Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Уфа шәһәрендә 41 яшьлек ир шәхси тормышның кагылгысыз булуын бозуда гаепләнә. Ленин район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, радиотехник булып эшләүче ир 2016 елда күзәтүче җайланма эшли һәм үзе ошатып йөргән кызның BMW X3 автомобиленә беркетеп куя.

Ул ике ел дәвамында автомобильнең кайда йөрүләре турында электрон хисаплар ала. Кыз кайда гына булса да бу ирнең үзен бик җиңел эзләп таба алуыннан шикләнә башлый һәм автомобилен автосервиска тапшыра. Слесарьлар җиһазны бик тиз эзләп таба...

Кыз хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Мондый төр җинаять кылган өчен җәза төрләре дә киң – штрафтан алып мәҗбүри эшләргә, хәтта ирегеннән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

                   Эльвира Әсәдуллина әзерләде.