Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Сабантуйлар чоры башлана. Бу бәйрәмне күпләр көтеп ала. Бала чакта без дә аның җитүен түземсезләнеп көтә идек: лимонад эчеп, тәм-том ашап, уеннар, концерт карап кайтканнан соң күңелле тәэссоратлар ел буена җитәрлек була иде. Әмма еллар үткән саен Сабантуйның кызыгы кими башлаган төсле. Әллә журналист һөнәренең тәнкыйть күзлеге кимчелекләрне күпертеп күрсәтәме, әллә бәйрәм замана үзгәрешләренә бирешәме – Сабантуйлар үз асылын югалта барган кебек.

 

Үзегез уйлап карагаз: Сабан туе – исеменнән аңлашылганча, сабан эшләре белән бәйле бәйрәм. Борынгы заманнарда аны язгы кыр эшләре башланганчы ук, җир кардан арчылу белән бергә үткәргәннәр. Бу, үзенә күрә, җирдән мул уңыш җыеп алуны сорау чарасы булган. Егерменче гасыр башында бәйрәмне чәчүләр тәмамлангач уздыра башлыйлар. Кыр эшләре төгәлләнгәч, печәнгә төшкәнгә кадәрге бер арада, авыл аксакаллары килешкән вакытта Җыен оештырылган. Ат чабышы, көрәш, йөгереш, капчык сугышы кебек милли ярышларда көч сынашканнар. Сабан туе мәйданыннан бер генә кеше дә бүләксез китмәгән. Ә бүләкләрне хатын-кызлар кыштан ук хәзерли башлаган: теккән, чиккән, бәйләгән. Яз җитү белән малайлар, йорттан-йортка кереп, йомырка, ә егетләр гармунга җырлап-биеп сөлге җыйган. Хәзер инде күп урыннарда бу матур йолаларны сагынып кына искә аласы калды.
Сабан туе милли-мәдәни мирасыбызның иң күркәм үрнәкләрен, халыкның җыр-биюләрен, йолаларын, уеннарын, ярышларын саклап калса да, бүген ул гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Аны Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм хәтта дөньяның татар-башкорт милләте яшәгән башка төбәкләрендә дә үткәрәләр. Ул туганнарның, озак күрешмәгән, очрашмаган авылдашларның, якташларның, дусларның үзенә күрә очрашу мәйданына әйләнде. Кайчакта “Саумысыз, якташлар!” яки “Сыйныфташлар очрашуы” кебек чараларны да хәтерләтеп куя.
Әлбәттә, очрашу – яхшы нәрсә. Әмма сүз башым бит Шүрәле иде, дигәндәй, әйтәсе килгән фикерем шул иде: Сабантуйлар сабан батырларының хезмәтен билгеләү бәйрәме буларак барлыкка килсә дә, бүген ул үз кыйбласыннан читләште. Әйтегез әле, район-шәһәр дәрәҗәсендәге Сабантуй президиумында кемнәр утыра? Башкаладан кайткан, җир эшенә бер тиенлек өлешен дә кертмәгән кунаклар урын ала. Ә ал-ял күрми җир сөргән, чәчкән, урган авыл уңганнарына, ветераннарына анда урын юк. Бүләкли торганнарын сәхнәгә чакырып, тиеш булган өчен тиз генә котлыйлар да, калган бар хөрмәт – кунакларга. Аларны икмәк-тоз белән каршы алып, ашатып, күтәрә алган кадәр күчтәнәчләрен тоттырып кайтарып җибәрергә кирәк. Кунакчыл бит безнең халык. Кемузардан ярышып тирмәләр коралар, өстәлләр сыгылып тора. Делегация карап чыкканчы ул тирмәләр яныннан чебен дә очып үтә алмый. Сабантуйны оештыручылар шул кунакларга тамаша күрсәтү өчен ай буе әзерләнә, иртәгә бәйрәм дигән төнне гомумән шунда куна. Балаларны да чыгарып бастыралар әле. Яңгыр яуса да, боз яуса да, кунаклар каршында елмаеп бииләр, җырлыйлар.
Элек Сабантуйлар сәгать кичке 5-6га кадәр булып, хәлдән таеп кайтып егыла идек. Хәзер исә вазифалы кунакларның вакытына җайлашалар. Күп җирдә сәгать көндезге 2ләргә бәйрәм тәмамлана башлый. Оештыручылар уеннарны тиз генә үткәрә дә, йомгаклау җаен карый. Тагын шунысы да сер түгел: хәзер кайсыбер урыннарда Сабантуйлар спорт бәйрәме төсен алды. Милли ярышлар янына заманчалары да өстәлде. Аларда профессиональ спортчыларның катнашуын да хуплап булмый. Алар өчен махсус ярышлар бар, ә Сабантуй ул – халык җыены, авыл кешесенең елга бер килә торган бәйрәме. Шулай булгач, гади хезмәт кешесе дә катнашырга һәм җиңәргә тиештер бит.
Сабантуйның асылы тоныклана барган саен, аны кабул итү дә үзгәрә. Берәүләр өчен ул – табигатькә чыгып, шашлык ашап, аракы эчеп кайту өчен бер сәбәп. Икенчеләргә – товар сатып, кесә калынайту мөмкинлеге. Сабантуй үтәсе урынны белмәсәң дә, шашлык исе килгән якка атласаң, һич ялгышмаячаксың. Шашлык безнең милли азык булмаса да, ни гаҗәп, ул бүген Сабантуйның төп ризыгына әйләнде. Шашлык ашамый кайтып китсәң, бәйрәм бәйрәм булмады дигән сүз.
Әлбәттә, милли үзенчәлекләрнең бетә баруы бер Сабантуйга гына хас түгел. Заманага яраклашуның нәтиҗәсе ул. Әмма милли бәйрәмнәребезнең мәгънәсен, асылын һич кенә дә югалтырга ярамас иде. Чөнки алар барысы да борыннан ук кешенең табигать белән бәйләнешен чагылдырган, халыкларны берләштергән, рухи баеткан һәм үстергән. 2014 елда Туймазы районында үткән Сабантуйда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов әйткән сүзләр әле дә хәтеремдә: “Сабантуй – халык бәйрәме, ул кешеләргә кирәк – бу тарихи традиция. Ул традиция безне яхшырак итә. Эш эш белән, ләкин бәйрәмнәр дә кирәк”, – дигән иде ул.
Сабантуйның төп геройлары – икмәк үстерүчеләр – һәм ул тәү чиратта авыл халкының уртак бәйрәме икәнлеген тагын бер тапкыр искә төшерү артык булмагандыр. Сез ничек уйлыйсыз?
Сездән бу хакта фикерләр көтеп калабыз, хөрмәтле гәзит укучылар.

