Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Белгород өлкәсе Русиянең көнбатыш чигендә урнашкан. Өлкә урнашкан биләмәдә  урманнарга караганда далалар күбрәк. Урманнарында Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган хайваннар яши. Бер сүз белән әйткәндә, бу җирләр уникаль һәм борын-борыннан монда гаҗәп хәлләр булгалап торган.

Шундый хәлләрнең берсе 1972 елның 28 августында Новооскольский районында булган. Әлеге сәер хәлне урындагы халык онытмыйча, телдән-телгә күчереп, сөйли торган булганнар. 

Ул көнне авылда яшәүче бер иркәй кунакта озаграк утырган. Өенә кайтырга чыкканда кулындагы сәгате кичке сигезенче яртыны күрсәткән. Иркәй авылның теге башында урнашкан йортына юлны “кисәргә” һәм турыдан гына - урман читеннән генә кайтырга ниятләгән.

Тирә-якта тынлык торган. Иркәй йортына ашыкмый гына, урманның саф һавасын сулый-сулый атлавын дәвам иткән. Ниндидер бер мизгелдә тирә-якта нәрсәдер үзгәргән: һава куерган, уйламан җирдән  ак пар күтәрелгән. Игътибар белән карый торгач, иркәй үзенең бөтенләй таныш булмаган җирдә басып торуын күргән.

Бу җир – урман да, урман авызы да түгел. Юл таныш булмаган авыл уртасыннан бара икән. Тирә-якта – коймалар, капка төпләрендәге эскәмияләрдә таныш булмаган әбиләр һәм бабайлар  тыныч кына гәпләшеп утыра. Ерак та түгел – ялан аяклы балалар йөгерегеп, уйнап йөриләр. Читтәрәк – матур киемнәр кигән яшьләр җырлый...

Ләкин иң гаҗәбе йортлар була – алар ике катлы, төзек, түбәләре төсле калай белән ябылган.

Шушы күренешне күргән иркәй гаҗәпләнүеннән авызын яба алмый торган. Бераз һушын җыйгач, аңлый – бу гади авыл гына түгел. Бу авыл-өрәк! Аның бу фикерләрен тагын бер факт раслый – авыл кешеләре иркәйгә һич кенә дә игътибар итмәгән. Алар аның яныннан, күрмәгәндәй, тыныч кына үтеп-сүтеп йөргәннәр.

Иркәй үтеп баручы бер бабай белән сөйләшергә ниятләп, эндәшеп тә караган. Әмма аксакал, гүя, аны ишетмәгән дә, күрмәгән дә. Шулчак ир бар көченә кычкырып җибәргән. Әмма нәтиҗәсез! Аптырагач, ир якында гына курчагы белән уйнап утыручы кыз баланың башыннан сыйпарга ниятләп, кулын балага сузган. Әмма кул балага түгел, ә күзгә күренмәс ниндидер бер  каршылыкка барып төртелгән. Ул салкын да, эссе дә түгел, күзгә дә күренми.

Иркәй күнегелгән үз дөньясына, үз вакытына ничек кайтырга дип аптырап калган. Ниндидер бер мизгелдә аң киңлекләрендә   эчке тавыш уяна. Ул кешегә алга барырга куша. Шул тавышка буйсынып, ир алга атлый. Бара торгач, авыл артта кала һәм күргәннәреннән башы каткан иркәй тагын бер сукмакка килеп чыга. Тагын һава куера, тагын ак пар күтәрелә. Бу томан таралгач, ир урман читендә таныш урында торуын аңлый.

Гаҗәпләнүдән нәрсә эшләргә белмәгән ир йортына ашыккан. Кайтып керсә, сәгать унберне күрсәтә икән. Баксаң, ирнең турыдан кайтканда егерме минутлык юлы өч сәгатькә сузылган икән!

Бу хәлләрдән соң иркәй ипләп кенә күрше-тирә абый-апалардан өрәк-авыл турында сораштыра башлаган. Күргәннәре булганмы? Кайчан күргәннәр? Авылдашлары ирнең сорауларына теләр-теләмәс кенә җавап бирсәләр дә, күпләренең өрәк-авылны күрүләре ачыкланган. Алар бу турыда башкаларга сөйләп тә йөрмәгәннәр: бу хәлләр совет заманында булганлыктан алар психиатрга учетка эләгүдән курыкканнар.

Ул вакытлардан соң күп вакыт үткән. Ул якларда яшәүче күпләр өрәк-авылга илтүче юлны, ул урыннарны төгәл генә күрсәтә дә алмый.

Интернет челтәреннән тәрҗемә  итеп алынды.