Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

4 яшьлек кызын үтерүдә гаепләнүче хатын үз гаебен таныды, дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында.

Фаҗига 7 июльдә Стәрлетамакта була. Тикшерүчеләр фикеренчә, 30 яшьлек хатын, кече кызының елавына түзә алмыйча, аның тәнен җәрхәтли, нәтиҗәдә кыз бала үлә. Җинаятьтә үзе белән яшәгән ирне гаепләргә маташа. Әмма Тикшерү комитетының оператив эше нәтиҗәсендә хатын үз гаебен таный.

Гаепләү карары чыгарылган, ул кулга алынган. Моннан тыш, Тикшерү комитеты гаепләнүче ананың балаларына карата электән үк рәхимсез мөнәсәбәттә булуын ачыклый.