Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

 

Башкортстанда яшәүчеләр арасында “Социаль няня” проекты аеруча популярлашып китте. Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә “социаль няня” хезмәтләрен 1240 гаилә куллана (былтыр бу сан 647 генә булган). Вакытлыча бала карау хезмәтен кулланучыларның күбесе – 35 яшькәчә булган яшь гаиләләр.

Бу хезмәт 3 яшькәчә һәм 18 яше тулмаган инвалид балаларга күрсәтелә. “Социаль няня” хезмәте атнага 2 тапкыр күрсәтелә, няняның һәр килүендәге “эш сәгате” -   3,5 сәгать.

Җан башына керемнәре 14 044,5 сумнан артмаган гаиләләргә балалар карау бушлай оештырылган. Социаль хезмәтләргә мохтаҗ, әмма җан башына туры килгән керемнәре югарыда язылган суммадан күбрәк булган гаиләләргә (күп балалалы, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, ялгыз әниләр) бу хезмәт 3,5 сәгать өчен 125 сум тәшкил итәчәк. Әгәр инде җан башына керемнәре 14 044, 5 сумнан күбрәк булганда һәм гаилә льготаларга мохтаҗ булып саналмаса, социаль няня өчен бәяләр хезмәтләрне башкаручыларның тарифына бәйле булачак – сәгатенә 40тан алып 140 сумга кадәр.

“Социаль няня”ны чакырыр өчен, гаиләләргә яшәгән урыннары буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүче районара үзәкләргә мөрәҗәгать итү кирәк.

Былтыр Русиянең 2 субъекты – Башкортстан һәм Вологда өлкәсе - балаларны вакытлыча карау хезмәтен кертү буенча пилот төбәкләре итеп сайлана. Халыкта бу “социаль няня” исемен алды.

Республикада балалы гаиләләр ел саен гомум алганда 10 млрд. сумга якын 30дан артык төрле дәүләт ярдәме ала. Бу хакта Рөстәм Хәмитов Әниләр көненә багышланган чарада әйтеп үтте.

Еш кына урамда, кибеттә, төрле дәүләт учреждениеләрендә теге яисә йомыш белән килгән яшь балалы әниләрне очратам. Аларны чын күңелдән кызганып, балаларын жәлли идем. Тынчу коридорларда әниләре белән шактый озын чиратлар көтеп, эссегә чыдый алмыйча елыйлар. “Социаль няня” хезмәте аларга бик кулай хезмәт бит. Ирләре башка шәһәрләрдә эшләгәннәрнең, я ялгыз әниләрнең кайчагында хәтта кибеткә ипи-сөт алырга чыгу мөмкинлеге юк.

Әлегә кадәр няня яллау безнең илгә хас күренеш түгел иде кебек. Ә менә чит илләрдә сиделка, няняларга мөрәҗәгать итү гадәти диләр. Үзебездә дә шушындый хезмәтләрнең таралуы бик яхшы күренеш. Балаңны квалификацияле социаль хезмәткәр карап торачак. Аның махсус белеме дә булачак, гадәттән тыш хәл килеп чыкса, ул балага тиешле ярдәмне дә үз вакытында күрсәтә алачак. Шулай булгач, “социаль няня”га нарасыеңны тыныч күңел белән калдырырга була.

Юри генә “Авито” бушлай игъланнар сайтында “няня” хезмәте бәяләре белән кызыксынган идем. Бәяләр төрле. Сәгатенә 150дән алып 300 сумга кадәр. Шуңа күрә ”социаль няня” хезмәте бик отышлы, миңа калса.

Ә. ШАКИРҖАНОВА.