Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Актер, режиссер һәм сценарист Альфред Габидуллин  башта Голливудта танылды, хәзер аны туган Башкортстанында да белә башладылар.


Америкада укып кайткан татар егете Уфада режиссер Кирилл Герасимовның «Номер Алисы» (ноябрьдә экраннарга чыгачак) фильмында төште. Голливудта “Звезда родилась» (шулай ук быел көз экраннарга чыга), «Амери-
канка», «Легион», «Футболисты», «Голдберги», «Люцифер», «Повзрослевшие», «Белая знаменитость», «Супермаркет», «Орвилл», «Смертельное Оружие» (сериал), «Реанимация», «Фостеры» киноларында Бредли Купер, Леди Гага, Дуэин Джонсон, Терри Крюз һәм башка Голливуд йолдызлары белән бер мәйданда эшләгән егетбезне без дә эзләп таптык.
Альфред Рәсүл улы Габидуллин – Стәрлетамак егете. Ул 1995 елның 27 апрелендә туган. 2013 елда 33 санлы урта мәктәпне тәмамлаган. Мәктәптә инглиз телен зур кызыксыну белән укый һәм әдәби инглиз теленнән америкалылар аралашкан инглизчәгә күчү өчен үзаллы күп шөгыльләнә. Бу вакытка үзенең булачак һөнәрен билгеләгән булу сәбәпле, эшкә максатчан тотына. Чөнки урыс акцентыннан котылмыйча, карьера турында хыяллану бушка буласын аңлый. Һәм менә биш елдан соң егет турында без дә белеп алдык. Альфред белән тиздән Уфада очрашырга килештек, ә бүген булачак кино йолдызы белән ВКда язышканнардан иң кызыклысын Сезгә җиткерә торабыз. Әйткәндәй, сорауларыгыз булса, языгыз, Альфред җавап бирер.
Ничек итеп ул абруйлы америка кино академиясенә эләккән соң?
– Мин гади татар егете, 2013 елның февралендә Дублиндагы (Ирландия) International House Dublin мәктәбенә киттем, студентлар тулай торагында яшәп, бер ай укыдым. Анда бөтен дөньядан яшьләр килгән иде. Бер урыс кешесе дә булмау сәбәпле, мин инглизчә генә аралаштым һәм һәр илнең акцентларын аера башладым. Бу минем булачак һөнәрем өчен бик мөһим белем багажы булды. Мәктәпне тәмамлауга ук «Голливудка паспорт» программасы буенча Америкага чыктым. Бу Нью-Йорк Фильм академиясе булдырган зур программа. Аның атасы һәм директоры Лос- Анджелеста билгеле продюсер, режиссер Майкл Фонштейн. Бу программа буенча ай дәвамында актерлык осталыгына укыту дәресләре алып барыла. Шунда ук җыр, бию, режиссер, камера алдында һәм камера белән эшләү осталыгы, тавыш һ.б. өйрәнәсең.

 

