Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

  

  Күптән түгел миңа Санкт - Петербург шәһәрендә булып кайтырга туры килде. Биредә яшәгән ахирәтем Фәридә - танылган шәхес. 35 елдан артык аралашсак та, моңа кадәр минем аның турында язганым булмады.  Журналист этикасы шундый: якыннарың, туганнарың турында бәян итү тыйнаксызлык сыман санала. Тик бу юлы мин ул фикерне үзгәрттем. Сәхифәбезне укучылар минем белән ризалашыр дип уйлыйм.

                                       Безнең як кызы

Фәридә Нәҗмиева (Насурдинова) - безнең як кызы, Туймазыныкы. Күп еллар инде Санкт - Петербургтагы император Алексей Беренченең Элемтә юллары университетында француз теле укыта, чит ил туристлары белән эшләүче иң атаклы гидлардан санала. Ана телендә иркен аралаша, шәһәрдәге татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. Әйдәгез, Фәридәнең үзен тыңлыйк.

          Әтием, Кәнзел Шәрип улы, әнием Хәдия Камалетдин кызы

ифрат ихлас кешеләр иде. Үз балаларына да, чит кешеләргә карата да гадел булдылар. Әти шуны еш кабатлады: үзегезне кешедән өстен тотмагыз! Гомер буе юл мастеры булып эшләде, аңа беркетелгән Туймазы-Түбән Заит участогын сеңелем Нурия белән “әткәй юлы”дип йөрттек. Әтиебезнең көнкүрештә кулыннан килмәгән эш юк иде. Өйне үзе салды. Йорт эчендәге мебель - аның куллары җимеше. Гаиләбездә аяк киемнәрен үзе юнәтеп кидерде, хәтта күрше-күләннәр дә пима төпләтергә аңа килә иде.

Куллары нинди алтын булмасын, тирә-юньгә чыккан исеме- “мичуринчы” булды. Чөнки әткәебезнең бакчасы тулы алмагач иде, ул, аларны башка сортлар белән “кавыштырып”, өр-яңа төрләрен уйлап тапты. Помидорлары да күршеләрнекеннән алда өлгерде, әле дә күз алдымда: алар, төрле төстә булып,  күзне камаштыра иде.Мин әтинең бер генә минут та эшсез утырганын хәтерләмим. Иртән-иртүк ихатага чыгып китеп, караңгы төшкәч кенә әйләнеп керә иде. Гомере дә матур булды, 92 яшен тутырып бакыйлыкка күчте...

Әти Петропавел крепостен һәм Кышкы сарайны саклаган, соңыннан Ленинградка якын җирдә пулеметчы булган. Безгә еш кына үзенең “Максим”ы хакында сөйли торган иде... Яраланып, камалыштагы ленинградлылар кичергәнне кичергән!

    Без кызым Ләйлә белән менә ике ел инде, Үлемсез полкка кушылып,әтинең рәсемен тотып, Санкт-Петербург урамнарыннан үтәбез. Өйдә әти-әниемнең медальләрен матур итеп кысага эшләтеп, диварга куйдым. Сурәтләрен дә кадерләп саклыйм. Кунакка килгән дусларым күреп торсын: менә ниндиләр алар минем якыннарым!

   Әтинең Ленинградны обороналаган өчен медале бар. 1943 елда бүләкләнеп, иясенә килеп җитә алмаган бу награданы алырга илбашлыгыбыз ярдәм итте... Әтинең тарихы-- үзе бер китап, мин бу хатирәләремне күңелемнең иң изге почмагында саклыйм...

     Әнием кул остасы иде. Аның чигүләре Санкт-Петербургтагы фатирымның түрендә тора... Әни әйткән иде шул, менә бер вакыт мин булмам, эшләремә карап искә алырсыз әле дип...

   Инде бәйләмгә килгәндә, кем генә уздыра алды икән аны! Студент елларымда әнием бәйләгән костюм, кофталарны киеп, нинди “ шәп” булып йөри идем! Әле менә уйлап торам да, шул кадәр матурлык тудыру, төсләрне дөрес куллана белү, нәкышләр уйлап табу- бу бит тумыштан килгән гармония һәм зәвык тойгысы! Чын сәнгать әсәрләре бит аның эшләре!

