Кинәт авырып китеп, дәваханәгә эләктем. Иртәгәсе көнгә хезмәттәшем, сатирик Венер Исхаков шалтырата:
– Син нәрсә алай итеп безнең котны аласың? Башкорт әдәбияты олы югалту кичерә язды бит! – ди ул. Беләм, Венер абый һәрчак төрттереп, шаяртып сөйләргә ярата. Бу сүзләрендә дә шул гадәте чагылып калды.
– Көн дә төрле чара, көн дә командировка... Баш басып эшлибез. Ярый, берәр ничек вакыт табып хәлеңне белешеп китәрбез әле, – диде коллегам хушлашып.
Ун көн чамасы ятып, дәваланып чыктым. Эшкә килгәч, Венер Исхаков колач җәеп каршы алды.
– Шушы эш белән бер дә вакыт җиткереп булмый, – диде ул уфтанып. – Тәки сиңа барып булмады. Ярый, Айгиз, син борчылма. Киләсе тапкыр бүлнискә эләксәң, әбизәтелнә хәлеңне белергә барырмын...
“Киләсе тапкыр барырмын”
- Просмотров: 1647