Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Көрәш план буенча барачак

Ил башлыгы Владимир Путин алдагы ике елда ришвәтчелекне ныклап торып авызламакчы. Президент ришвәт бирү белән көрәшү стратегиясен билгеләде. “2018-2020 елларда ришвәтчелеккә каршы тору буенча милли план”, РФ президенты Указы белән расланып, 29 июньнән үз көченә керде.


Ришвәтчелек белән көрәш ту-рында көн саен диярлек ишетеп торсак та, бу проблеманың очы-кырые мәңге күренмәс, ахры. Русия Федерациясенең Генераль прокура-турасы исәпләүләре буенча 2016- 2017 елларда илдә ришвәтчелектән килгән зыян 148 миллиард сум тәшкил иткән. Ведомство башлыгы Юрий Чайка әйтүенчә, гаеплеләр бу сумманың 11 миллиард сумын үз теләге белән кайтарган, 78 миллиарды дәүләт файдасына тартып алынган. Узган елда 10 меңгә якын кеше коррупция җинаяте буенча хөкем ителгән.
Бу өлкәгә караган документларга әледән-әле үзгәрешләр кертелеп, җәза төрләре катгыйлатылып торса да, ришвәтләрнең күләме кимеми, аны бирүчеләрнең дә, алучыларның да саны әллә ни азаймый шикелле. Моны белеп-күреп торган ил җитәкчелеге ришвәтчелек белән көрәшүнең яңа алымнары турында уйлана. Бу җәһәттән ике ел саен “Милли план” кабул ителә. Бу традицияне үзе президент чагында 2008 елда Дмитрий Медведев башлаган иде. Соңгы расланган план исәп буенча алтынчысы һәм ул ришвәтчелек белән көрәшкә җаваплы кешеләрне билгеләүне, түрәләр өчен яңа чикләүләр һәм нормалар кертүне максат итеп куя. Шуларның иң мөһимнәренә генә тукталып китик.
Түрәләрне ни көтә?
Беренчедән, дәүләт хезмәткәрләре эшкә урнашканда тутыра торган анкета үзгәрә. Анда ихтимал булган “ихтыяҗлар бәрелешен ачыклау максатында абыйлар һәм апаларның тормыш иптәшләре һәм тормыш иптәшенең абый һәм апалары турындагы” мәгълүматны күрсә-тергә кирәк булачак.
Икенчесе Русия Федерациясенең Югары судына тәгаенләнә. Судь-ялар вәкаләтләрен башкарганда ихтыяҗлар конфликты барлыкка килүне кисәтү һәм аны көйләү тәртибен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш. Шул исәпкә судьяның үзенең яки якын туганнарының суд эше алып барылган гражданин яки юридик шәхес белән финанс яисә башка мөнәсәбәтләрдә торган очраклар да керә.
Өченчесе дәүләт сатып алулары һәм контрактларга кагыла. Чөнки бу өлкәдә ришвәтчелекнең зур булуын беләбез. Милли планда әйтелүенчә, дәүләт һәм муниципаль контракт-ларны башкаруда таныш-белеш, әшнәләр катнашырга тиеш түгел.
Дәүләт сатып алуларында товар һәм хезмәтләргә бәяләрне билгеләүдә дә төрле алдаулар кулланыла. Шуларны булдырмау өчен хәзер заказ бирүчеләр “сатып алу килешүләренең башлангыч (максималь) хакы”н дәлилләргә тиеш. Товарлар сатып алу, хезмәтләр күрсәтү һәм эшләр башкару контрактының хакы
5 миллионнан 50 миллион сумга кадәр булганда җәмәгать фикер алышулары үткәреләчәк.
Әлегә кадәр түрәләр арасында үзләренең милкен тормыш иптәшенә, туганнарына яздырып, бай килеш ярлы булып йөрүчеләр күп иде. 2019 елның 1 гыйн-варыннан бу хәлгә дә юл ябылачак. Чөнки дәүләт хезмәтенә урнашу-чылар һәм эшләп йөрүчеләр “БК справкасы”н кулланырга тиеш була. Бу – керемнәр турында исәп тотуны теркәүче махсус компьютер программасы һәм анда гаилә әгъзаларының да милкен күрсәтү сорала.
Милли планда каралган чара-ларның гамәлгә ашырылуын Федерация Советы, Дәүләт Думасы, Югары суд, Исәп палатасы, Үзәк банк, Үзәк сайлау комиссиясе һәм төбәкләрдәге югары вазифа биләүчеләр тәэмин итәргә тиеш. Документта 2018 елның 1 декабренә кадәр Федерация Советының һәм Дәүләт Думасының ихтыяҗлар бәрелешен булдырмау һәм аларны көйләү буенча чаралар күрмәгән әгъзаларын, ришвәтчелеккә каршы көрәш турындагы законның башка төр таләпләрен бозучыларын җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсен карау да әйтелә.
Кайда ничек?
Дөньяда әле бер генә илнең дә ришвәтчелекне җиңүе турында ишетелгәне юк. Шулай да кайсыбер дәүләтләр аның белән уңышлы көрәшә. Шуларның берсе – Швеция. Ул XIX гасыр уртасына кадәр ришвәтчелек чәчәк аткан дәүләт булган, бүген исә, киресенчә, биредә ришвәтчелек бик аз. Анда чиркәү һәм җәмәгатьчелек фикере зур роль уйный. Халык бик тиз баеп китүчеләргә, керемнәренә караганда чыгымнары күп булган түрәләргә шикләнеп карый. Алар белән бергә эш итүдән баш тарта. Халык хөрмәтен югалтучылар югары кәнәфиләргә үрмәләү мөмкинлегеннән колак кага. Ягъни бу илдә җәмәгатьчелек фикере зур роль уйный. Кытайда исә ришвәтчелектә тотылганнарны гомерлеккә төрмәгә ябалар яки үлем җәзасы бирелә. Русиядә әле мондый җәза төре каралмаган.
Әмма законны катгыйлатып кына ришвәтчелекне бетереп буламы? Бу уңайдан Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның фикерен китерәм. “Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча законнарны ничек кенә үзгәртсәң дә, гамәлдә берни дә үзгәрмәячәк. Безгә мәдәниятне, тәрбияне үзгәртергә кирәк. Әгәр тәрбия юк икән, бүген берәүне төрмәгә утырту белән, аның урынына иртәгә икенчесе киләчәк”.
Рамзан Кадыйровның әйткән күп кенә фикерләре каршылыклы булса да, ришвәт белән көрәшү алымнарын үрнәк итеп алырга мөмкин. “Известия” гәзитенә биргән интервьюсында менә нәрсә ди ул: “Хөкем ителгән губернатор, район башлыклары, түрәләр берничә елдан төрмәдән чыгалар да тагын бай кеше булып йөриләр. Шуңа без башка юлны сайладык: әгәр кешенең хаталанганын күрәбез икән, акчасын алабыз һәм социаль объектлар, юллар төзүгә яки мохтаҗларга ярдәм итүгә тотынабыз. Халык барысын күреп тора һәм бу алым бик яхшы эшли.
Әгәр җитәкче теләми икән, бер кеше дә бер тиен дә урламаячак”.

