Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Алар гаиләләренә акча алып кайтырга дип эшкә киткәндә бу юл соңгысы булыр дип уйларына да китермәгәннәрдер...

4 август иртәсе фаҗига алып килде: Ванкор-Пурпе маршруты белән очучы Ми-8 вертолеты Красноярск краеның Игарка шәһәреннән 175 км ераклыкта 100 метр югарылыктан мәтәлеп төште. Типсә тимер өзәрдәй 18 ир-егетнең гомере өзелде: 3 экипаж әгъзасы, 15 пассажир – “РН-Ванкор” һәм подрядлы оешмалар эшчеләре һәлак булды.

 

 

Вахта ысулы белән эшләүчеләрнең җидесе Башкортстан кешеләре: Горюхин Артем Александр улы (19.05.1975 елда туган), Атнабаев Владимир Станислав улы (29.11.1994), Баязитов Александр Валерий улы (07.04.1992), Микрюков Олег Сергей улы (13.02.1989), Чичерин Роман Петр улы (29.08.1967), Шәйдуллин Роман Игорь улы (08.10.1989), Вәлитов Айдар Галимулла улы (11.06.1968). Чыгышлары белән Бәләбәй, Ишембай шәһәрләре, Калтасы районының Түбәнге Тыхтем һәм Түбәнге Качмаш авыллары, Бөре районының Осиновка, Краснокаманың Шушнур, Мәләвезнең Тамьян авылларыннан булган бу ир-атларны бер уй берләштергән: ул да булса – акча эшләп кайту. Һәм соңгы юл...

Ярдәм булачак

Красноярск краеның Турухан районында һәлак булучыларның гаиләләренә компенсацияләр түләнәчәк. Край губернаторы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Александр Усс әйтүенчә, матди ярдәм “Роснефть” һәм “Ютэйр” компанияләре тарафыннан күрсәтеләчәк, шулай ук һәлак булучыларның гаиләләре край бюджетыннан компенсацияләр һәм страховка түләүләре алачак.

ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, һәр пассажир 2,025 миллион сумга страховкаланган булган. Ә экипаж әгъзасының гомере 1 миллион сумга страховкалана. Социаль страховкалау линиясе буенча тагын 1 миллион сум туганнарына түләнә. “Роснефть” тә һәлак булучыларның туганнарына страховка түләүләре вәгъдә итте.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәлак булучыларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты һәм Хөкүмәткә Башкортстан кешеләренең гаиләләренә ярдәм итү мөмкинлекләрен карарга кушты. Аларга психологик һәм медицина ярдәме дә күрсәтелә.

Әлбәттә, ярдәм кирәк. Әмма кеше гомерен акчага тиңләп булмаганын һәрберебез аңлыйбыз. Балалар әтисез, хатыннары тормыш иптәшсез, кемдер улсыз, абыйсыз, энесез, якын кешесез калды.

Күкләр дә тар була икән

Красноярск краеның төньягында сәнәгать зоналары шактый. Аларның күбесенә вертолет белән генә барып җитеп була. Вахта ысулы белән эшләүчеләр Красноярскидан Игарка шәһәре аэропортына килә. Аннан инде эш урыннарына: кем Ванкорга, кем Сузунга һәм башка нокталарга вертолетларда барып җитәләр. Шуңа вахтага китүчеләрне һәм кайтучыларны ташучы вертолетлар такси ролен уйный дияргә мөмкин.

4 август иртәсендә исә йөк ташучы Ми-8 вертолеты нефть чыгару урынына яңа корылма алып барырга тиеш була. Торбалар төялгән күп тонналы йөкне корыч трос белән вертолетның корпусына бәйләгәч, очкыч 9:29 сәгатьтә һавага күтәрелә. Аның артыннан 9:43 сәгатьтә пассажир вертолеты очыш ала. Руль артына командир Александр Кононов утыра, икенче капитан һәм бортпроводник аңа ярдәм итә. Ун минут үтте дигәндә пропеллер канатлары йөк вертолетына тагылган троска тиеп китә. Пассажир очкычы күз ачып йомган арада җиргә мәтәлеп төшә. Баклары ягулык белән тулы вертолет шартлый. Бу фаҗигадә исән калуы мөмкин булмый.

Шунысын әйтергә кирәк: пропеллер канатлары тросны өзеп алмый. Әмма бәрелүдән йөк контейнеры нык чайкала башлый һәм өзелеп төшеп китә. Шуңа гына икенче вертолеттагы экипажның өч әгъзасы исән кала. “Кононов мине ничек күрмәгәндер, аңламыйм, – ди йөк вертолеты командиры Евгений Бердюгин. – Якынлашып килгән бортны мин соңгы моментта гына күреп алдым. Берничә секунд калгач кына. Эфирга кычкырдым. Борылырга омтылган идем, әмма килеп чыкмады һәм пассажир вертолеты тросны эләктерде”.

Сораулар күп

Кем гаепле? Ни өчен? Сәбәбе нидә? Сораулар күп.

Беренче карашка, фаҗигагә китерер бер җитди сәбәп тә юк кебек. Ул көнне һава шартлары очыш өчен ярыйсы торган, вертолет төзек булган, диләр. Шартлаган очкыч 2010 елда Улан-Удэ авиация заводында чыгарылган. Һава судносының командиры 33 яшьлек Канонов Омск очыш училищесын тәмамлаган. 6 меңгә якын очыш сәгате башкарган, аның 2,3 меңен командир буларак очкан.

