Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Хокукый дәүләтнең бөтен эшчәнлеге законнарга таянып башкарыла. Без барыбыз да шул законнарга таянып, аларны төгәл үтәп яшәргә бурычлыбыз. Яшәешебез дәрәҗәсе дә нинди законнар чыгарылуга һәм аларның ничек үтәлешенә бәйле. Бер карасаң, ул законнар берсеннән берсе камилрәк, тормышыбыз елдан-ел яхшырак булырга тиеш. Әмма чынбарлык моның алай түгеллеген исбат итә. Әгәр СССР таркалганнан алып яңа Русия Федерациясендә кабул ителгән законнарга байкау ясасаң, джунглига кереп адашкандай хис итәсең үзеңне. Арада берсен-берсе инкарь иткәннәре, җәмгыятьне хәтта упкынга китереп терәгәннәре, халыкны шок хәленә калдырганнары булды.
Шунысы аянычлы: без өч дистә елга якын реформалар кыршавы эчендә тыпырчынабыз. Ил Президенты Владимир Путин да берничә тапкыр моңа үзенең борчылуын, ризасызлыгын белдерде. Ил башлыгының Май указлары – шуның ачык чагылышы. Законнар тиешле дәрәҗәдә эшләмәгәч, ул дилбегәне үз кулына алырга мәҗбүр булды. Тормыш дәвам итә. Депутатларыбыз бер-бер артлы яңа законнарны кабул итеп тора. Президент имзалагач, алар үз көченә кереп, безнең өчен мәҗбүригә әверелә. Шушы көннәрдә генә Владимир Путин илебез гражданнары язмышына нык тәэсир итәрдәй берничә яңа законга кул куйды. Әйдәгез, шуларга байкау ясыйк.

Беренчесе салымга кагылышлы булды. Күптәнге имеш-мимешләр чынга ашты: 2019 елның 1 гыйнварыннан закон нигезендә өстәмә хакка салым (НДС) әлеге 18 проценттан 20 гә җитәчәк. Салымның ике процентка артуы, экспертлар фаразлавынча, ил казнасын 620 миллиард сумга баетачак. Бу акчалар Президентның май указларын гамәлгә ашырырга, ягъни социаль түләүләр, эш хакларын, пенсия күләмен арттыру өчен китәчәк.
Бу 2 процентка артуны гади халык үз кесәсендә тоячакмы? Әлбәттә, тоячак. Җитештерүче үзенә зыянга эшләмәячәк. Хаклар 11-15 процентка артыр, дин фаразлана. Ләкин Хөкүмәт бу җәһәттән артык борчылмаска өнди. Өстәмә хакка салым артуы аерым азык-төлеккә кагылмаячак, диләр. Иткә, сөткә, яшелчәгә, йомыркага ул 10 процент килеш калачак. Торак сатып алганда да НДС булмаячак. Ләкин тормыш күпьяклы. Бу салымның күтәрелүе барыбер кайсы яклап булса да безнең кесәгә китереп сугачак.
Ил казнасын баетуның бу алымы депутатлар тарафыннан да хуплау тиз тапты. Каршылыксыз кабул иттеләр аны. Ә менә элегрәк байлар кесәсенә кагылышлы закон проектына алар теше-тырнагы белән каршы килгән иделәр. Прогрессив салым турындагы ул закон гамәлгә керсә, бездә дә байлар чит илләрдәге кебек күбрәк салым түләр иде. Юк шул, үткәрмәделәр аны. Депутатларның да күбесе миллионерлар, миллиардерлар бит. Үз кесәләре кадерле. Ә болай череп баеганы да, хәерчесе дә хезмәт хакыннан бер үк 13 процент салым түли. Прогрессив салым булган илләрдә исә салымның төп авырлыгы байлар җилкәсенә төшә. Кытайда, мәсәлән, эшче елына 9 мең доллардан, безнеңчә 567 мең сум чамасы, азрак хезмәт хакы ала икән, ул салымнан бөтенләй азат ителә. Ә байлар, кеременә карап, 18 яки 25 процент түлиләр. Бу иң гадел алым. Ил казнасын баетуның да отышлы адымы. Тик ул кире кагыла, кызганыч.

Президент шулай ук милекнең кадастр бәясе үсүен чикләүче законга кул куйды. Югыйсә, кайчак бинаның кадастр бәясе базарныкыннан югарырак куелу очраклары күзәтелә иде. Хәзер мондый башбаштаклыкка чик куела.
Агымдагы елның 1 октябреннән гаилә коручыларга никах көнен алдан броньләргә мөмкинлек биргән закон да игътибарга лаек. Хәзер никах көнен, вакытын өеңнән чыкмый компьютердан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша билгеләргә була. Заманча, яшьләрчә закон.

