Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Бүгенге героебыз Венера Вәгыйзова – Берлинда яшәүче милләттәшебез. Дистә елдан артык чит илдә яшәүче бу мөлаем ханым белән дә Казанда, Бөтендөнья татарларының VI съездында таныштым.

Һәрвакыттагыча, ерактан килгән милләттәш белән аралашып, үземне кызыксындырган сорауларыма җавап алып өлгердем. Бүген Галәмдәге кеше белән дә аралашып-сөйләшү мөмкинлеге булса да, тере аралашуны берни дә алыштыра алмый бит. Интернет мөмкинлекләре җир чигендәге кеше белән дә очраштырса да, җан сулышын тоеп, күзгә-күз карашып сөйләшүләргә җитәме соң? “Бер очрашу – бер гомер”, дип юкка әйтмәгәннәр. Венера белән без күптәнге ахирәтләрдәй аралаштык, аннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кунаклары буларак зур бәйрәм кичәсендә катнаштык, Җир шарының бөтен нокталарыннан җыелган татарлар биедек, җырладык. Шунда ук Минтимер Шәрип улы Шәймиевның тән сакчылары аша үтеп, хөрмәтле Шәймиев бабабыз белән бергәләп фотога төштек. Һәр кешенең тормышында шундый истәлекле җылы мизгелләр булырга тиештер.
Венера Вәгыйзова “Германия татарлары” мәдәниара интеграцион берлек оешмасы рәисе. Гади телдә әйткәндә, ул – Көнбатыштагы татарларны берләштерүче, алар белән туган телне, мәдәниятне саклау өстендә эшләүче кешеләрнең берсе. Венера ханым Казанга ел саен кайта. Сагынып кайта ул бирегә һәм һәр кайтуында татар мохитендә яшәп, туган телдә аралашып, күңелен баетып, әдәби-мәдәни азык туплап, рухланып китә.
Зур җыенда катнашуы истәлекле булды аның. Трибунадан чыгыш ясаучылар арасында иң тәгаен фикерләр әйткән кешеләрнең берсе булды ул. Әллә укытучы булгангамы, милләт язмышына кагылышлы креатив, тәгаен һәм тәнкыйтьле фикерләрен ул өздереп, шәп әйтте. Дистә елдан артык Берлинда яшәүче Чаллының чая кызы Венера белән сезне дә таныштырасым килде.
– Мин үзем Үзбәкстанда туганмын. Әтием Вәсил Вәгыйзь улы офицер иде. Ул ТРның Мөслим районы егете. Алабуга педагогия институтында укып, диплом алгач, мин Чаллыда эшләдем һәм шунда ук булачак ирем белән таныштым. Ул урыс егете иде, бик иртә вафат булды. Эш буенча без ул вакытта Германиягә күчтек. Кызыбыз Ләйлә – Джулия туды. Кайсыдыр бер шәхес әйткәнчә, чит илдә генә без үзебезнең татар булуыбызны ныклап аңлыйбыз. Чит мохиттә рухи бушлык үзен сиздерде һәм без өйдә туган телдә аралашуны алга куйдык. Иптәшем урыс булса да, бер проблема да булмады. Бу безгә үзаңны күтәрергә ярдәм итте. Ләйлә инде университетта укый. Бүген дә үзара татарча сөйләшәбез. Ничек еракта яшәсәң дә, телеңне, мәдәниятеңне, кайсы милләт вәкиле булуыңны онытырга ярамый.
Германия татарлары Кытай, Франция, Австралиядәге кебек берләшеп бетмәгән әле. Безнең татар оешмасы да чагыштырмача соң төзелде. Кыска гына вакыт эчендә, өч кешедән башлап, күп милләттәшләрне табып, берләш-
терүгә ирештек. Сабантуй шулай очраштыра, берләштерә торган иң зур чара булып тора. Хәзер без Германиядә яшәүче 400дән артык татарны исемлеккә теркәдек. Алар тагын да күбрәк булуына шикләнмим, табып кына бетерәсе бар. Аны эшләве бик җиңел түгел, чөнки чиста татар гаиләләре аз, милләттәшләр сибелеп яшиләр. Аларны табу өчен игъланнар бирәбез, гәзитләрдә язабыз, радио-телевидениедән чыгыш ясыйбыз. Эшне оештырып җибәргәндә Берлин власте белән уртак тел табу җиңел генә булмады, әмма контакт бар. Район властьләре безне кабул итте, хәзер кызыксынып ярдәм итәләр. Мисал өчен сабантуйны оештырганда ярдәм иттеләр. Берлинда аны беренче тапкыр 2002 елда, егермеләп кеше җыелып уздырган идек. 2004 елда зуррак күләмдә узды, анда Германиянең төрле төбәкләреннән татарлар килде.
Соңгысына Берлинның бургомистры (вице-мэр) килде, сәламләп берничә татарча сүз әйтте һәм бүләк түбәтәйгә чын-чынлап сөенде.