Кемгә көчләре җитә?
Тагын бер мәсьәлә – бездә, игътибар итсәгез, миллиардлап урлаганнар түгел, ә берничә мең сум алганнарны хөкем итәләр. Мисалны әллә ни ерактан эзлисе түгел. Шушы көннәрдә Бишбүләк районының бер авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесенә карата 2 мең сумнан күбрәк ришвәт алган өчен җинаять эше ачканнар. Ул административ маддә буенча мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән ирнең “бәлки, сөйләшеп килешә алырбыз” дигән тәкъдимен кабул итеп, эш кушасы урынга кабинетына яңа кәнәфи сатып алуын сораган. Кәнәфи 2300 сумга төшкән. Аңа бәрабәр итеп табельгә ир кеше тиешле сәгатьләрне эшләде дигән билгеләр куйган. Хәзер авыл советы хезмәткәренә “служебный подлог” һәм “мелкое взятничество” дигән маддәләр буенча җинаять эше ачылган.
***
Соңгы елларда коррупция өчен түрәләр һәм сәясмәннәрнең кулга алынуына карата ил халкының фикере бер төрле генә түгел. Сораштырулар буенча, халыкның 42 проценты власть ришвәтчелек белән чынлап та көрәшә дип исәпләсә, 47 процент бу хәлләр күз буяу өчен генә яки дошманлашып йөрүчеләрнең бер-берсен батырырга тырышуы дип уйлый.
Ә сез нинди фикердә? Ришвәтчелек белән ничек көрәшү уңай нәтиҗә бирер иде дип уйлыйсыз?

 

Армия генералы Анатолий Куликов:

“Әгәр мондый план расланган һәм президент аны аерым игътибарга алган икән, димәк, проблема аеруча киеренке. Әмма план нинди генә булмасын, әгәр җаваплылар булмаса, ул кәгазьләр астында торып калачак.
Ришвәтчеләрнең властька килеп эләгүенә күз йомып калырга ярамый. Ә андый мисаллар бихисап: Хорошавин, Реймер... Бу кешеләрне кем властька тәкъдим иткәнен ник тикшермәделәр? Менә нәрсәдән башларга кирәк иде!
Ришвәтчелек белән җитди көрәшергә кирәк. Хәтта президентка гына буйсына торган бәйсез прокурор институтын булдыру да кирәк, минемчә”.

Язгөл САФИНА.