык, дуслык – гомер биргән бүләк, гомерләрдән артып калсаң иде”. Ул вакытта , 17-18 яшьлек чакта, мин бу юлларның асылына төшенеп бетә дә алмаганмындыр. Яшәлгән еллар нәтиҗәсендә иңнәремдә шактый тәҗрибә туплангач, әлеге сүзләрнең гомер биргән байлык – дуслык –   турында  шулай гади, әмма үтемле итеп әйтелүе турында еш уйланам. Еллар үткән, яшь барган саен дуслыкның кадерен ныграк белә башлыйсың икән ул. Бигрәк тә бергә укыган дуслар – сабакташлар –  иң якын кешеләреңә әверелә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Гаиләдә ир яки хатынның аракы сазлыгына чумуы, бертуктаусыз тиргәшүе, балаларның шул аркада интегүе – зур проблема инде ул. Мин дә үзебезнең гаиләдәге хәлләрне язарга уйладым. Бәлки, кайберәүләр укып, үзләренә сабак алыр.

Безнең дә әтиебез нык эчте. Ул елаулар, ул кайгырулар... Барысын да сөйләп бетерерлек түгел. Әниебезгә, әйдә, йорттан чыгып китик, дип тә карадык. Сезне әтисез калдырасым килми, түзгән тиклем түзик, диде. Эчкән, балаларыма җафа китергән әти кирәкме соң дип уйлап та карамады.