Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия ел саен 1 миллион халкын югалта. Бу инде берничә ел буена сөйләнеп киленгән демография упкыны гына түгел, ә чын деградация. Бу турыда күптән түгел булып узган “Гаилә дөньясы” халыкара конгрессында кат-кат белдерделәр.

Форумда катнашучылар моның сәбәпләрен дә аңлаттылар. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, елдан-ел гаилә корырга ашыкмаган, гаилә корган очракта бала табарга теләмәгән яшьләр арта бара Алар, икътисад һәм социаль проблемаларга сылтанып, гаилә коруны озакка кичектерә башлаган.
Русия буенча күзәтелгән әлеге борчулы күренеш Башкортстанда да күзәтелә. Республика Хөкүмәте рәисе Рөстәм Мәрдәнов соңгы мәгълүматларны бәян итте: “2018 нче елның гыйнвар-апрель айларында 15 мең 267 бала дөньяга килгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 616 балага кимрәк. Шул ук вакыт аралыгында гаилә коручылар саны да кимегән. Өйләнешүчеләр саны 6317 пар, бу узган ел белән чагыштырсак 680 яңа гаиләгә азрак. Республика буенча беренче балага узучы аналарның яше дә югары үрмәли. Бүген беренче бала табучы әниләр 25-26 яшьтән узып киткән. 1990 нчы елда аналарның беренче бала алып кайтуы 21-22 яшь белән исәпләнгән. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы яшьләрнең нигә бала табарга теләмәүләре буенча тикшеренүләр үткәргән. Нәтиҗәләрдән күренүенчә, беренче бала табуга матди авырлыклар киртә булып тора. Ә икенче һәм өченче бала алып кайтуга шул ук матди авырлык, яшәү шартлары һәм гомумән, яшәр урын юклыгы һәм алдагы көнгә ышаныч кимү белән аңлатыла. Авырлыклар адым саен, аңлап торабыз. Шул ук вакытта, 2009 нчы елдан 5 һәм аннан да күбрәк булган гаиләләргә торак сертификаты бүлү буенча карар кабул ителде. Ә 2012 нче елдан берьюлы 3 бала туган гаиләләргә әлеге сертификатлар бирелә башлады. 2017 нче елда әлеге сертификатлар 40 яшь гаиләгә тапшырылды. 2018 нче елда 76 яшь гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәк. Моның өчен Республика казнасыннан 234 миллион сум акча бүленгән. Ил буйлап кабул ителгән “ана капиталы“ программасы да зур ярдәм булып тора. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның беренче балалары туган гаиләләргә 300 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтергә дигән карары да яшьләребез өчен куанычлы хәбәр. Елдан-ел дәүләт ярдәме арта баруга карамастан, елдан-ел бала табарга теләмәүчеләрнең саны арта. Алар моны заман авырлыгы һәм матди кыенлыклар белән аңлатырга тырыша.
***
Инде демографик упкыннан чыгып барабыз дигәндә генә яңа “чайлдфри“ дигән афәт зур үсеш ала башлады. Бу билгеләмә Америка Кушма Штатлары һәм Көнбатыш Европа илләрендә 70 нче еллардан ук кулланыла. Гади телгә тәрҗемә иткәндә, “чайлдфри“ ул баласыз яки ирекле рәвештә, үз теләге белән бала табарга теләмәүчеләр дигәнне аңлата. Ирекле дигәнгә бигрәк тә басым ясый алар. Чөнки болар медицина рөхсәт итмәү яки физиологик яктан бала таба алмаучылар түгел, ә ирекле рәвештә үз-үзен генә яратып, үзен генә кайгыртып яшәргә теләүчеләр. СССР заманында мондый гаиләләрне һәрчак тәнкыйть утында тоталар иде. Ул замандагы идеология буенча һәрбер кыз бала– ул булачак әни, ә әни булу ул иң зур бәхет дип аңга сеңдерелде.
Физиологик яктан кимчелекләре булып балага уза алмаучы хатын-кызлар дистәләгән еллар буена табибларга күренеп дәвалану юлларын эзләделәр. Заманча медицина мөмкинчелекләре бүген – бала табарга ярдәм итә алырлык дәрәҗәдә. Ә җәмгыятьтә бала табарга теләмәүче хатын-кызлар пәйда була башлады.
Моны алар төрле сәбәпләр белән аңлатып бирергә тырышалар. Беренче сәбәпләр: матди хәл һәм вакыт. Бала үстерү, аны тәрбияләү бүген бик кыйммәткә төшә дигән логика белән яши алар...
Бала үскән саен чыгымнар тагын да арта. Соңгы еллардагы кризис чорында мондый чыгымнарны күтәрә алмыйбыз һәм үземнән акча кысу һәм үз шәхси вакытымны сарыф итүне кирәксенмим дигән вәзгыять белән яшәүчеләр күренә. Алай гына да түгел, алар бала табарга теләмәүчеләрне битәрләгән җәмгыятьне тәнкыйтьли. Янәсе, нигә бала табу идеологиясен алга сөрәләр, мондый социаль шартларда “хәерче балалар арттыру нигә кирәк“ дигән дәлилләр китерәләр. Дәүләт күрә торып хәерчелекне арттыра бит, ә җитеш гаиләдә тәрбияләнмәгән баладан кем үсәчәге хакында уйлаучы бармы, диләр.
