Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Соңгы вакытта республиканың шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр урамнарның тиешенчә яктыртылмавына борчылуын ныграк белдерә. Редакциябез почтасына килгән хатлар да шушы хакта сөйли – гәзит укучыларыбыз авыл урамнарының караңгы булуына зарлана. Аларның зары аңлашыла да – урамнарның караңгы булуы иртә таңнан мәктәпкә баручы балаларның әти-әниләрен дә, өлкәннәрне дә, кичен спорт залларына йөрүче яшьләрне дә борчый.

Бер сүз белән әйткәндә, урамнарны яктырту мәсьәләсе – халыкның иминлеген тәэмин итүдә хәл ителергә тиешле зур проблема ул. 12 ноябрь көнне Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә дә шушы хакта сөйләштеләр. Радий Хәбиров республиканың Торак-коммуналь министрлыгына “тиз һәм аңлаешлы юллар белән бу проблеманы хәл итәргә” кушты.
Әлеге вакытта республикада торак пунктларын яктырту 68% тәшкил итә. Борай, Иглин һәм Баймак районнарында – нибары 20-35% кына.
Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламов әйтүенчә, 2018 елда урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү, “Безнең авыл”, “Реаль эшләр” программалары буенча 338 лампочка куелган. Шулай итеп, урамнарны яктырту 30 процентка җиткән. Ел азагына бу сан тагын да уңай якка үзгәрәчәк, дип ышандыра хакимият башлыгы.

Әлеге вакытта республикада торак пунктларын яктырту 68% тәшкил итә. Борай, Иглин һәм Баймак районнарында – нибары 20-35% кына.


Борис Нурисламов Башкортстанда 2011-2015нче елларда урамнарны яктыртуны модернизацияләү программасының эшләве, шул вакытларда районда 650 лампочка куелуы турында хәтергә төшерде һәм программаны дәвам итүләрен үтенде.
“Большеустикин авылында фонарьлар һәрбер баганага да куелмаган. Аңлап торам, бу ярлылыктан, экономия дә зур түгел. Бәлки, районнарга ярдәм итәргә, акча бирергә кирәктер – авылларда караңгы бит! Бер чакрымга якынча дүрт фонарь”, – диде Радий Хәбиров.
“Торак-коммуналь министрлыгында баганаларга лампочкалар кую мәсьәләсе буенча эш бара – Татарстан һәм Ханты-Манси автономияле округы тәҗрибәсе нигез итеп алыначак. Анда проблеманы инвестпрограммалар һәм бюджеттан тыш фондлар аша хәл иткәннәр. Урамнарны яктырту системасын модернизацияләү программасын тергезергә кирәк, хөкүмәткә шушы хакта проект кертеләчәк”, – диде Торак-коммуналь министры вазифасын вакытлыча үтәүче Михаил Киреев.