Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Җир йөзенә туган һәрбер кешенең нинди булса сәләте була, диләр. Аны үз вакытында күрә, үстерә белергә генә кирәк. Ләкин кешелек тарихында акыл белән аңлата алмаслык могҗизалы сәләтләргә ия булган кешеләр яшәгәнлеге дә мәгълүм. Сүз XX гасырның 20нче еллары азагында Мичиган штаты По-По шәһәрендә яшәгән кеше-факел турында бара.

Барысы да 1927 елның язгы матур иртәсендә башланган. Доктор Вудман иртә таңнан дәваханәгә килеп, авырулар кабул итәргә тотынган. Бераздан аның янына яшь кенә пациент – негр егете керә һәм исеменең Андервуд булуы турында әйтә. Сөйкемле негр ихлас итеп сөйләшсә дә, күзләре никтер моңсу була.
Доктор аннан нәрсәгә зарлануы турында сорый. Җавап итеп негр егете үзенең... кеше-факел булуын әйтә. Вудман аптыраудан сүзсез кала. Ә егет кесәсеннән кулъяулыгын тартып чыгара да, аны авыз тирәсенә китерә һәм тукыма кисәгенә тыны белән өрә... Кулъяулыкка секунд эчендә ут кабып, янып бетә.
Доктор Вудман гаҗәпләнүдән сүзсез калып урынында утыра биргән, ә негр егете, гаепле елмаеп, мондый фокусны берничә еллар дәвамында башкаруы турында аңлаткан.
Тәҗрибәле докторның бу могҗизалы хәлгә ышанасы килмәгән. “Бу бары тик цирк трюгы гына, ә Андервуд әфәнде шаяртты гына”, – дип уйлаган. Һәм табиб бу уникаль пациенттан сәламәтлеге, аның бу сәләте беренче тапкыр кайчан ачыклануы турында тәфсилләп сораштыра башлаган.
Яшь негр табибның сорауларына зур теләк белән җавап биргән. Аның ихласлыгы, табибтан киңәш, ярдәм көтүе күренеп торган. Егетнең сөйләвенчә, беренче тапкыр бу сәләт – әйберләргә ут кабыза алу – егеттә үсмер чагында беленгән. Беренче тапкыр үзенең тыны белән ул ялгыш өстәлдәге ашъяулыкны яндыра. Аннары апасының өстендәге киемен...
Бу сәер хәл егетнең әти-әнисен, туганнарын куркуга сала. Менә шул хәлләрдән соң Андервуд әйберләргә өрмәскә тырышып яши башлаган. Ләкин юк-юк та күңелсез хәлләр килеп чыга торган – аның ялкынлы тыныннан әле бер әйбергә ут капкан, әле икенчесенә. Берничә ел шулай интегеп яшәгәннән соң, егет табибка мөрәҗәгать итәргә ниятләгән һәм доктор Вудман янына килгән.
Ниһаять, доктор бу хәлнең шаяру булмавын, Андервудның уникаль сәләткә ия булуына ышана. Медицина тикшерүләре егетнең сәламәтлегендә бер тайпылыш та булмавын күрсәткән. Ул абсолют сәламәт булып чыккан. Серле хәлгә диагноз куя алмаган доктор. Клиникага тагын да берничә көннән керергә кушып, негрны озатып калган.
Бу вакыт эчендә доктор Вудман башка белгечләр, табиблар белән киңәшләшкән. Һәм берничә көннән Андервуд табиб кабинетына кергәч, аны медицинада зур белгеч саналган табиблардан торган зур, авторитетлы комиссия каршы алган.
Алар яшь негрны ничек кенә сынап карамыйлар! Башта кулъяулыкны яндырырга кушалар. Тукыма кисәге 2 секундта янып беткән. Аннары аңа өс киемнәрен салып, авыз куышлыгын чиста су белән чайкатып, тагын бер мәртәбә кулъяулыкны яндыруын үтенгәннәр. Шул ук хәл кабатланган. Егет сау-сәламәт, ә әйберләр кабынып, янып китәләр икән. Тукыма, кәгазь, коры яфраклар – тыны белән өрүгә бар ялкын эчендә калган. Медицинада әлегә кадәр очрамаган бу феноменны беркем дә аңлата алмаган.
Яшь негрга клиникада тулы медицина тикшерүе үтәргә тәкъдим иткәннәр. Ул риза булган. Ләкин аның уникаль сәләтенә – могҗизага аңлатма табылмаган.
1929 елда доктор Вудман Андервудны тагын бер күреп сөйләшергә, хәлен белергә уйлаган. Ләкин аңа егетнең һәлак булуы турында әйткәннәр. Ул йоклаган урын-җире өстендә янып үлгән. Йоклаганда егетнең тыныннан мендәр-япмаларына ут капкан...
Шулай итеп, серле сәләт иясе вакытыннан алда вафат булган. Ә медицина бүгенге көнгә кадәр бу хәлне аңлата алмый. Кеше-факел планетада иң серле феноменнарның берсе булып калуын дәвам итә.