Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Башкортстан умартачылык һәм апитерапия буенча гыйльми-тикшеренү  үзәге бюджет учреждениесе Красноярск краеның төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт үзәген судка биргән иде. Башкортстан әлеге үзәктән  репутация зыяны өчен 1 миллион сум күләмдә   акча таләп итә.

Башкортстан учреждениесе бу искны 1 ноябрьдә юнәлтте. Суд материаллары буенча, Дәүләт стандартының Красноярск бүлекчәсе 25 октябрьдә үзенең порталында бал дегустациясе нәтиҗәләрен бастырып чыгарган иде. Анда Новгород, Мәскәү, Свердловск, Новосибирск өлкәләре, Алтай, Краснодар һәм Красноярск крайларыннан бал тәкъдим ителгән иде. Татлы ризык бәясе килограммы өчен  266дан 984 сумга кадәр булган.

Белгечләр фикере буенча, Башкортстан умартачылык һәм апитерапия буенча гыйльми-тикшеренү үзәге җитештергән бал сыйфаты буенча иң начары дип табылган.

Башкортстанда мондый билге белән килешмәделәр һәм Красноярск краеның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәгеннән дөрескә туры килмәгән һәм  “Башкортстан умартачылык үзәге” данын яманлаган мәгълүматны кире кагуларын таләп итте.

https://bash.news