   Мин әнинең әдәби таланты да булган дип уйлыйм, чөнки аның хатлары   юморга, фразеологик гыйбарәләргә бай иде. Озын итеп, фәһемле итеп яза иде ул аларны!

   Балачагымны бәхетле дип әйтә алам. Без дүрт бала, әтинең беренче никахыннан өлкән кызы бар иде. Арабызда бер генә малай- энекәшебез... Шул вакыттагы күп гаиләләр сыман, артык очынмыйча, эшләп үстек. Әле дә исемдә, Яңа елга чыршы таба алмагач, без Нурия белән каз канатларын алдык та, аларны уенчыклар белән бизәдек. Шул кечкенә “чыршы” тирәли әйләндек, җырладык, биедек...

Телләр белгән-илләр белгән

Чит телне өйрәнгәндә үз телеңне дә яхшырак белә башлыйсың, диләр. Фәридә берничә тел белә, димәк, татар телен тагын да тирәнрәк аңлый. Ә бит кешегә барысы да балачакта салына.Чынлап торып Һиндстанга китәргә җыенган кызчыкны чак табып алып кайталар! Чит илләрне күрү теләге менә нинди зур була аның!

   Балачакта мин еш кына чит илләргә, бигрәк тә Һиндстанга бару теләге белән яна идем. Узган гасырның 60-70нче елларында һинд кинолары модада иде бит. Шуны ачык хәтерлим: дус кызым Римма белән “Сангам” фильмын сигез тапкыр карадык!

Һиндстанда булырга туры килмәде, ә менә башка илләрдә күп тапкырлар булдым. Франциягә 14 тапкыр бардым.

Мәктәптә немец теле өйрәндек, мин бу фәнне бик яраттым, гел “5”легә укыдым. Университетта да немец теле белгечлеге алырга иде ниятем, тик балларым җитмәдем, конкурстан үтмәдем. Туймазыга кайтып, “Ленин юлы” гәзитенә корректор булып урнаштым. Күрше кыз бу вакытта пединститутның француз бүлекчәсендә укып йөри иде. Мин дә аңа карап шушы телне өйрәнергә булдым. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, институтка кердем, аны Кызыл дипломга тәмамладым.

   Институтны тәмамлагач, Туймазыда турбюрода эшләп алдым. Шунда Ленинградка сәяхәт оештырдык. Безне Эрмитажга алып бардылар. Алдымда гына гид-тәрҗемәче французларга сөйләп тора. Мин шунда: эх, шушылай эшләсәң иде дип, инде хыялланып кайттым. Әле французларны Эрмитажга алып килгән   саен тәүге хыялымны искә төшерәм...

Өстәвенә, чит ил кешеләренә Бөек Ватан сугышы елларында әтиемнең ничек итеп Эрмитажны саклаганлыгы хакында сөйлим...Менә шулай туры килсә килә бит, мин туристларны әтиемнең эзләреннән йөртәм...

     Үткәннәргә кайтып, шуны әйтим, мине яңадан институтка чакырып алдылар, һәм бераздан мин Ленинградка Югары педагогия курсларына укырга киттем. 1982 ел иде. Мәчеткә бардым. Ишек төбендә керергә кыймый торам. Шунда яныма бер ханым килеп басты, әйдә, бергәләп намаз укыйбыз, мин нәрсә эшләсәм, син шуны эшлә, диде.Мин ул вакытта төп догаларны белә идем.

Бу ханым Зәйнәб апа ул вакыттагы Ленинградта татар хәрәкәте башында торучыларның берсе - Мөхлисә Зарипованың бертуганы булып чыкты. Соңыннан мәчеттә Мөхлисә апаның үзе белән таныштым. Ул мине кунакка чакырды. Шулай итеп, беренче тапкыр борынгы Петербург фатирында булдым. Андагы тойгыларымны бер генә сүз белән аңлатуы авыр: бүлмә түшәменең биеклеге генә биш метрдан артык булсын да!

