Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Өмет”нең үткән санында “Сүз хикмәтләре” дигән язма бик кирәкле дип уйлыйм.
Чынлап та гомер итү барышында мәгънәсе турында артык уйланмый гына әллә күпме үтергеч сүзләр әйтәбез. Ә менә немец психотерапевты Носсрат Пезеш-киан тән авыруларын китереп чыгара торган сүзләрне өйрәнгән һәм болар хакында халыкка игълан иткән.
Элек нәнәебез әйтә иде: “балалар, уйла-мый бер сүз дә әйтмәгез, аларның үзегезгә кыенлык китерүе бар” дип. Ничек дөрес әйткән булган ул. Кайчак ачу килгәндә “чукынып китсен”, “бугазына аркылы килгере” дигән сүзләр әйтә кеше, ә бит чынлыкта ул теге кешегә артык начарлык та теләми, болай гына әйтә. Әгәр нәрсә булырга мөмкинлеген белсә, дәшми калыр иде дип уйлыйм.
Әйдәгез, бер-беребезгә матур сүзләр, изге теләкләр генә теләп яшик, дуслар.

Рәмил Дәүләтшин,
Дүртөйле районы.