Һәлакәт урынында эшләүче оператив штаб хезмәткәрләре фаразлавынча, экипаж югарылык һәм дистанция параметрларын күзаллап бетермәгән. Йөк вертолетына нык якын килүен соңгы моментта гына абайлап калган мәрхүм командир икенче юнәлешкә борылырга уйлаган, әмма вертолетны борырга өлгермәгән дигән фараз да бар. Чөнки вертолетларда тиз арада маневр ясап булмый. Бигрәк тә секундлар хәл иткәндә.

Кононовның хезмәттәшләре исә һәлакәт очраклы хәл дип исәпли. “Командир “сукыр зона” дип аталган халәт аркасында алда барган бортны күрмәгәндер, мөгаен. Автомобиль йөртүчеләрнең күбесе белә бу халәтне: янәшә барган машина берничә секунд күренми. Вертолет пыяласындагы вертикаль планка да тросны берничә секундка капларга мөмкин. Ә мондый югарылыкта асылынып торган йөк начар күренә”, – ди пилотлар.

Үз хезмәткәрләрен югалткан “Роснефть” компаниясеннән “һаләкәт вертолет экипажының аңлатып булмаган гамәлләре сәбәпле килеп туган” дип алатма биргәннәр.

Безнең илдә, гадәттәгечә, янгыннан соң гына чаң кага башлыйлар. Бу юлы да вертолетлер очып киткән мәйданда диспетчерлар эшләмәве ачыкланды. Әлеге мәйдан дүрт очкычка исәпләнгән. Компания ничә еллар буена аны диспетчерсыз эшләткән. Бүген Тикшерү комитеты бу фактны үз контроленә алды. Бу хәл әлегә кадәр дә билгеле булгандыр бит? Ләкин тикшерү башлар өчен, ни кызганыч, кеше гомерләре өзелү кирәк булдымы икән?

Очышларны контрольдә тотучы, мәгълүмат биреп баручы булмагач, хәвефсез дистанцияне билгеләү бурычы да экипаж әгъзаларына йөкләтелгән. Алар күз күременнән чыгып, тәҗрибәсенә таянып эш иткән. “Әлеге очракта очып киткәндә иминлек кагыйдәләре үтәлгән. Әмма беренче 7 минутта ике вертолет арасындагы дистанция нык кыскарган”, диелә оператив штаб мәгълүматларында.

Тагын бер сорау туа: бүген без заманча җиһазландыру буенча нык алга киткәнбез дип мактанырга яратабыз. Техникаларга Глонасс технологияләре, навигация системалары урнаштырыла дип әйтәбез. Ә ни өчен вертолетларга кисәтү системасы урнаштырылмый? “Ми-8 конструкциясе TCAS системасы (һава суднолары бәрелешен кисәтү системасы) урнаштыруга корылмаган, – ди Ведомствоара авиация эксперты советы белгече, элекке пилот Виктор Галенко. – Элек навигациянең спутник системасы юк иде. Пилотларны “күзәт һәм хәвефтән кач” принцибы буенча укыттылар. Бүген бар җирдә дә алай укытмыйлар”.

Әлеге авиаһәлакәткә китерүче сәбәпләр һәм ачыкланмаган сораулар һавада эленеп кала. Аларга төгәл җавап табылырмы –билгесез. Әлегә бары фаразлар. Һәлакәткә тарыган МИ-8 очкычының кара әрҗәләре дә ярдәм итә алмас, ахры. Чөнки авария тиз арада килеп туган, шуңа тиешле мәгълүматның булмавы да ихтимал, ди белгечләр.

P.S. Авиаһәлакәт буенча җинаять эше ачылды. Транспорт, авиация буенча җаваплы ведомстволар да үз тикшерүләрен башлады. Гәзит матбугатка әзерләнгәндә мәетләрне ачыклау эше дәвам итә иде.

 

 

Хәрби очучы-инструктор Алексей Власов:

“Әлеге төр вертолетларның үзенчәлеге шунда: очып киткәндә экипаж командирының өсне күзәтү киңлеге чикләнә. Гадәттә барысы да алга карый. Шуңа очыш алдыннан һава киңлегендәге юлда башка вертолетлар юклыгына ныклы инанырга кирәк. Моны безнең телдә “радиоосмотрительность” диләр, ягъни очучы радио ярдәмендә хәвеф юклыгын тикшерелергә тиеш. Әлеге очракта очышка әзерлекнең бер элементы төшеп калуы ихтимал.

Очышларның җитәкчесе булмау да фаҗигагә илткән сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. Төп сәбәптән тыш, һәлакәткә этәрүче башка кимчелекләр булуын да күз уңында тотарга кирәк. Экипаж нинди шартларда эшләгән, очучы состав ял иткәнме? Очучының артык нык аруы да игътибарсызлыкка китерергә мөмкин. Шулай да төп сәбәп итеп капитанның очыш техникасы хатасы каралыр, мөгаен”.

 

Русиянең почетлы полярнигы Александр Бахметьев:

“Сәбәп кеше факторына бәйле, мөгаен. Экипаж икенче вертолетны күрмәгән. Кояш ягына караганнар. Күрәсең, беренче вертолет очып киткән дип уйлаганнардыр, ә ул йөк аркасында акрын очкан. Югыйсә, командир – тәҗрибәле пилот, әмма, ни кызганыч, фаҗигале хаталар булып тора”.

 

Әйткәндәй,  Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның күрсәтмәсенә ярашлы, Красноярск краенда авиаһәлакәттә гомерләре өзелгән якташларыбызның гаиләләренә берешәр миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк.


Язгөл САФИНА.