Өченче ел инде махсус белемле татар теле укытучысы туган телен өйрәнүчеләр өчен курслар алып бара. Андый курслар Франкфуртта да ачылды.
Ураза бәйрәме кебек шәригать йолаларын да кайтарабыз. Татарча дискотека үзен аклады, анда алманнар, яһүтләр, әрмән, грузиннар да кызыксынып катнашты.
Татар телен сөючеләр клубы ачып, анда Г.Тукай һәм башка билгеле татар әдипләренең әсәрләрен өйрәнергә мөмкин булса, киләчәктә постановкалар куя башларга уйлыйбыз...
Әйтүемчә, Венера ханым чит телләр укытучысы. Берлинда ул башта “Почта России” филиалында коммерция бүлегендә менеджер булып эшли. Аннан мәктәпкә эшкә күчә. Укучылары аңа “Фрау Герасимов” (ире фамилиясе буенча) дип дәшәләр.
Венера Алман һәм Русия укучылары аермасы турында күп белә.
– Алман балалары безнең кебек түгел, алар ирек яраталар. Ничек булса да, үзеңә тырышырга, үзаллы булырга кирәклеген алар беләләр. Куелган максатны, биремне үтәү өчен тырышалар, укытучыдан ярдәм көтеп, салышып, яки битараф булып утырмыйлар. БДИларга ныклап әзерләнәләр. Һәр мәктәп укыту методикасын, программаны үзе сайлый. Гимназияләрдә бик сәләтле балалар гына укый. Булачак һөнәргә юнәлеш буенча белем алалар.


Кызым урыс телен онытмасын дип тырыштым. Илчелек мәктәп-гимназиясендә укыттым. Татар курсларына йөреп туган телен өйрәнде. Бүген ул татар, инглиз, немец, урыс телен белә.
Берлинда урыс-алман телле гимназия бар, анда ике телдә укыталар. Безгә дә шундый методиканы монда гадәткә кертергә кирәк. Укытучыларга эш күп, мондагы кебек кәгазь эшенә чуммыйбыз. Атнасына кырык сәгать укытабыз. Хаклы ялга чыкканчы күп эшлисем бар әле. Анда пенсия яше югары.
Әти-әниләр укытучыга бүләк бирмиләр. Андый хәл юк анда. Коррупцияне белмиләр. Студентның имтихан белән проблемасы булса, бер тиен дә түләми, икенче тапкыр тапшыра.
Әйтергә теләгәнем, туган тел укытучылары татар әдипләре, язучылар, шәхесләр турында киңрәк мәгълүматлы булып, шул белемнәрен балаларга илтеп җиткерсеннәр иде, шул вакытта балаларда туган тел дәресләренә кызыксыну зуррак булыр иде. Аны яратып , мавыгып өйрәнерләр иде.
Бүген без көнбатыштагы башка илләрдә яшәүче татарлар белән дә бәйләнешләрне ныгытып, татар халкын, ул кайда яшәсә дә, саклап калу юнәлешендә эшлибез. Элекке СССР дәүләтләрендә яшәүчеләр безнең белән элемтәдә. Австралия, Канада, Мисыр, Көньяк Африка Республикасы, Португалия, Испания, Голландия һәм башка күп илләрдәге милләттәшләребез белән тыгыз аралашабыз. Шул яклап, Германияне татарларны бергә туплаучы көнбатыш форпост дип атап була. Безнең эшчәнлек Русияне дөнья күләмендә күп милләтле ил итеп танытырга тиеш.

Алсу Төхвәтуллина.