Печать
Просмотров: 278

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Соңгы вакытта республикада шактый үзгәрешләр булып тора. Алар турында радио-телевидение, сайтлар аша хәбәрдар булып торсак та, ташка басылганы тарихта кала, шуңа кайсыберләренә кыскача тукталып китү кирәк.

Шулай итеп, Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров ял көннәрендә Урал аръягы районнарына эш сәфәре белән барды. Ике көн буена ул Әбҗәлил, Баймак, Хәйбулла һәм Зианчура районнарында булып, социаль һәм инфраструктура объектларын карады, урындагы халык һәм җитәкчелек белән аралашты.
Радий Хәбиров тәү чиратта халыкны борчыган проблемаларны аларның үзләреннән ишетергә теләде. Ә алар бихисап: бер авылда яңа мәктәп төзергә кирәк, икенче урында клуб бинасы җимерелеп бара, юллар мәсьәләсе дә кискен тора, медицина тармагында терапевтлар, педиатрлар һәм башка тар белгечле табиблар җитми. Мәсәлән, Әбҗәлил районының Баем дәваханәсендә балалар бүлеге юк. Шуңа аларны 85 километр ераклыктагы район үзәге Аскарга йөртергә туры килә. Төбәк башлыгы баш табибка балаларны участок дәваханәсендә хезмәтләндерү мәсьәләсен тиз арада хәл итү бурычын куйды.
Күсем руднигы авылында Радий Хәбиров мәктәп автобусы водителе белән әңгәмәләште. Сүз барышында ике автобусның берсен алмаштыру кирәклеге ачыкланды. Республика җитәкчесе район башлыгына ел ахырына кадәр яңа автобус алырга кушты.
Әбҗәлил районының Кырдас авылы халкы Радий Фәрит улына йорт төзер өчен урман алу михнәтләре, эш урыннары булдыру, яшьләр өчен торак төзү, МФЦларда су буе чиратларда тору кебек проблемалар белән мөрәҗәгать итте. Әбҗәлил районы эшкуарлар советы рәисе Айрат Әминев исә үз эшен башларга теләүчеләргә бик күп киртәләр белән очрашырга туры килүе турында сөйләде. Җаваплы түрәләрнең урындагы инвесторларга ярдәм итәргә теләмәүләрен дә җиткерде ул.
“Без сезгә һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Ә эшләүче кешеләргә комачаулаучыларны алачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Республикада тәртип булсын һәм халыкның тормышы яхшырсын өчен бар көчемне салачакмын. Һәм минем кебек эшләргә теләүчеләр генә минем белән калачак. Әгәр кайсыберләрнең, зур түрә булып китеп, кешеләр белән сөйләшергә теләмәүләрен сизсәм, тиз арада моңа чик куячакмын. Мин моны төгәл әйтәм. Байлар башкача булмаячак”.
Әлеге авылда төбәк башлыгы урындагы мәктәпне караганнан соң, 2019 ел ахырына кадәр республикадагы бер генә уку йортында да бәдрәфләр урамда булырга тиеш түгел дип белдерде. Чөнки бу укучыларның сәламәтлеге дигән сүз.
Баймак районы буенча эш сәфәре барашында Радий Хәбиров Темәс авылы янындагы карьерда рөхсәтсез-нисез вәхшиләрчә таш чыгаруга зур борчылуын белдерде.
Сыйфатлы катламны алып беткәч, предприятие карьерны ташлаган, рекультивация ясамаган. Таш рөхсәтсез чыгарылгач, салым да түләнмәгән. “Сезне талыйлар бит, – диде төбәк җитәкчесе. – Мин бу хәлне тиз арада туктатырга куштым. Мин карьерларны үзләштерүгә каршы түгел, әмма бу эш цивилизацияле юл белән алып барылырга тиеш. Һәм керемнәрнең төп өлеше райондагы проблемаларны хәл итүгә юнәлтелергә тиеш”.
Хәйбулла районы халкы да республика җитәкчесе Радий Хәбировка җаннарына тигән проблемаларын җиткерергә ашыкты. Район үзәгеннән еракта урнашкан күп кенә бәләкәй авылларның мәктәпләре ябылган. Шуңа аларның укучылары Акъяр мәктәбендә белем ала. Нәтиҗәдә балалар ике сменада укырга мәҗбүр.
Шулай ук эчәр су проблемасы, юлларның начарлыгы, эш урыннары булмау сәбәпле яшьләрнең Себер тарафларына китәргә мәҗбүр булулары кебек мәсьәләләр дә күтәрелде.
Зианчура районында Радий Фәрит улы сарыкчылык тармагы белән танышты. “Маяк” хуҗалыгында 9,5 мең Волгоград токымлы сарык асрыйлар. Аның йоны нәзек, сыйфатлы.
Хуҗалык ит сату белән беррәттән йон сатуны да юлга салган. Чит илләргә, шул исәптән Кытайга да озатыла ул.

***
Радий Хәбиров, Урал яръягына эш сәфәрен йомгаклап, дүшәмбе Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә проблемалы сораулар буенча анык бурычлар куйды һәм хәл итү юлларын күрергә кушты. Аны иң борчыганы карьерларның вәхшиләрчә талануы булды. “Бу үтә дә җитди системалы проблема. Мондый карьерларның саны Баймак районында гына 40тан артык. Аларны үзләштерү 20 елдан артык бара. Ә республика һәм район бу вакыт эчендә бернинди файда да күрмәде. Һәм бу тема Урал аръягының бар районнарына да кагыла. Бу шаккаткыч һәм җинаяти!” – диде республика җитәкчесе. Һәм ул төбәктә табигый таш чыгаруны туктатырга һәм төзелеш материаллары казып чыгару белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең барысын да тикшерергә кушты.
Шулай ук сәфәр барышында ачыкланган башка проблемаларны хәл итү буенча да боз кузгалды. Болар турында тулырак мәгълүмат гәзитнең сайтында урнаштырылган.

P.S. Республика җитәкчесенең Урал аръягы районнарына сәфәре вакытында район гәзитләре турында да сүз кузгатылды. “Муниципаль һәм район гәзитләре һичшиксез сакланырга тиеш дип исәплим, – диде Радий Фәрит улы. – Алар район тормышын яктырта. Без “районка”ларга ярдәм итәчәкбез. Һәм, әлбәттә, мине “Башкортостан” нәшриятын банкротка чыгаруга кагылышлы хәлләр хәйран калдыра. Аны үтерергә түгел, ә ярдәм итәргә кирәк иде”.
Бу җәһәттән республика күләмендә чыккан милли гәзит-журналларның да проблемалары байтак булуын билгеләп үтәсе килә. Без бу хакта “Өмет” битләрендә бер генә язмадык. Үзгәрешләр җиле безнең тарафларга да яхшы хәбәрләр алып килер дип ышанасы килә. Ә безгә кагылышлы соңгы яңалыкларның берсе – дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары, нәшриятлар, киностудияләр, коммуникацион технологияләр һәм элемтә үсеше буенча предприятиеләр дәүләт предприятиесе – “Башинформ” координациясенә берләшә. Бу хактагы указга республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров кул куйды. Директорлар советы рәисе итеп Ростислав Морзагулов тәгаенләнде. Аның әйтүенчә, төп максат – мәгълүмат җиткерү генә түгел, ә җәмгыятьне борчыган мәсьәләләр буенча җаваплы кешеләр тарафыннан оператив карарлар кабул итү.
Язгөл САФИНА.