Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

12 июнь – Русия көне – Русия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. Ул – илнең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәм. Һәм аның башлангычы 1990 елның 12 июнендә “РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация” кабул ителүгә бәйле. 1992 елдан ул бәйрәм датасына әверелде.

12 июньне берничә ел буена Бәйсезлек көне дип атадылар.1998 елда Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин әлеге бәйрәмнең исемен “Русия көне” дип үзгәртергә тәкъдим итте. Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен Русиянең яңа Хезмәт кодексы кабул ителгәч, 2002 елда алды. Шуннан бирле Русия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләнә башлады. Ул – дәүләт тарафыннан игълан ителеп, календарьдә кызыл белән билгеләнгән иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.

Кызганычка каршы, ил халкының барысы да Русия бәйрәменең мәгънәсен аңлап җитми, хәтта аның исемен белмәүчеләр дә бар икән. Бу – сораштырулар нәтиҗәсеннән ачыкланган факт. Ә бәйрәмнең асылы гади дә, шул ук вакытта тирән дә: милли бердәмлек һәм ил киләчәге өчен уртак җаваплылыкны тагын бер тапкыр искә төшерү көне ул.

Әйе, Русия Федерациясе – төрле милләт вәкилләрен туплаган зур бер гаилә. Ил Конституциясендә дә аның күпмилләтле дәүләт булуы ассызыклана. Бүген Русия территориясендә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши. Нинди генә төбәктә яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без барыбыз – Русия Федерациясенең бертигез хокукларына ия халкы. Уртак Ватаныбыз – территориаль төзелеше буенча федераль дәүләт. Ил Конституциясендә шулай дип әйтелә. Ни өчен нәкъ федерализм юлы сайланган? Русия кебек территориясе буенча гаять зур илгә дөньяда үзен саклап калу өчен ул бердәнбер уңай корылыш дип аңлата белгечләр. Чөнки федерализм ил эчендәге төбәкләргә билгеле бер күләмдә автономия бирүне күзаллый. Бу инде төбәк халкының үз милли ихтыяҗларыннан чыгып эш итүгә мөмкинлеге бар дигән сүз. Мәсьәләләрне урында хәл итү, властьның халыкка якын булуы белән дә отышлы бу форма.

Һәр төбәкнең милли, этник, дини, мәдәни, географик һәм икътисади үзенчәлекләре төрле икәнлеген исәпкә алганда, аларны саклау өчен иң уңае – чынлап та, федератив дәүләт төзелеше. Шуңа бер гасыр элек большевиклар игълан иткән федератив дәүләт төзелеше, еллар җиле белән үзгәрешләр кичерсә дә, бүген дә үзен аклый. Әмма бүген аның кагәзьдә язылган принциплары сакланамы, алар тиешенчә эшлиме? Бу хакта белгечләрнең карашы төрле. Бүген Русия: сүздә – Федерация, ә чынбарлыкта унитар дәүләткә әверелә бара дигән фикерне дә еш ишетергә туры килә. Үзәк белән төбәкләр арасында аерым мәсьәләләр буенча үзгә караш булуы да сер түгел. Субъетларның матди-икътисади хәле дә төрлечә. Берсе илне ашатса, икенчеләре үзе Мәскәү биргән дотацияләр белән “сыйлана”, өченчеләре урта бер тирәдә: алга да китми, артка да калмый көн күрә. Бәхәссез, көчсез төбәкләргә ярдәм кирәк. Әмма кемнәрдер гел ярдәмгә өмет итеп яшәгәндә, яхшы эшләгәннәр җилкәсенә тагын да зуррак йөк өю бик үк дөрес микән? Татар халык мәкалендәгечә, “ашаган түгел, тураган белә” бит. Ә гомумән алганда, федераль власть төбәкләрдәге сәяси хәлне дә, икътисади тормышны да, калган өлкәләрне дә үз контроленнән ычкындырмый. Соңгы елларда вертикаль властьның йогынтысы зурая бара. “Әмма федерализм һәм вертикаль – капма-каршы төшенчәләр”, – ди Социаль сәясәтнең бәйсез институты төбәк программасы директоры Наталья Зубаревич. Аның әйтүенчә, “федерализмның мәгънәсе бар уенчыларның да ихтыяҗларын килешеп эшләүгә нигезләнергә тиеш”. Ләкин бүген милли республикалар, аеруча Башкортстан белән Татарстан кебек көчле төбәкләрнең бар ихтыяҗларын да исәпкә алалар, мәнфәгатьләрне килештерәләрме соң?

