Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Беркөнне шулай танышым шалтыратты. «Акылдан язам бугай мин. Теге дөнья дигәннәренә ышанмас җиреңнән ышанырсың», – ди бу. Аннары тавышын киметә төшеп, пышылдауга күчеп: «Телефоныма «теге»ннән хәбәрләр килә башлады бит», – дип өстәде.

Сизеп торам: үзе дә шактый курыккан, минем дә тынычлыгымны алды. Коты ботына төшкән дияр идем, телефон аша гына аралаштык. Шулай да тавышының калтыранып чыгуыннан хәленең шактый мөшкел булуын чамалау кыен булмады. Ничек инде дустыңны кыен хәлдә ялгызын калдырасың. Күчтәнәчләр алдым да, киттем моның өенә. Ул да мине көтеп торган диярсең, өстемне салып, түргә узуымны да көтмәстән, сүз башлады.
– Яз башында бер хезмәткәребез юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булган иде. «Яшь кеше бит, вакытсыз өзелгән чәчәк кебек гомер», дип бик кайгырыштык. Югалту һәрчак авыр була. Дусларны, көн дә аралашкан хезмәткәрләрне югалту, бигрәк тә. Мин дә тиз генә аңыма килә алмадым. Ләкин бер кырык көннәр үткәч, телефонымда аның номеры кабаттан пәйда булмасынмы?! Югыйсә, аны телефонымнан сызган идем инде. Ни уйларга да белмәдем, смс-калар килә башлагач, төн йокыларым качты. Җитмәсә, ул хәбәр хәрефләр белән түгел, серле саннарда ниндидер шифрлар астына яшеренеп килә.
Шунда кайсыдыр бер гәзиттә мәкалә укыганым исемә төште. Анда вафат булган әтиләре, ятим калган гаиләсенә ярдәм итәргә теләп, телефоннан саннар әйткән һәм нәкъ шул санлы лотерея билетына машина откан, имеш. Дөньяда ни булмас диген. Миңа алай машина ота торган билет номерын әйтерләр дип уйламыйм. Шулай да куркыта. Синең фани дөньядагы соңгы көнеңне хәбәр итсә, нишләрсең. Җавап язарга да батырчылык итмим. Кул бармый. Ә бит беләсең, мин курка торганнардан түгел. Эчке эшләрдә эшлим. Хәтта Чечен Республикасында командировкада булып, медаль алып кайттым. Ә монда смскадан куркып тор инде. Кызык икән ул курку. Балачакта җепшек көнне Кар бабай ясый идек бит, тәгәрәткән саен, кар күбрәк ябыша да зурая. Монда да шулай. Курыккан саен, ныграк куркасың икән ул, – дип сөйләде танышым.
– Әйдә, җүләрләнеп утырма, менә мин барында шалтыратып кара ул номерга! – дидем, исем китмәгән кыяфәт чыгарырга тырышып.
Башта, юк-юк, дип киреләнеп маташкан иде дә, аннары бөтен батырлыгын йодрыгына туплап, таныш номерны җыйды. Бик озак шалтыраганнан соң гына алдылар. Трубканың теге башында җавап ишетелгәнче ничә үлеп ничә терелгәнен үзе генә белгәндер. Йөзе – кып-кызыл комач, аннары кәфен төсенә керде. Өмете өзелгән иде инде. Аллага шөкер, алдылар. Ләкин дәшмиләр. Тез буыннарыма кадәр калтырый башлады. Ярый әле, безне бу дөньяга кире кайтарып, туктый язган йөрәкләребезнең тибешен җайга салып, телефоннан ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелде. Бу теге үлгән ирнең тол калган хатыны иде. Сөйләшә торгач, шул аңлашылды: смскаларны мәрхүмнең өч яшьлек кызы җибәргән икән. Яза белми, телефондагы саннарга уйнап кына баскан булган.
Хәер, мин моның азагы шулайрак буласын чамалаган идем инде. Бу хакта хәбәр итү белән берәр бала шаяртадыр дип уйлаган идем.
Менә шулай, «ике дөнья бер кәнди», дия иде минем әби. «Курыкканга куш, койрыгы белән биш», дип тә өсти иде аннары...
Йолдыз Шәрапова.