Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бу атнада Мәскәү янында урнашкан Ступино шәһәрендә булган фаҗига йөрәкләрне тетрәндерде. Ана кеше 5 яшьлек улын ике сәгатькә (!) машинада калдырып, үз йомышы артыннан китә. Ул көнне һава температурасы да кот очарлык дәрәҗәдә эссе булмый —27 градус. Ике сәгатьтән соң йомышын йомышлап килүенә баласы машина эчендә һушын югалткан була. Ашыгыч ярдәм килгәч балага никадәр җан өрергә тырышмасын, соң була. Сабый машина эчендә тончыгудан җан бирә. Машинаның тимер кузовы санаулы минутлар эчендә кайнарлана, аның эчендә һава бик тиз бетә. Бәлки, малай ярдәм сорап өзгәләнгәндер, тик ябык ишек-тәрәзә артыннан аны кем ишетсен инде?!.

 

Фаҗига булу белән Тикшерү комитеты “саксызлык аркасында үлемгә китереп җиткерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Шуңа ярашлы малайның анасына ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Ана кеше машинада калдырган минуттан ук баласына куркыныч яный башлавы турында уйлама-дымы икән ни? Балага биш минут ата-анасын көтү дә авыр, аңа бу вакытта гаять озын булып тоела. Уйлап карагыз әле, 5 яшьлек баланы 2 сәгатькә машина эченә бикләп китү зур акылсызлык түгелмени? Әйе, без, ата-аналарның, уйлап җиткермәве аркасында гына күпме балалар гомере өзелә! Фаҗигаләр бер-бер артлы кабатланып торса да, сабак ала белмибез. Балаларыбыз гомеренә һәм сәламәтлегенә артык җиңел карыйбыз. Бәла миңа беркайчан да килмәс дип, битараф булып яшибез. Төптән уйламыйча, акыл белән эш итмичә, балалары-бызны куркыныч тудырган шарт-ларда калдырабыз.
Санкт-Петербургта быел булган күңелсез вакыйга да йөрәкләрне өшетте. Ата-ана 5 айлык балаларын машина кую тыелган урында салонда калдырып, үз йомышлары белән китеп баралар. Эвакуатор килеп, машинаны салып алып китә. Соңыннан әлеге ата-анага карата җинаять эше кузгатыла.

Безнең илдә бер ел эчендә бәхетсез очраклар аркасында 7 мең бала һәм үсмер һәлак була. Һәр 75 минут саен бер бала дөньядан китә. Һәр 67 секунд саен балалар дәваханәләренең кабул итү бүлмәләрендә төрле җәрәхәтләр теркиләр.

Моңа охшаш вакыйгалар безнең илдә йөзләрчә тапкыр күбрәк була, әмма аларның һәммәсе дә җәмәгатьчелек игътибарына чыга-рылмый. Менә ниләр сөйли бу җәһәттән рәхимсез саннар. Безнең илдә бер ел эчендә бәхетсез очраклар аркасында 7 мең бала һәм үсмер һәлак була. Һәр 75 минут саен бер бала дөньядан китә. Һәр 67 секунд саен балалар дәваханәләренең кабул итү бүлмәләрендә төрле җәрәхәтләр теркиләр. Йөрәкләрне чеметерлек түгелмени бу саннар?!
Замана ата-аналары балаларын нинди генә бәхетсезлекләргә дучар итми? Моңа һәркайсыбыз үзенең мисалларын китерә ала. Тагын быел февральдә булган аянычлы бер вакыйганы да искә төшерәсе килә. Шушы көннәрдә Екатерин-бург шәһәренең Киров районы суды өч баласы янгында янып үлгән ата-анага карата үзенең карарын чыгарды. Ана кеше —2 ел да 10 айга, аталары—3 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде. Алар хәмер белән мавыккан, бер караучысыз калган балалары ата-аналары исерек йокыга талгач, зажигалка кабызып уйный башлаган.
Ә бит кечкенә балалардан бер сәгатькә түгел, бер минутка күз яздырырга ярамый. Сабыйлар шәһәр җирләрендә тәрәзәләрдән егылып төшәләр. Аларның кайсы-лары исән калса да, сәламәт булып үсүләре икеле. Кыш җитте исә чана-чаңгыларда шуып имгәнәләр, көрттә уйнап, кар астында калалар, җәй башланды исә суда баталар, утта яналар, юл фаҗигаләренә эләгәләр. Баланы минут саен, почмак саен хәвеф саклап торуын игътибар үзәгендә тотсак иде дә бит!