Беренче очрашуда ук без уйларыбыз уртаклыгын, фикердәшләр булуыбызны аңладык. Кызы Финляндиягә кияүгә чыгып киткәч, Мөхлисә апа мине үз баласы кебек күрде, еш кына “син кызым урынына калдың”, дия торган булды.

     Зәйнәб апа да, Мөхлисә апа да блокадада булганнар. Аларның тормыш сабакларын мин бернигә дә алыштырмас идем...

Мөхлисә апа ул елларда безнең шәһәрдәге бөтен татар чараларының башында булды.Үзенең илһамлы башлангычлары белән күпләрне артыннан ияртте. Соңрак без Мөхлисә апа белән Ленинградта татар мәдәни үзәге оештырдык, без үткәргән чараларда йөзләрчә кеше катнашты.

   Рамазан ае җитсә, Мөхлисә ханым белән 120-150 кешегә ифтар оештыра идек. Ифтар тәмамлангач, без аның белән соңгы трамвайга ашыга идек. Фатирына кайтып, төнге өчләргә- сәхәргә кадәр чәй эчә, сөйләшеп утыра идек.... Булачак ирем белән дә мин Мөхлисә апаларда таныштым. Ә соңыннан без дүртәүләп-Мөхлисә апа, аның ире Шамил абый, мин, җәмәгатем Илдар (Казан егете) мәчеткә бергә йөрдек.

   Мөхлисә апага ифрат рәхмәтлемен. Ул мине Элемтә юллары университетының чит телләр кафедрасына француз теле укытучысы итеп урнаштырды, мин әлегәчә шунда эшлим. “Университетта 25 ел тырыш эшләгән өчен” медале белән бүләкләндем. Ике дистәдән артык Мактау грамотам бар.

Хаҗия

“Хаҗия” дип хөрмәтләп дәшәләр хәзер Фәридә ханыма. Башта әнисен, әтисен, энесен, аннары ирен югалткан Фәридә Кәнзел кызы сынмый, сыгылмый кала алуын йөрәгендә яшәгән ышану, дин белән бәйли. Мәчеткә йөрүчеләр байтак, күпләребез үзен ходайга ышанучы дип саный, тик бик сирәкләр генә шушы изге юлда бердәнбер дөрес карар кабул итә ала. Хаҗга барып, бөтенләй икенче кеше булып кайта Фәридә Нәҗмиева...

1989 елда мин Санкт-Петербургта беренче булып “Санкт-Петербург татарлары ” дигән экскурсия үткәрдем. Миннән соң яһүтләр, немецләр шуңа охшаш экскурсияләр оештырды. Берничә ел элек мин “Санкт-Петрбургта ислам” темасына экскурсия үткәрә башладым. Шәһәрдә нинди генә дини форум уздырылса дә, мин анда катнашучылар һәм мәктәп укучылары өчен шушы кирәкле эшне башкарам.

Берничә ел дәвамында “Нур” гәзите хәбәрчесе булдым. Мөхлисә апаның кызы Ләйлә белән ел саен аның әнисенең истәлегенә багышланган экскурсия үткәрергә ният иттек.

   Гарәп телен Мөхлисә апа ярдәмендә өйрәндем. Әйтергә кирәк, Ислам мәктәбенә йөрүемнең файдасы бик зур булды. Элек тә, әле дә бу мәктәпкә алжирлы Мөхәммәт җитәкчелек итә. 2008 елда ул миңа Хаҗ кылырга тәкъдим ясады. Ә нәкъ шул вакытта мин Казанга, Бөтендөнья татар конгрессына чакырылган идем. Ике дә уйламастан, Хаҗны сайладым...

Хаҗ турында күз яшьләрсез сөйли алмыйм. Анда вакытта син үзеңнең кайдалыгыңны онытасың. Шәхси проблемаларың, көнкүреш мәшәкатьләре, матди хәлең - барысы да мәгънәсен югалта...Син Ходайга шул кадәр якынлашасың: ул синең бөтен догаларыңны ишетә...

