Печать
Просмотров: 243

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары тиздән үтәчәк пленар утырышта намуссыз торак төзүчеләрдән зыян күргән  гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтүне күз уңында тоткан закон проектын караячак. Ярдәмне республиканың  дәүләт юридик бюросы күрсәтәчәк.

– Республика территориясендә күп фатирлы йортлар төзегәндә акчалары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнар реестрына ике меңләп кеше кертелгән, – диде бу хәлгә аңлатма биреп Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Проблемалы объетларның күпчелеге Уфада, Стәрлетамакта һәм Иглин районында урнашкан. Алар Нефтекама, Благовещен шәһәрләрендә, Уфа, Гафури һәм Кырмыскалы районнарында да бар. Алданган өлешчеләр үзләренең хокукларын яклаганда даими рәвештә юридик авырлыкларга очрый. Аларны хәл итү профессиональ квалификация таләп итә. Күпчелек өлешчеләр бу проблемаларны үзаллы хәл итә һәм хокукларын яклый алмый. Шуңа да бу проблемаларның социаль кискенлеген исәпкә алып, бу категория гражданнарны бушлай юридик ярдәм белән тәэмин итәргә кирәк.