Федераль округлар төзеп, аларның җитәкчеләренә төбәкләргә контрольлек итү вәкаләтләре бирү дә вертикаль властьның ныгуын күрсәтә. Федерация белән субъектлар арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүләрне озынайтмау да моның бер мисалы. Сәяси һәм бюджет өлкәләре буенча караганда да Русия Федерациясе АКШ, Германия һәм Канададагы классик федерализмнан ерак тора. Үзәк белән субъектлар арасында керемнәрне бүлешү дә сораулар уята.

Үзебезгә кагылган соңгы вакыйгаларны гына алыйк. Туган телләр, милли матбугат кебек халыкның иң нечкә кылларына саксыз кагылу да федерализм принциплары санга сугылмавына ишарә түгелме? Шуңа кайсыбер экспертлар бездә чын федерализм түгел, ә унитар федерализм хөкемлек итә дип билгели.

Әмма шул хакыйкатьне онытырга ярамый: көчсез төбәкләр белән дәүләтне көчле ясап булмый. Төбәкләргә хокуклар бирү милли республикалар үсешенә, киресенчә, зур игътибар бүлү илебезне тагын да ныгыту гына булачак.

Русиянең көче – бердәмлектә, дигән сүзләрне кабатларга яратабыз. Ул киләчәктә дә федерализм юлыннан баруын дәвам итеп, һәр милләткә тигез хокук, гарантияләр тудырырга тиеш. Бу туган телләрне саклау, үстерүгә дә кагыла.

Язгөл САФИНА.

 

 

Фикерләр

Язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиев:

“Конституциядә илебез Русия Федерациясе дип язылган һәм без аның законнарына таянып эшләргә тиешбез.

Ни кызганыч, Русия Конституциясе нигездә яхшы язылса да, бүген кайсыбер даирәләр аның принципларын үтәмиләр яки бозуга баралар. Хәтта матбугатта да Русия Федерациясе булуына бик басым ясалмый, ә Русия дип кыскарту белән генә чикләнәләр. Әлбәттә, бу хата түгел, әмма рәсми чараларда Русия Федерациясе дип әйтү мөһим.

Гамәли яктан күз салганда, ил Конституциясендә язылган нигезләр әкренләп югала бара. Мәсәлән, анда Русия Федерациясе һәм аның субъектлары арасында вәкаләтләрне бүлешү турында сүз бар. Бик еш кына Федерация хакимияте төбәкләрнең вәкаләтләрен үзенеке дип исәпләп карарлар кабул итә.

Русия хакимияте бөтен халыкларга, аларның телләренә бертигез карарга тиеш. Милли республикаларга кагылган тел мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек белән киңәш-табыш итмәве дә Конституция нигезләрен инкарь итүен күрсәтә. Ә Конституциядә бөтен телләр дә, халыклар да тигез дип язылган. Тел мәсьәләсендә милләтләрнең фикеренә колак салмау Төп документ принципларыннан читләшүне аңлата.

Илебезнең киләчәген мин федератив төзелештә генә күрәм. Без Контитуциягә таянып эш итү яклы һәм шулай булыр дип өмет итәбез. Федерация төбәкләре бер гаилә балалары кебек бит: алар үзләрен тулы хокуклы итеп сизмәсә, кимселү тоячак”.

 

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Җирле үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтын үстерү һәм киң мәгълүмат чаралары буенча комитет рәисе Азнабаев Румиль Тәлгать улы:

“Бик күп халыкларны берләштергән Русия Федерациясе Конституция нигезләренә таянып яши. Федератив принципларның үтәлү-үтәлмәве турында бүген төрле бәхәсләрне ишетергә туры килә. Әмма, гомумән алганда, алар саклана дип әйтер идем.

Әлбәттә, хәл ителәсе сораулар бар әле. Әйтик, туган тел, дәүләт телләре буенча мәсьәләләр хәл итеп бетелмәгән. Һәр халык үзенең туган телен белергә һәм өйрәнергә, укырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки теле булганда гына халык милләт булып яши. Без мәктәпләрдә инглиз телен мәҗбүри өйрәнәбез. Ә нигә шушы җирдә яшәгән төп халыкның телен дәүләт теле буларак укымаска?

Бар милләтләргә дә, халыкларга да тигез караш булырга тиеш. Без бит бәләкәй халыклар булсак та, ил өчен яшәдек һәм яшибез. Сугышларда ил өчен күпме кан койдык. Шуңа да илебез төбәкләре һәм аның халыклары белән көчле. Киләчәктә дә федератив юлдан барсак кына үсеш алачакбыз. Һәм балаларыбызның үзләренең кече Ватанын белеп, тамырларын хөрмәтләп, патриот булып үсүләре илебез киләчәге өчен бик мөһим”.