Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Без Аллаһы Тәгаләне хакында фикер йөрткәндә Аның һәртөрле сыйфатларын чагылдырган күркәм исемнәрен искә төшерәбез. Ул исемнәр безгә Аллаһы Тәгалә хакында күпкырлы мәгълүмат бирәләр. Адәм баласы шул исемнәр аркылы үзенең Раббысы белән булган элемтәне төзи. Менә шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең күркәм исемнәре хакында Коръән Кәрим аятьләрендә һәм Рәсүлебезнең хәдис шәрифләрендә хәбәр биргән.

“Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре бар. Шуңа күрә, Аңа шул исемнәр белән эндәшегез...” диелә “Әгъраф” сүрәсенең 180нче аятендә.

Аять: “Аңа Аллаһ дип мөрәҗәгать итәсезме, яки Рахмән дипме, ничек кенә эндәшсәгез дә, Аның күркәм исемнәре бар”. (“Исра”, 110).

Менә шуның өчен без үзебезнең догаларыбызда Аллаһы Тәгаләгә Аның безгә хәбәр иткән күркәм исемнәре белән мөрәҗәгать итәбез.

Безнең бабаларыбыз бу исемнәрне унар-унарга бүлеп төрле хәлләрдә, төрле вакытларда укыганнар. Шуларны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Шунсы мөһим – бу исемнәрне укып дога кылганнан соң сораган нәрсәләргә ирешү тәҗрибәләр аркылы сыналган хакыйкатьтер.

Ярдәм сорау өчен Аллаһының ун исеме

Әллааһүммә иннии әсьәлүкә би әсмәәикәл-хүснәлләәтии мәә галимнәә минһәә вә мәә ләм нәгъләм вә би әсмәәикәлләтии каамәтис-сәмәәвәәтү вәл-әръдү биһәә түгыйззү вә биһәә түзиллү вә биһәә тухъйи вә биһәә түмиитү һәә сәййидәс-сәәдәәти йәә мүҗибәәд-дәгавәәти йәә вәлиййәл-хәсәнәәти йәә рафигаад-дәраҗәәти йәә газыйимәл-бәракәәти йәә гаафираль-хатыйиәәти йәә дәәфигаль-бәлиййәәти йәә сәмигаль-әсъвәәти йәә мүгътыйәл-хәәҗәәти йәә гаалимәл-хафиййәәти сүбхәәнәкә йәә әллааһү ләә иләәһә илләә әнтә халлисънәә минәл-гамми вәл-һәмми вән-нәәри йәә рабби!

Йә Аллаһ, мин Синең безгә белдергән һәм безгә белдермәгән, күкләр һәм җирләрне тотып тора торган гүзәл исемнәрең белән сорыйм. Ул исемнәр белән Син теләгән кешенең дәрәҗәсен күтәрәсең, теләгән кешене хур кыласың. Алар белән Син теләгәнеңне терелтәсең, теләгәнеңне һәлак итәсең. Һә хуҗаларның Хуҗасы, сораганнарга Җавап бирүче, һә Яхшылыкларны бирүче, йә дәрәҗәләрне Күтәрүче, бәрәкәтләрне Арттыручы, йә гөнаһларны Гафу итүче, бәхетсезлекләрне читкә Этәрүче, барлык тавышларны Ишетүче, йә үтенечләргә Җавап бирүче, йә яшерен нәрсәләрне Белүче! Дан сиңа йә Аллаһ! Синнән башка илаһ юк! Безне кайгыдан, борчудан һәм җәһәннәмнән коткар, йә Раббым!

 

Нәзит хәзрәт Саттаров әзерләде

Кушнаренко авылы мәчете имам-хатибы