Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

19 июльдә Дәүләт Думасы пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын беренче укуда кабул итте. Документ ир-атларның пенсия яшен 2028 елга – 65, хатын-кызларныкын 2034 елга 63 яшькә кадәр арттырырга планлаштыра. Президент Путин да бу җәһәттән үз фикерен белдерде.

“Миңа пенсия яшен арттыру белән бәйле бер вариант та ошамый” – Владимир Путин беренче тапкыр пенсия реформасына карата мөнәсәбәтен белдерде.
Президент бу сорауны “үтә нечкә” дип атады һәм аның үзенә дә, күпчелек хөкүмәт әгъзаларына да пенсиягә чыгу яшен арттыру идеясенең ошамавы турында әйтте. Ил башлыгы реформа турында игълан ителгәннән алып моңа кадәр халык алдында фикерен әйтмәгән иде әле.
Путин пенсия яшен арттыру турындагы сорауның кичә генә пәйда булмавы турында әйтте, хөкүмәттә дә бу чара яклы булучылар аз, чөнки ул күпчелек гражданнарга ошамый дип өстәде. Путин әйтүенчә, шул ук вакытта пенсия системасындагы проблемаларга күз йомып та булмый. Әлеге вакытта биш пенсионерга алты эшләүче гражданин туры килә, әгәр баланс начарайса, пенсия системасы шартлый дип аңлатты ул.
Президент бу мәсьәлә әлегә ахырынача хәл ителмәгән дип ассызыклады. Конкрет карар кабул итү өчен хөкүмәт икътисадчылар бәяләмәсенә таянырга тиеш, дип тә өстәде.
Пенсия реформасы буенча төбәкләрдә дә җитди сөйләшүләр бара. Уфада, мәсәлән, “Пенсия маневры: асылы турында бергә сөйләшик” дип аталган сөйләшүләр үтте. Ике атна дәвамында “Бердәм Русия” партиясе Башкортстанның шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрнең тәкъдимнәре закон проектының соңгы редакциясендә исәпкә алынсын өчен киң сөйләшүләр оештырды. Аннан соң башкалада урыннардан җыелган инициативалар турында йомгаклау сөйләшүе үтте.
Дискуссиядә Дәүләт Думасы депутаты Алексей Изотов, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев, РФ Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлеге управляющие урынбасары Рөстәм Йомагулов, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Елена Галимуллина һәм партия активистлары катнашты.
Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта Башкортстанда 1,2 млн. пенсионер яши. 2019 елга тагын да 43,5 кеше хаклы ялга чыгачак. Юрий Мельников әйтүенчә, пенсия яшенә җитүчеләрнең яртысы эшләвен дәвам итә. Әңгәмә барышында Алексей Изотов пенсия яшен арттырмый торып, пенсия күләмен дә арттырып булмый дигән фикер әйтте. Шул ук вакытта пенсия яшен бер мәртәбә һәм кискен итеп түгел, ә берничә этапта – әкренләп арттыру турында тәкъдимнәр яңгырады. Моннан тыш пенсиягә чыгу яшенә җитүчеләрне бушлай икенче һөнәрләргә укытырга, яшь кеше статусын – 35, яшь гаилә статусын 40 яшькә кадәр күтәрергә дигән тәкъдимнәр яңгырады.
Сөйләшүләр барышында авыл җирендә яшәүчеләргә аеруча игътибар итәргә кирәклеге турында әйтелде. Авылда яшәүче халыкның шәһәрнекеләргә караганда гомер озынлыгы азрак булганлыктан, алар өчен пенсия яшен арттыруны бик сизелерлек итмәскә, күп балалы әниләр өчен дә пенсиягә чыгу шартларын йомшартырга кирәк дигән фикерләр яңгырады.

Руфина Хәсәнова.