Быел илебездә узган футбол буенча дөнья чемпионаты да яңа закон тууга сәбәп булды. РФ Президенты футбол барышында җанатар паспортына ия булучыларга 2018 ел азагына кадәр Русия Федерациясенә визасыз кертүне рөхсәт иткән законны имзалады. Аларның якыннары, туганнары исә җиңеләйтелгән виза алу хокукына ия булачак. Бу матур башлангыч. Визалар безгә чит илгә иркен чыгарга, чит ил гражданнарына безгә теләгән вакытта килергә комачаулык тудыра. Бу закон тагы да камилләштерелсә, Европага без дә визасыз гына барыбыз әле бер заман.

Бүген яшьләрнең күбесе инглиз, кытай телен өйрәнүгә өстенлек бирә. Өйрәнсеннәр әйдә, без моңа бик шат. Тик һәр бала иң элек үз туган телен, үз моңын, үз гореф-гадәтләрен белсен. Аннары башкаларын. Маңкортлар патриот була алмый. Патриотик тойгы туган телдән, туган нигездән башлана.

Владимир Путин имзалаган законнарның иң бәхәслесе, шау-шу тудырганы, әлбәттә, телгә кагылышлысы. Законга ярашлы, имеш, урыс теле башка телләр белән хокукый яктан тигезләштерелде. Чөнки ул элек дәүләт теле буларак кына өйрәнелгән, ә туган тел буларак – юк. Урынлы сорау туа: урыс балаларына урыс телен туган тел буларак өйрәнергә кем комачаулаган? Беркем дә киртә куймаган. Урыс теле мәктәпләрдә тулы куәтендә укытылды. Башка милләт балалары да аны тирәнтен өйрәнде. Үз туган телләреннән дә яхшырак үзләштерде әле хәтта.
Туган телләрне укытуны ихтыярига калдыруны акыл да, күңел дә кабул итми. Конституция буенча Русия федератив дәүләт
икән, анда яшәүче төп халыклар үз туган телен үз балаларына ничек укытырга кирәк икәнлеген үзләре хәл итәргә тиеш. Өстән күрсәтмә бирергә беркемнең дә хакы юктыр. Дәүләтле халыкның теле болай да дәүләт тарафыннан якланган. Ул табигый рәвештә бар яклап та зур өстенлекләргә ия. Куллану даирәсе дә киң. Русия Федерациясендә яшәгән бер халыкның да теле урыс теле үсешенә комачауламый. Киресенчә, чит ил телләре хәвефле. Бүген яшьләрнең күбесе инглиз, кытай телен өйрәнүгә өстенлек бирә. Өйрәнсеннәр әйдә, без моңа бик шат. Тик һәр бала иң элек үз туган телен, үз моңын, үз гореф-гадәтләрен белсен. Аннары башкаларын. Маңкортлар патриот була алмый. Патриотик тойгы туган телдән, туган нигездән башлана. Бу закон безгә һәр милләткә Русия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины булып яшәү мөмкинлеге тудырырга тиеш. Шул очракта гына илгә файда китерәчәк, федератив дәүләттә яшәгән һәр халык мәнфәгатен кайгыртучы закон булачак ул.
Бу закон безгә үзенә күрә зур сынау да. Ихтыярига калган телебезне саклауда берләшә алабызмы без? Алсак, бердәм, зур халык булуыбызны исбатлаячакбыз. Юк икән, телсез күке язмышы көтә.

Законнар дигәннән, янә берсе, шулай ук миллионнар язмышына кагылышлысы әзерләнеп ята. Пенсия реформасына кагылышлысы ул. Җәмәгатьчелектә зур резонанс тудыру сәбәпле, әле аны кабул итүне кичектереп торалар. Бәхәсләр, халык арасында аңлату эшләре бара. Чит илләрдәге кебек, референдум үткәреп, аны халык хөкеменә чыгару тәкъдиме дә бар. Әйткәндәй, Үзәк сайлау комиссиясенә бу мәсьәләгә кагылышлы 3 тәкъдим килгән дә инде. Сайлаулардан тыш, алдагы көннәрдә җәмгыятьне иң шаулаткан вакыйга булачак ул.
Законнарсыз дәүләт яши алмый. Ул – аның нигезе. Халык мәнфәгатен алар никадәр ныграк кайгыртса, илнең киләчәге дә шулкадәр өметле, якты булачак. Законнарны дәүләт кабул итсә дә, ул халык өчен эшләнә.

Р.ГЫЙЛЬВАНОВ.