Белгечләр бәяләвенчә, балалар бөтен җәрәхәтләрнең 70 процентка кадәрен мәктәп, балалар бакчалары, спорт секцияләре һ.б. учреждениеләрдә түгел, ә өйдә һәм урамда алалар.  Мәгълүматларга ярашлы, ил буенча балалар травмпунктларына ел саен 3 миллионнан артык бала мөрәҗәгать итә.

Белгечләр бәяләвенчә, балалар бөтен җәрәхәтләрнең 70 про-центка кадәрен мәктәп, балалар бакчалары, спорт секцияләре һ.б. учреждениеләрдә түгел, ә өйдә һәм урамда алалар. Мәгълүматларга ярашлы, ил буенча балалар травмпунктларына ел саен 3 миллионнан артык бала мөрә-җәгать итә. 3 миллион мөрәҗә-гатьнең яртысы бала гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыр-маган кул һәм аяк каймык-тырулары булса, тагын ярты миллион балада ачык җәрәхәтләр һәм кан тамырлары яралары дип атала. Ягъни өч баланың икесе җиңел яралар ала. Русия балалар травматологиясе һәр елны 500 меңнән артык кул һәм аяк сындырулары, 25 меңнән артык арка умырткасы һ.б. тән әгъзалары сынуы, 2,5 мең арка мие җәрәхәтләрен терки. Шул ук вакытта күпме балалар Ходай Тәгалә саклавы аркасында гына исән-имин кала!
Бер гөнаһсыз дип уйлаган уенчыклар белән уйнаганда гына да күпме сабый каза күрә? Нәниләр үз яшенә туры килмәгән уенчыклар белән уйнаганда уенчыкның вак өлешләрен, вак шарлар йотып күпме иза чигә? Ә чикләвек, көнбагыш төше күпмесенең тын юлларына китә? Ярый да үз вакытында рентген ясалса. Мондый очракларда сабыйны олы кеше дә авыр күтәрерлек катлаулы операция көтүе ихтимал.
Ә җәй җитте исә күпме бала суга бата? Статистика меңгә якын дип раслый. Диңгездә, бассейнда, елгада булсынмы, балалар зур-ларның игътибарлары җитмәве яисә йомшарып китүе сәбәпле суга бата. Бәләкәйрәкләрне зурлар карап җиткермәсәләр, үсмерләр арасында, күрегез, мин суга ничек оста итеп сикерәм дип, үзләрен күрсәтергә тырышулары арка-сында җан тәслим кылалар. Кагыйдә буларак, алар башлары белән суга сикерәләр дә, йә сулык төбендәге, йә ярдан суда күренмәгән каты нәрсәгә бәреләләр.

Русия балалар травматологиясе һәр елны 500 меңнән артык кул һәм аяк сындырулары, 25 меңнән артык арка умырткасы һ.б. тән әгъзалары сынуы, 2,5 мең арка мие җәрәхәтләрен терки.

Соңгы елларда үсмерләр ара-сында селфи коточкыч модага керде. Күпме үсмер селфи ясаганда бәхетсезлеккә тарый? Алар йә күпер култыксасына, йә йорт түбәсе читенә һ.б. шундый акыл җитмәстәй урыннарга басып фотога төшәләр. Кайсылары соңгы тапкыр...
Бу атнада фаҗигале рәвештә һәлак булган 5 яшьлек малай язмышын искә төшергәндә, әйткә-небезчә, соңгы елларда мондый хәлләр арта баруы сәбәпле закон ваемсыз, уйлап җиткерә белмәгән ата-аналарга карата катылык күрсәтә башлады. Җиде яшькә кадәрле баланы ялгызын автомо-бильдә калдырып китү катгый тыела. Бу уңайдан былтыр юл хәрәкәте кагыйдәсенә төзәтмәләр кертелде. “Мондый аянычлы вакыйгалар башкача кабатлан-масын иде. Барчабыз да уяу булыйк, авыр хәлдә калган балага игътибар күрсәтергә кыенсын-магыз”, – дигән киңәшләрен бирә хокук белгечләре.
Резеда Кадикова.