Безнең күп җырчылар, актерлар белемнәрен камилләштерү өчен нәкъ шушы программа буенча килеп укыйлар. Соңгы көннәрнең берсендә, мисал өчен, Регина Титоренконы күрдем. «Орел и решка» тапшыруларыннан соң ул үзенә-үзе режиссер һәм алып баручы булып китте. Тагын күпләрне беләм. Минем өчен бу программаны үтү бик мөһим иде. Чөнки университетка керү өчен, әңгәмәдән тыш, актер буларак сәләтеңне расларга тиешсең. Миңа уңыш елмайды дип уйлыйм, үзем сценарий авторы, режиссер һәм актер буларак Universal Studios киностудиясендә фильм төшердем һәм аны Кабул итү комиссиясенә тапшырдым. Шулай итеп 2014 елда Нью-Йоркның Кино Академиясенә - Лос – Анджелес Визуаль һәм башкару осталыгы сәнгате Университетына (NewYorkFilmAcademy – Los Angeles Campus) кабул иттеләр. Уку түләүле. Әмма хаклары Мәскәүнекеннән түбәнрәк.
Режиссер факультетына да документлар тапшырдым, әмма мине магистратурада уку мөмкинлеге биреп, актерлар бүлегенә алдылар. Уку җиңел булмады, дәресләр иртәнге 9дан кичке 22 сәгатькә кадәр барды. Курс эше булса, төн йокламый эшләргә туры килә иде. Утызар кешелек 5 төркемнән 11-12 кешелек иң чыдам ике төркем укып чыктык. 2017 елда укуны төгәлләп, кино һәм театр актеры белгечлеге буенча бакалавр дипломы алдым.
Америкада законнарны катгый үтәүне таләп итәләр,чак кына тәртип бозу булса да илдән куалар. Студент визасы программадан тыш проектларда катнашу, төшерү мөмкинлеге бирми. Лос-Анджелеста бөтен җирдә җитди таләпләр, рөхсәт, түләү сорыйлар. Бөтен шәһәр кино сәнгате белән чорналган, нинди йорт янында фильм төшерәсең, шуның хуҗасына түләргә тиешсең. Клипны безнең җырчылар чүлдә төшерәләр, шәһәр мохите аларның да кесәсенә суга. Студент елларындагы бөтен фильмнар барысы да Universal Studios һәм Warner Brothers киностудиясе мәйданчыгында төшерелде. Мәскәүдә билгеле режиссер, клипмейкер, инде яхшы дустым Алексей Фигуровка чүлдә клип төшергәндә биеп тә, оператор булып та, машина йөртергә дә ярдәмләштем һәм үземнең җитмеш һөнәргә ия булуымны да аңладым.
Уку төгәлләнүгә иң яхшы студент эшләребез дөнья буенча барган кино фестивальләренә җибәрелде. Мин укуны төгәлләүгә эш визамны тагын бер елга озайтыр өчен Русиягә кайттым. Академиядә укыганда бер ел гарантияле эш визасы бирелә. Шул вакыт эчендә син кино дөньясына кереп, Американың актерлар гильдиясенә эләгергә тиешсең. Бу сиңа махсус агентлыклар, продюсер үзәкләре белән эшләү һәм җитди кастингларда катнашу өчен кирәк. Визаны көткән арада туган шәһәремдә кыска метражлы кино төшердем. Актерлар минем сабакташларым, дусларым булды. The Wendigo фильмын кинофестивальгә юллаган идем, өчесендә: “Los Angeles Film Awards”, “Motion for Pictures”, “Russian International Horror Film Awards” җиңдем.
Милләте буенча кореяле америка режиссеры Phillip Sungho Moon төшергән “Incognito”, “Liesof Love” фильмнарында төп рольләрдә уйнаган идем, шулай ук җиңдек.

Америкада законнарны катгый үтәүне таләп итәләр,чак кына тәртип бозу булса да илдән куалар. Студент визасы программадан тыш проектларда катнашу, төшерү мөмкинлеге бирми. Лос-Анджелеста бөтен җирдә җитди таләпләр, рөхсәт, түләү сорыйлар. Бөтен шәһәр кино сәнгате белән чорналган, нинди йорт янында фильм төшерәсең, шуның хуҗасына түләргә тиешсең.

Лос - Анджелеска кайткач, бөтен кастингларга үзаллы гариза бирә башладым, “What We Dois Top Secret” киносында төшкәч, мине актерлар гильдиясенә керттеләр. Шул рәвешле мине алга этәрүче өч агентлык пәйда булды. Фильмнардан тыш, Кэти Перри һәм Никки Минаж кебек башка башлап җырлаучы йолдызларның клипларында төштем. Uber, Snapchat, Nike реклама роликларында катнаштым. “BerubiansTheater” һәм “L. Ron Hubbard Theatre” театрларында эшләп өлгердем. Мин төшкән күп фильмнар монтаж төгәлләнгәч, дөнья күрер, – ди Альфред.
Әлбәттә, яшь татар егетенең Голливудтагы тулы метражлы фильмнарда рольләре әлегә зур түгел, күбесе эпизодик. Ул анда полицейский, бармен, чит планетадан килүче, төп геройны кабул итүче табиб, таксист булып уйный. Ләкин иң мөһиме бит нинди күләмле рольдә уйнау түгел, ә Голливудта иң көчле актерлар белән эшләгәндә эш атмосферасын тотып алу, аларның ничек уйнавын күрү. Америкада бер ел эшләп алган Альфред бик зур тәҗрибә туплаган. Уфада эшләре беткәч, Мәскәүгә җыена. Ул андагы кастингларга чакыру алган. Егетнең бик зур планнары, уйлары бар. Бергә укыган иптәшләре дә дөнья буенча сибелгәннәр һәм төрле проектларга чакыралар.
– Стәрлетамакта яхшы аппаратурага ия кино төшерүчеләр белән таныштым, Бәлки мин курсташларымны үземдә җыярмын әле, күз күрер, уйлар күп,– ди Альфред.
Кыю егетебезгә уңышлар телибез!

Алсу Төхвәтуллина.