Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Мәләвез шәһәрендә урнашкан 7 санлы холык төзәтү колониясендәге бер хөкем ителүчегә синтетик наркотик матдә – метадон – салынган сохарилар бирергә маташканнар.

Бу гадәти булмаган сохарилар төсе һәм күләме буенча аерылып торган. Белгечләр ачыклавынча, биш сохарида гомум күләме 1 грамм булган наркотик матдә табылган. Әлеге вакыйга буенча эш полиция бүлегенә тапшырылган.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Тайландта тренерлары белән футболчы үсмерләрнең койма яңгырлар яву аркасында мәгарәдә бикләнеп калганнарын барыбыз да шомланып күзәттек. Һәм менә Башкортстанда да шуңа охшаш очрак булды. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте хәбәр итүенчә, Уфаның спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре маршрутларын беркайда да теркәмичә 6 июльдә Белорет районының Атыш шарлавыгына походка китә. Эссе көннәр торганда шарлавыкка барганда Инзәр елгасы аша чыгу авырлык тудырмый, ләкин инде 9 июльдә кайтыр юлга чыкканда койма яңгырлар явып үткән була. Су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле Инзәрнең икенче ярына чыгу мөмкин булмый. Нинди хәлдә калулары турында хәбәр итәргә дә мөмкинлек булмый – ул тирәдә мобиль элемтә эшләми. Туристларның бәхетсезлеккә дучар булуларын, Инзәрне көч-хәл белән кичкән башка туристлар хәбәр итә.

Авария-коткару хезмәтендәгеләр катамаранда шул урынга барып, балаларны икенче ярга чыгара. Бәхеткә, барысы да исән-сау.

Белгечләр туристларга үзләренең иминлеген тәэмин итү һәм вакытлы ярдәм алу өчен походка чыкканда маршрутларын теркәү кирәклеген искәртә. Маршруттан кайткач, ахыргы пунктка җитүне дә хәбәр итү зарур. Бу туристлар вакытында кайтмаса, эзләргә чыгу өчен кирәк.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Уфада миллионерлар күбәйде, хәтта мультимиллионерлар да барлыкка килгән. Соңгы ел ярым эчендә уфалылар берничә тапкыр лотереягә зур суммалар отты.

Мәсәлән, апрельдә бер ир 1,5 млн сумлык автомобиль откан иде. Июньдә ике мультимиллионер барлыкка килде – башта Уфада берәүгә 12,7 млн сумлык бәхетле билет туры килде, бер атнадан икенче берәү 17,6 млн сумга ия булды. Күптән түгел генә республиканың тагы бер кешесе 4,6 миллион сумга баеды.

“Столото” хәбәр итүенчә, лотереядә откан иң зур сумма – 83 миллион сум. UfacityNews.ru матбагасы мәгълүматлары буенча, 2018 ел башыннан 1 миллион сумнан арткан суммаларны республиканың 19 бәхетлесе откан.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Элвин Грей үзгәреп кенә тора. Бу юлы ул чәчен буяган. Хәзер ул чын блондин. Чәчен буятуны видеога да төшергән. Чәчтараш белән төшкән фотосына ул “Үзгәрешләр вакыты” дип язган. Җырчының фанатлары артистның яңа прическасын хуплый. “Моңа кадәр дә матур идең, тагын да матурайгансың”, - диләр кызлар. Шулай да берсе: “Чын башкорт егетләренә болай килешми инде”, - дип тә язып куйган.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

«Уфа» аэропорты иң пунктуаль авиакомпанияләр рейтингын төзегән. Русия авиакомпанияләре арасында иң төгәле дип Utair табылган.

“Квартал эчендә тоткарлыкларсыз 879 рейс башкарылган. Уфадан бу авиакомпания 11 юнәлеш: Мәскәү, Анапа, Екатеринбург, Казан, Когалым, Түбән Новгород, Яңа Уренгой, Самара, Сургут, Талакан һәм Төмәнгә оча”, - дип сөйләделәр Уфа аэропорты матбугат хезмәтендә.

Елына 100 рейска кадәр категориядә беренчелекне “Ямал” авиакомпаниясе яулады. “Ямал” тарафыннан соңлауларсыз 276 очу теркәлгән. Елына 50 рейска кадәр категориядә 920дән артык авиакомпания катнашкан “алтын” “Оренбуржье” авиакомпаниясенә тәгаенләнә – тоткарлануларсыз 133 рейс.

Чит ил перевозчиклары арасында иң пунктуале дип “Turkish Airlines” табылган. Ул 109 рейсны вакытында башкарып чыккан.

Быелның II кварталында “Уфа» халыкара аэропортыннан барлыгы 4300 очу теркәлгән.