Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бу сер 17нче гасыр азакларыннан алып күп кешеләрне кызыксындыра. Кызыксынырга сәбәбе дә бар шул. Бу хәлләр Испаниянең Кантабрия провинциясендә булган. Нәкъ менә биредә серле җирән чәчле кеше-балык туган һәм яшәгән.

Аның турында түбәндәгеләр билгеле: 1656 елда Мьера елгасы янындагы кечкенә бер авылда Франсиско исемле бер малай туган. 5 яшеннән алып малай үзенең бик шәп йөзә белүе белән тирә-яктагыларны таң калдырган. Аның суда йөзү осталыгына карарга дип күп авыллардан, шәһәрләрдән килгәннәр. Баксаң, ул су астында ыһ та итми унар минут йөзә икән. 

1672 елда Франсискога 16 яшь тулган һәм ул Лас-Аренас шәһәренә балта остасы һөнәрен үзләштерергә киткән. Ике ел урман кисүдә эшләгән. Һәр көнне үсмер эштән соң елга буена төшеп китәр булган. 1674 елда изге Иоанн көне алдыннан да егет иптәшләре белән елга буена килгән. Ләкин суга йөзеп керүе булган, көчле дулкын аны эчкә алып кереп киткән. Бераздан Франсиско күз уңыннан югалган. Иптәшләре баштагы мәлдә кайгырмаганнар, алар егетнең яхшы йөзүен беләләр бит. Әмма сәгатьләр үткән, егет күренмәгән.

Икенче көнне улының югалуы турындагы хәбәрне анасы Мария Касарга да җиткергәннәр.  Тагын да бер көннән Франсиско югалган яр буена аның абыйлары Томас, Хосе һәм Хуан да килгән. Яр буйларын, тирә-якны күпме генә карап, тикшереп чыксалар да, алар туганнарының гәүдәсен тапмаганнар. Франсисконы башта  хәбәрсез югалган, аннары үлгән дип санаганнар.

1679 елда Испаниянең Кадис бухтасында балык тотучы ирләр зур булмаган тирәнлектә кешегә охшаган сәер бер җанвар күреп калалар. Ул балыкчыларның көймәсе яныннан гына йөзеп үтә һәм күздән югала. Бу хәл Испаниянең төньягында урнашкан барлык Андалуссияне кызыксындыра.  Серле диңгез җанварын еш күрәләр һәм аны тотарга ниятлиләр. Күпмедер вакыттан соң, ниһаять, аны тотуга ирешкәннәр. Аны якыннан күргәч, балыкчылар телсез калалар – дингез җанвары дигәнең яшь, таза, шәп-шәрә ир-егет булып чыккан! Чәчләре җирән, ә тән тиресе аксыл була аның. Муеныннан җан җиренә кадәр балык тәңкәсен хәтерләтүче киң “полоса” сузылган. Шундый ук “полоса” – арка үзәге буйлап та. Бармак араларында – йока каракучкыл элпә.

Әсир егет  мөгерәүче авазлар чыгарган, ычкынырга тырышкан. Аны берничә көчле ир-ат көч-хәл белән тотып торганнар. Серле әсирне  монастырьгә алып килеп, бер бүлмәсенә урнаштырганнар. Үзе белән күпме генә сөйләшергә тырышып карасалар да, егет аңлаешсыз авазлар гына чыгарган. Ләкин бер көнне ул ачык итеп “Лиерганес” дигән сүзне әйтә. Монастырьдә яшәүче бер монах Лиерганесның Испаниядәге бер төбәк булуын әйтә. Җирән чәчле егетне шул төбәккә алып барырга карар итәләр. Бәлки, ул җирләр аңа таныштыр? Бәлки, анда туганнары яшидер?

Кортеж Диес дигән урынга җитү белән әсир егетнең йөзләре яктырып китә. Ышанычлы адымнар белән ул каретадан чыга һәм кечкенә авыл ягына карап атлый. Һәм һич ялгышусыз туган йортын барып таба!

Мария Касар бу әсирнең югалган улы булуын таный һәм елый-елый кочаклап ала. Абыйлары Хуан, Томас да килеп җитәләр. Ә менә Франсиско үзенең шатлыгын һич күрсәтми. Аны гаиләсе белән яшәргә калдыралар. Ике ел дәвамында  туганнары, дуслары арасында ул барыбер дә кешеләр кебек сөйләшми.  Яраткан гадәте  җиргә ятып, күкне күзәтү була.

1683 елның язында шулай күкләрне күзәтеп яткан мәлендә Франсиско акчарлак тавышын ишетеп сискәнеп китә. Егет сикереп  тора һәм Мьера елгасына йөгерә. Беркем дә аны туктата алмый. Тирән сулы елга, шулай итеп, егетне “йота”. Башкача аны беркем дә күрмәгән. 

Интернет челтәреннән алынды.