Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Мәгариф министры мәктәпләрдә репетиторлык белән көрәшергә җыенуын белдерде

Мәктәпләрдә репетиторлык белән шөгыльләнүне тыймакчылар. Бу идеяне республиканың мәгариф министры вазифасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин күтәреп чыкты.
Аның исәпләвенчә, кайсыбер укытучылар дәрестә тиешле материалны махсус биреп бетерми. Үзаллы укуга өлгәшә алмаган балаларның ата-аналары исә, сабыем калганнардан артта кала күрмәсен дип, түләүле дәресләр турында белешә башлый.


Көрәш башлана
Айбулат Вәкил улы бу күренеш белән көрәшергә кирәк дигән фикердә. “Гомумән, мәктәптә укыган баланың өстәмә рәвештә репетиторлар белән шөгыльләнүе – мәгънәсезлек. Мин мондый системага катгый каршымын, – диде министрлык җитәкчесе. – Бездә укытучылар ФГОС (федераль дәүләт мәгариф стандартлары) чикләрендә мәгариф программасын гамәлгә ашырганы өчен хезмәт хакы ала. Һәр контроль-үлчәү материалы уку курсы программасын тулысынча диярлек кабатлый, аның чикләреннән чыкмый. Әгәр теге яки бу предмет буенча укытучылардан “Сез Мария Ивановнага барыгыз, ул һичшиксез ярдәм итәчәк һәм сез имтиханны уңышлы тапшырачаксыз” дигән репетиторлык турында тәкъдимнәр килә башласа, мин ата-аналарга (баланың законлы вәкилләренә) Мәгариф министрлыгы, Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтү буенча идарә кебек тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәр идем. Һәр очракта карар кабул итәчәкбез”.
Укытучыларның репетиторлык белән шөгыльләнергә теләвенең сәбәбе көн кебек ачык: һәркем кулыннан килгәнчә акча эшләргә тырыша. Айбулат Хаҗин да аның сәбәбен “педагоглар хезмәтен дәртләндерү системасындагы бозыклыкларга” бәйли. Укытучы нәрсә өчен эшләвен, нәрсә өчен акча алуын аңларга тиеш, ди министр. Педагог эшенең нәтиҗәсе аның хезмәт хакында чагылырга тиеш. “Мәсәлән, укытучы укучыларның бөтенрусия олимпиадасында призлы урын алучыны әзерләде икән, димәк, аңа финанс дәртләндерү дә булырга тиеш. Әгәр өч призер әзерләсә – өч тапкыр күләмендәге премия. Бу бик мөһим”, – ди ведомство башлыгы.
Аз комплектлы мәктәпләрне тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен үтүгә әзерләнгәндә һәм төп программаны үзләштерүдә бушлай онлайн-курс форматында ярдәм күрсәтеләчәк. “Без мәктәпләрдә репетиторлык күренешләре барлыкка килүгә киртәләр төзиячәкбез”, – диде Айбулат Хаҗин.
Әйткәндәй, Яңа елдан соң имтиханнарга ныклап әзерлек башланачак. 13 февральдә Башкортстанның тугызынчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үтәчәк. Бу – алар өчен йомгаклау аттестациясендәге бердәнбер яңалык. Элекке кебек үк, ГИА (Дәүләт йомгаклау аттестациясе) тапшыру өчен 9 сыйныфны тәмамлаучыларга рус теле һәм математика буенча ике мәҗбүри имтихан тапшырырга кирәк булачак. Тагын ике предмет үз ихтыярларыннан чыгып сайланыла. ГИАда катнашу өчен гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә.
11 сыйныфны тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханы тапшыруга гаризаларны 1 февральгә кадәр тапшырырга тиеш.
Акча кемгә дә кирәк
Бүгенге тормышыбызда ныклы тамыр җәергә өлгергән репетиторлыкны тиз генә җиңеп булырмы икән соң? Ни дисәң дә, балалары абруйлы вузга кереп, югары белем алып чыксын өчен ата-аналарның күбесе репетиторга булган-булмаган акчаларын түгәргә әзер. Бүген Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре укучыларның язмышын хәл итә дисәк тә хата булмас. Югары балл җыйдың икән, сиңа илнең бар вузларында диярлек ишекләр ачык. Балларың түбән булса, югары уку йортына якын килә алмыйсың. Түләүлесенә эләгү мөмкинлеген карасаң гына. Шуңа укучылардан бигрәк ата-аналар репетиторларга йөгерә. Шул рәвешле алар үзләре укытучыларны җиңел акча эшләргә этәрә түгелме? Билгеле, балага чынлап та төпле белем бирим дип, бар көчен салып шөгыльләнүче педагоглар да бар. Ни кызганыч, укытучылар арасында да акча өчен генә йөргәннәре юк түгелдер...
Бер сүз чыкканда шуны да әйтергә кирәк: инде чынлап та репетитор хезмәте кирәк булса, ышанычлысын табу мөһим. Югыйсә, балагызны укырга кертәм дип, алдашучылар да табылып тора. Яңарак Нефтекама шәһәре суды 50 яшьлек ханымга – элекке укытучыга “мошенниклык” маддәсе буенча ачылган җинаять эшенә карата хөкем чыгарды. Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, агымдагы елның май аенда ул Уфада яшәүче икенче бер ханымга ярдәм вәгъдә иткән. Янәсе дә, төбәк министрлыгында танышлары бар һәм бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда аның кызына югары балл куелачак. Уфалы ханым, элекке укытучының сүзләренә ышанып, 135 мең сум акчасын биргән. Чынында исә гаепләнүче хатын имтихан нәтиҗәләренә бер төрле дә йогынты ясый алмаган. Бу яман кылыгы беренчесе генә булмаган. Әлегедәй кырын эшләре өчен ул болай да шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Хәзер инде аңа гомеренең 3 ел да 4 аен колония-поселениедә үткәрергә туры киләчәк. Шулай ук 3 ел педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак. Менә шундый ялган репетиторлар кулына эләгергә язмасын.
Бәхәсле сорау
Гомумән, репетиторлыкка килгәндә – бу бик бәхесле сорау. Кирәкме-юкмы дип озак фикерләшергә мөмкин: кемдер балама аерым шөгыльләнү кирәк дияр, икенчеләр укытучы тиешле белемне дәрестә бирергә тиеш дип әйтер. Хәзер бит шундый заман: моннан дистә ел элек өлгәшә алмаучылар репетиторга йөрсә, бүген, киресенчә, яхшы укыганнар репетитор белән шөгыльләнү җаен эзли.
Ә элек һәркем дәрестә алган белеменә ышана иде. Аннары, без укыганда шул ук укытучылар өстәмә дәресләр дә бирәләр иде, ярдәм сорап барганда да, кире какмый, аңлаталар, укыталар иде. Бушлай шөгыльләнәләр иде. Заманы башка иде шул. Укытучының абруе зур иде. Бар нәрсә дә акча белән үлчәнми иде. Ул заманнар кире кайтмас, ә имтиханнарны ничек тә тапшырырга кирәк...

 

Язгөл САФИНА.