   Аллага шөкер, Туймазыда гомер итүче сеңелем Нурия да, мәчеткә йөреп, гарәпчә укырга-язарга өйрәнде, Коръән укый, бик күп еллар инде намазга басканына. Хәтта челләләрдә дә уразаны калдырмады.Үзем дә намазда. Тормыш дәвам итә. Инде күңелебездәге шушы күркәм хисләрне югалтмыйча, сайлаган тугры юлдан барсак иде...

       Ирем Илдар да дини кеше булды. Сәләтле музыкант иде, дуслары да сәнгать өлкәсеннән. Алар арасыннан Альберт Асадуллинны аерып әйтәсем килә. Хәтерлим, алар бергәләп Казан шәһәрендә Болгарда Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган зур чара оештырдылар, җыр-биюләр белән үрелеп барган бу спектакль күпләрнең исендә калды...

Илдарның дуслары байтак иде, үлгәннән соң безнең белән берсе генә калды. Ул-Альберт. Без аның белән Илдарның каберенә барып йөрибез, Альберт Фатыйха сурәсен укый... Рәхмәт аңа, догаларыннан калдырмый...

Бу тугры дусыбыз кызым Ләйләнең туенда да катнашты, яшьләргә бәхет теләп, яраткан җырын башкарды...

Минем дә дусларым күп. Алар –милләтебезнең алдынгы карашлы кызлары. Без еш кына Коръән ашларына җыелышабыз, мөселман бәйрәмнәрен бергә үткәрәбез.

Үзем сыман Ленинградта педагогия курслары тәмамлаган якташым, немец теле белгече Рәйлә Мирхәйдәрова, Санкт-Петербургта гына түгел, илебездә киң танылу тапкан скульптор Винера Абдуллина, Русиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Рәзифә Жабина, шулай ук медицина фәннәре докторы профессор Рәшидә Орлова, Финляндиядә яшәүче язучы Алфира Сундквист һәм башкалар алар ...

Үзе турында бик саран сөйли Фәридә. 1983елда Мөхлисә Зарипова белән оештырган татар мәдәни үзәгендә ул мәдәни программа өчен җаваплы була, балалар белән эшли. Соңрак “Ак калфак” оешмасына җитәкчелек итә. Петербург татарларын автобус белән Франциягә алып бара, аларга Парижның иң зур мәчетен күрсәтә. 2013 елда якташларын Марокко мәчетенә алып барып кайта. Туган ягын да онытмый. Уфадагы балалар бию коллективы өчен Франциягә сәяхәт һәм анда нәни артистларның чыгышын оештыра. Күп еллар дәвамында халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткәне өчен Санкт-Петербург губернаторының Мактау кәгазенә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы   бүләкләренә лаек була, һ.б.һ.б.

   Фәридә- сәләтле журналист, аның мәкаләләре төрле басмаларны бизи. Бу ханымның Төньяк башкалабыз хакындагы энциклопедик белеме күпләрне таң калдыра. Ә инде француз телен су кебек эчүе хакында шуны әйтү дә җитә: бервакыт Фәридәне Ленфильм студиясенә чакыралар. Александр Кайдановский Лев Толстойның “Смерть Ивана Ильича” хикәясе буенча фильм төшерә. Алиса Фрейндлих фильмда берничә җөмлә французча әйтергә тиеш була. Фәридә атаклы актрисаны бик тиз арада чиста итеп чит телдә аралашырга өйрәтә...

Әле яңарак кына Фәридәнең хәлләрен белеп шалтыраттым. “Түбән Новгородтан французлар белән кайтып барам”, -диде ул миңа көр тавыш белән.

Әйе, бу гаҗәеп илһамлы, көчле ханымны башкача күз алдына да китереп булмый. Ул һәр вакыт юлда, эштә, халык арасында. Бүген -күргәзмәдә, иртәгә рәссам остаханәсендә, якташлары белән очрашуда. Бәхетле нәнәй, дуслары арасында чын иптәш, халкының абруйлы кызы Фәридә Нәҗмиева әллә нинди хыялларын тормышка ашырыр әле! Безнең як кызлары булдыра ул!

Халисә Мөхәммәдиева