Язгөл САФИНА.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, профессор Радил Мөхәмәтдинов:

“Сабантуйның асылы югалу кичә-бүген генә түгел, күптәннән башланды. Сабантуй ул – халыкны очраштыра торган милли бәйрәм. Кешеләр анда, көндәлек эшләрен бер читкә куеп, ял итәргә, күңел ачарга килә. Минемчә, Сабантуйны сәясиләштерергә дә ярамый: рәсми чыгышлар, озын-озак нотыклар бәйрәмнең ямен генә җибәрә. Сабантуй авыл кешесе өчен дәрт бирә торган чара булырга тиеш. Анда авылның иң тырыш хезмәтчәннәрен, үрнәкле кешеләрен билгеләргә кирәк.
Кызганычка каршы, колхоз-совхозлар беткәч, күп урыннарда сабантуйлар үткәрелми башлады. Соңгы елларда берничә Сабантуйда булып, күңелем кырылып кайтты: берсендә ат чабышлары булмады, икенчесендә юньле көрәш күрмәдем. Ә бит бу бәйрәмнең асылы тарихи традицияләргә нигезләнгән булырга тиеш. Аның бөтен матурлыгы да шунда”.


“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле Алсу Хәбирова:

“Сабантуйлар күп урыннарда элекке асылын югалтып бара. Элек-электән Сабантуй халыкны бергә җыю, уңышларны уртаклашу, иркенләп күңел ачу урыны булган. Хәзер ул театрлаштырылган тамашага әйләнеп китте. Кайчакта хәтта читтән килгән дәрәҗәле кунакларның күңелен күрү бәйрәменә дә әйләнә. Сабантуйларда ачык киемнәрдә бию, шашлык пешерү кебек күренешләр дә милли бәйрәмне бизәми, минемчә.
Халык та, кунаклар да, оештыручылар да Сабантуйлардагы кимчелекләрне күрә, белә. Әгәр дә аларны бүген үк төзәтмәсәк, яшь буын чын Сабантуйның нәрсә икәнлеген белми үсәчәк. Ярый ла, балалар сабантуйлары коткару чарасы булып тора. Әмма ул бар җирдә дә үткәрелми бит.
Сабантуй үз кыйбласына кайтыр дигән ышаныч бар. Рухы булмаса, күп кеше Сабантуйдан читләшәчәк”.