Узган гасырда “карьера“ дигән төшенчәне башлыча ир-артларга карата кулланалар иде. Бүген хатын-кызларыбыз да күп кенә дәрәҗәле урыннарны били. Хәзер өйдә әни, хатын, хуҗабикә кысаларында гына калу белән килешми алар. Кайбер хатын-кызлар кадерле әни, сөекле хатын, оста һәм уңган хуҗабикә булу өстенә “карьера“ өлкәсендә уңышларга ирешергә дә өлгерәләр. Әмма “чайлдфри” безгә карьера һәм шәхси тормышыбыз кадерле дип җаваплый. Психологик басым ясаучы җәмгыятьтә бала табарга җыенмыйбыз, диләр. “Бала табу ул яратышып өйләнешкән парның ирекле рәвештә, килешеп, төптән уйлап эшләнелгән адымы булырга тиеш. Ә безнең җәмгыятьтә ЗАГС тан чыгу белән кайчан бәби алып кайтасыз?”, дигән сорау яудыра башлыйлар. Бер ел бергә яшәгәннән соң баласы булмаса, нәрсә көтеп йөрисез инде, нигә бәби алып кайтмыйсыз, дип теңкәгә тияләр. Биш ел бергә яшәгәннән соң да бала булмаса, “биш ел бергә яшисез бит инде, нишләп балагыз юк, әллә берәрегез чирлеме?”, дип кырын карый башлыйлар. Бу психологик басым. Без бит өйләнешү белән бала алып кайтачакбыз, дип дәүләт белән килешү төземәгән – аларның вәзгыяте менә шундый.
Бер яклап караганда, фикерләре дөрес дип әйтергә була.
Әмма бала табу һәрбер гаиләнең шәхси эше.
Әйе, гасырлар буенча кешеләр бер-берсе белән очрашканнар, кавышканнар, бала үстергәннәр. Шуңа күрә дә бала табарга теләмәүчеләр киң җәмәгатьчелектә сәер пар буларак кабул ителә. Табигать законнары буенча өйләнешеп гаилә корган сәламәт парларда кайчан да булса ата-ана буласы килү теләге уянырга тиеш. Баласыз гаиләне тулы булмаган гаилә итеп кабул итәргә өйрәттеләр безне.
Ни өчен кешеләр, гомумән, бала таба соң? Беренче чиратта, бу әлеге дә баягы, гасырлардан-гасырларга килгән гадәт. Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, ул үстерегә тиеш. Үзең үлгәннән соң улың, синең буын, токымың кала. Әлбәттә, тормыш-көнкүрештәге проблемалар, тот-рыксызлык яшьләрне икеләндерә. “Мин үземнең яхшы әни була алуыма, балама дөрес тәрбия бирә алуыма шикләнәм, шуңа күрә дә бала табасым килми“ дигәннәре дә бар. Болары бары эгоизм билгесе. Яхшы ата-ана була алмыйча балабызның гомерен бозудан куркабыз дип әйтү – күз буяу һәм әлеге дә баягы үзеңне генә яратудан килеп чыга. “Бала табар идем дә, яраткан эшемне ташлый алмыйм шул“, дип картаючыларны аңлап буламы? Бу кеше бала табарга теләмәүдә бары хатын-кызларны гаепли дип уйламагыз. Бу яклап мин ир-атларны да һич акламыйм. “Өйләнеп бала тугач, иркенләп барга, кафега, дуслар белән балыкка, мунчага йөреп булмый“ дигәннәрне күп тапкырлар ишеткән булды. Әмма элегрәк өйләнүне, гаилә коруны сузып йөрүче егетләр күп иде, ә хәзер өйләнүне, әти булуны сузып йөрүче яшь ир-атлар ишәйде. Барсын да матди мәсьәлә, карьера, торак мәсьәләсе белән бәйләп аңлатып буламы? Без укып тулай торакта яшәгән чакларда 2-3 нче курста ук өйләнешеп, бала табудан курыкмаган парлар бар иде. Ул чакта алар яшәр урын да юк, стипендия дә 30-40 сум гына дип тормады. Дөнья кая бара соң? Соңгы 30 ел эчендә генә дә шул кадәр вәзгыять үзгәрдеме, әллә инде кешеләрнең рухи кыйммәтләре һәм аңы үзгәрдеме? Хәзерге яшьләр, ул вакытта 30-40 сумга да яшәп булган, хәзер менә бала үстереп кара, дип каршы чыгар. Берникадәр алар белән дә килешәм, әлбәттә. Чынлап та элек дәүләт фатирын да бушлай бирә иде, саулык саклау һәм белем бирү дә бушлай иде. Кирәк икән, һәрбер оешманың диярлек балалар бакчасы, җәйге лагерьлары, шифаханәсе бар иде. Ә хәзер бала туудан алда ук балалар бакчасына чиратка басарга кирәк. Мәктәпләр түләүлегә әйләнеп бара. Яхшы табибка эләгәм дисәм, түләүле клиникага барырга кирәк.
Бу “чайлдфри“ларга әйтәсе килгән сүзем шул, заманаларның 100 тапкыр авыр чакларында да халкыбыз бала табудан курыкмаган. сәбәп эзләп интекмәгез, баштан ук без үзебез өчен генә яшисебез килә дисәгез, бәлки аңлар идек. Шулай да мин моны аңлый алмыйм. Заманында сезнең әти- әниегез “үзебез өчен генә яшисебез килә“, дип тормаган һәм сезне якты дөньяга тудырган бит. Аларга сезне үстерү җиңел булган дисезме әллә? Һәрбер заманның үз авырлыгы, күтәрә белергә кирәк.
Рәдиф Фәтхи.