Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Төшемә үләсе һәм үлгән кешеләр еш керә. Берәр өйнең морҗасы ишелгәнен, бер кешенең бура бураганын, кое казыганын, нәрсәгәдер утырып авылдан чыгып киткәнен, бакча-җир сөргәнен, казыганын күрсәм, шуңа үлем киләсен көт тә тор инде.

Ил башлыкларының үлемнәрен дә я кырык көн, я җиде көн алдан күрдем. Брежнев – ерак сәфәргә җыенып, Ельцин “Урыным шул”, дип, исерек килеш сазда аунап төшемә кергән иде. Озак та тормый дөньялыктан китеп бардылар. Сталин турындагы төш тә хәерсез: авылның бер урамында шинелен киеп йөргән иде, шул урамда янгын чыгып, тереләй янып үлүче кеше булды. Тора-бара бу урамда яшәүчеләр бетте, буш йортлар гына утырып калды. Ленин бабайны, ни хикмәт, төшемдә бер дә күрмәдем. Җәсәде күмелмәгәнгә, бәлки, җаны күк белән җир арасында тилмереп йөридер...
Хикмәтләремнең тагын берсе: төшемдә хайваннар, кошлар белән сөйләшәм. Нәкъ кешечә, нәкъ татарча сөйлиләр: тавышлары ишетелә, авызлары ачылмый, күзләре белән генә карап торалар. Бу сөйләшү, хәзерге галимнәр телендә әйтсәк, телепатик рәвештә барадыр инде. Төшеңдәге хайван яки кошның башыннан сыйпап сорау бирәсең, ул җавап бирә.
Икенче хикмәтем: кояш чыгар яки баер алдыннан, төн уртасы, таң алдыннан күземә төрле нәрсәләр – җан ияләре күренә. Бала чагымда, үсмер елларымда бик курка идем. Әнигә, әбигә, бабайга ниләр күрүем турында сөйли идем. Алар: “Балакаем, кешегә сөйли күрмә, акылдан язган дип, тилеләр дәваханәсенә ябарлар”, – дип куркыткач, аларга да сөйләмәс булдым. Ә серле затлар сирәк-мирәк булса да күренүләрен дәвам иттеләр, мин бу хәлгә күнегеп тә беттем. Йорт иясе – бичура кем булып, нинди тавыш белән кычкырса, тора-бара ни-нәрсә буласына хәтле чамалыйм. Йомшак кына, матур итеп кычкырса, йокымнан уятса, берәр шатлык буласы, ә каты тавыш белән, дорфа итеп кычкырса, көт тә тор, бәла-каза киләсе.
Хикмәтле кешеләрнең хикмәт-могҗизалары ниндидер гадәттән тыш вакыйгага, озак вакыт комада булып, үлемне алдап калуга бәйле диләр. Гомеремдә ул хәтле үк гайре табигый хәл кичермәсәм дә, беренче сыйныфта укыганда озак кына бик каты авырып ятканым бар.
Температурам 40-41 градуска җиткәндә күземә әллә ниләр күренеп, саташып ятканым истә. Күзләремне акайтып, үз-үземне бәргәләп, саташып сөйләшеп ятканда, әни белән картәти: “Исән калмас, үләр бу бала”, – дип, үлүемне көткәннәр. Менә шулай үлемне алдап, исән калганга сәер хикмәтләр бирелгәндер үземә дип уйлыйм. Иртәләрен уянгач, шаяртып: “Бүген ниләр күрдең, пәриләрең нәрсә әйттеләр?” – дип сорыйлар. Ни хәл итим, сорап алган хикмәтләрем түгел. Шулай яшим. Ходай камил акылдан аермасын.
Тиленеке – тишек дигәндәй, яманат барыбер чыга инде, ерактан тою, сизенү халәтемне язарга онытканмын. Билгеле, болары бик якын, яраткан кешеләрем арасындагы бәйлелеккә кагыла. Беренче хатыным бала тапканда да, икенче (хәзерге) хатынымның тулгагы вакытында да үтереп эчем авыртты минем.
Борып-борып эч авыртуларым хатыннар балаларын тапканнан соң гына басыла иде. Бусы нилектән, ни хикмәт – Алла белсен. Аларның тулгагы вакытында минем эчем авыртудан кемгә ни файда, ни мәгънә – белмим. Беренче улым үлгәндә дә, әни җан биргәндә дә йөрәгемнең чәнчүенә чама булмады, шартлап ярыла дип тордым. Бу хәлнең беренчесе бала төн уртасында, район сырхауханәсендә җан биргәндә булса, икенчесе әнием күз алдымда җан биреп тартышканда булды.
Икенче хәл: кичке якта бер аягымның баш бармагы тиктомалдан өздереп авырта башлады. Бәрелмәгән, сугылмаган, киселмәгән бармакның буын тирәсе авыртыпмы-авырта! Тотып карыйм, сыйпап карыйм, табакка җылы су агызып, шуңа да тыгып тордым – басылмый гына. Авырту берничә көнгә сузылып, аксап та йөрдем хәтта. Чечнядагы малай җәйге ялына кайткач бу авыртуның сәбәбен белеп, барыбызның да ис-акылларыбыз китте. Нәкъ минем аяк бармагы авырта башлаган кичтә, ваннада юынганда малайның шул аяк бармагына шактый күләмле көзге төшкән дә, бармакны яртылаш кисеп кереп, җәрәхәтләгән. Җәрәхәт эзен дә күрсәтте. Шул яра бәгыренә төшеп авырткан һәм шул чагында мин дә ул авырту белән “уртаклашканмын” икән.
Госпитальгә барып бармак ярасын тектергән. Курыкмасыннар дип, малай безгә хәбәр дә итмәгән. Телепатик аралашуның хатын белән ике арада булган мисаллар шактый. Эштә яки бакчада: “Их, фәлән ризык ашыйсы бүген!” – дип уйлап куям һәм ни гаҗәп, бакчада кунарга калган кичемдә мин теләгән ризыкны пешереп, хатын килеп җитә. Эштән өйгә кайтып керсәм, өстәлдә мин теләгән ризык көтеп утыра. Хатыннан: “Мин бу ризыкны теләгәнемне белеп, кай арада пешереп өлгертәсең?” – дип сорасам: “Каян белим, шулай теләдем дә, пешердем инде”, – ди.
Бездә әнә шундый сәер хәлләр булгалый. Сездә дә хикмәтле хәлләр бармы?

Рәҗәп Әхмәтов.