Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Юрий Гагаринның күршесе, космонавт Борис Волыновның тормыш иптәше, профессор, техник фәннәр докторы Тамара Волынова Юрий Гагарин һәлак булган көнне, аның гомерендә беренче тапкыр аэродромга керә торган пропускысын онытып, өенә кире кайтуы хатирәләрен уртаклашкан. “Без Юра белән бер йортта, бер катта яшәдек, - дип сөйли ул. – Иртән эшкә киткәндә ул мине лифтның ишекләрен яптырмыйча көтеп торды. Икәү эшкә киттек. Юл чатына җиткәч, ул пропускысын өйдә онытып калдыруын исенә төшерде.

Кичтән мин аның югалуы турында белдем”...