Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Мәсгут әфәнде белән дә мин узган ел Казанда Бөтендөнья татарлары җыенында очрашып сөйләшкән идем. Ул көннәрдә күпсанлы милләттәшләрем белән танышу ел дәвамында язып торырлык истәлекләр бүләк итте. Күп еллар Төркиядә яшәүче, тамырлары Башкортстаннан булган Мәсгут әфәнденең дә тормышы, тәрҗемәи хәле тагын бер кеше язмышы, тагын бер татар мөһаҗире язмасы буларак сездә кызыксыну уятса иде.

Төркия татары Мәсгут Арсланбәк әтисенең татар милли хәрәкәтенең күренекле әһеле, язучы, публицист, нәшир, сәясәтче Гаяз Исхакый белән төшкән фотосурәтен саклый

Мәсгут Арсланбәк исемле милләттәшебезнең әтисе Мансур Башкортстаннан, Стәрлетамактан булган. Мәсгут әфәнде әйтүенчә, ул 1937 елда туган. Мәсгут әфәнденең карт әтисе Габдрах-ман үз чорының бик укымышлы кешесе булган, авылда имам һәм укытучы булып торган, язу эшләрен дә башкарган. Мансур Габдрахман улы да мәктәптә математика укыткан. Әтисе язмышына килгәндә, Мәсгут әфәнде белгән кадәресе шулар: “Сугыш башлангач, әтиемнең гаиләсе Байкалны узып, Кытайга киткән. Әтием Кытайның Шанхай шәһәрендә эшләгән, сугыштан соң, 1952 елда Төркиягә килә, Истанбулда бер ай тора, аннан соң Анкарага килә. 1956 елда шунда мин туганмын. Апам – Сәидә, абыем Самир бар, мин — иң кечкенәсе. Әтием Кытайда булган вакытта, Гаяз Исхакый белән бергә эшләгән, “Милли байрак” гәзитенә шигырьләр дә язган”, – ди Мәсгут Арсланбәк.
Аның сүзләренең чынбарлыгын раслаган фотосурәтләр һәм язма материаллар сакланган. Татар телендә яхшы сөйләшүче төрек татары булган танышым сорау-ларыма шактый тулы мәгълүмат бирде. Аның туганнары да татар телен белә. “Абыем аз белә, ә менә апам бик яхшы белә, туган телебездә чиста сөйләшә. Төркиягә Казаннан татар спортчылары, шагыйрьләр, язу-чылар килсә, без алар белән сөйләшә, күрешә идек.
Монда калган туганнарыбыз кемнәр икән, барып күрсәң иде, алар килеп күрсен иде дип, уйлыйбыз инде. Бәлки, андый мөмкинлек тә булыр”, — дип белдерде танышым.
Мәсгут Арсланбәк әтисе ягын-нан туганнары белән табышырга бик тели. “Әтиемнең нәселеннән апалары-абыйлары күп булган, тик берсен дә белмибез. Хәтерлим әле, 1963 елда әтинең әнисеннән хат килде, бөтен балаларын сугышта югалту хәс-рәтеннән елап, күзләре сукы-райган булган. Әтием Төркиядән аңа хат язды, һәм бер атнадан әнисе вафат булды. Аның өйдә хатлары саклана. Бер фотосурәттә кайсы авылдан икәне язылган. Мин монда кай-ткач, бер башкорт малае миңа “әтиегезнең исемен “Милли байракта” күрдем ди. Миңа мәгълүмат бирсәгез, мин, бәлки, туганнарын табармын, диде. Мин бик шатландым моңа. Арсланбәк фамилиясе башка җирләрдә дә бар бит, Башкортстанда, Татарстанда, Мәскәүдә дә очраткан идем Терешкова-Арсланбәк фамилияле хатын-кызны. Аның көрәшче булуы турында мәгълүмат кына бар миндә, – дип белдерде миңа Мәсгут Арсланбәк.
“Әтинең туганнары күп булган, апалары-абыйлары 15 ләп кеше булган. Әтием Кызыл армиядә сугышмас өчен Кытайга күченә. Алар Байкал күле тирәсеннән узалар.
Кытай белән Русия чигендә Амур суында коенып юллар узган әти. Ул күп сүзле түгел иде. Шанхай, Харбинда эшләгән, үзе математика да укыткан. Шан-хайда инглиз фирмасында эшләгән. Әнием татар гаиләсендә үскән. Әбием тамырлары белән Пензадан булган, Ташкентта туган. Бабамның бабалары да Пензадан килгән булган. Бик азы урыс җиренә кире кайткан, Японга, Америкага, Австралиягә киткәннәр, әтием мөселман мәмләкәте булсын дип, Төркиягә киткән. Күченеп килүчеләргә җир бирмәгәннәр. Тормыш җиңел булмаган башта. Тик белеме булгач, тел белгәч, Америка компаниясенә эшкә алганнар, тормышын шулай бөтәйткән.
Мин 1956 елның 2 маенда туганмын. “Алмагачлар чәчкә ата майның унбишләрендә...” беләсезме шул җырны, бик яратам мин аны. Әтием еш авырган, сәламәтлеге йомшак булган. Әнием аны утыз ел тәрбияләде. Газиз әнием вафатына алты ел булды, әтием 1978 елда гүр иясе булды, йөрәк өянәгеннән үлде. Мин тамырларны барларга тырышам. Арсланбәк нәселеннән булган-нарны эзлим. Туганнар исемнәрен сорап язган идем, мөмкин булса, әтиемнең туган-нары булса, аларга җиткерәсем килә, Мансур Арсланбәк Уфада туган, Стәрлетамактан килгән Төркиягә, мин Анкарада тудым. Хатыным – Хәтиҗә Анкарада туган. Әниләре мөселманнар, бик яхшы йомшак холыклы булса да, татар кызы булмады. Улыбыз Денисхан – инженер, икенче улым – Әмрә. Әмрулла актерлыкка укый. Минем югары белемем бар, инглизча яхшы беләм, тылмач булып эшләдем. Күпме гомер калгандыр белмим, өлгерергә тырышам, тарихи яктан кыйммәтле документлар җыям, туплыйм: иске китаплар, гәзитләр – ни бар, барын да туплыйм.
Татар телен яхшы белгән кешеләрдән татарчаны өйрәнәм, укырга тырышам”.

Алсу Төхвәтуллина язып алды.