Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

 

Уфада  армиягә чакырылган 65 егетне психик тайпылышлары аркасында өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Башкортстан хәрби-медицина комиссиясенең хәрби комиссариаты рәисе Борис Усатов хәбәр итүенчә, хәзер егетләрне психиатрлар аеруча җентекләп тикшерә башлаган икән. Авылларда яшәүче егетләр хәрби хезмәткә әзерлеклерәк була, ә менә шәһәр егетләре белән төрле проблемалар килеп чыга. Кире кайтарылган егетләрнең яртысының нервлары какшаган булган.

Шәһри Казан