Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

 

Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп үзенең эш вакытын дәүләт башлыгы мәшәкатьләренә түгел, ә шәхси эшләренә күбрәк багышлый икән.

         Мәгълүматларга ярашлы, мәсәлән, узган сишәмбедә, ягъни 23 октябрьдә, Америка лидерының эш графигында нибары 3 сәгатьлек эш вакыты планлаштырылган булган. Трамп үзенең шәхси вакытын твиттерда язышуга, телефон сөйләшүләренә һәм телевизор карауга сарыф итә икән. Ә булган эш вакытында рәсми очрашулар, брифинглар үткәрә һәм тамашачылар алдында чыгышлар ясый.

         “Политико” гәзите белдерүенчә, Кушма Штатлар президентының эш графигы буталчык, аның хезмәт нигезендә озак вакытларга исәпләнгән план түгел, ә минут эчендә туган идеяләр ята. Мәсәлән, Америка лидеры гәзиттән ниндидер бер хәбәр укып, хисләре туа калса, шушы мәсьәлә буенча ашыгыч очрашу үткәрергә мөмкин.

         Быел июльдә Дональд Трамп Русия президенты Владимир Путин  белән очрашуга 20 минутка соңлап килгән. Ә Путин исә үзе ярты сәгатькә соңарып килгән булган.