Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Көн саен Аллаһының рәхмәте белән уянып торабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Эштә кояш батканчы эшләп булган яшәешебезне тагы да күркәмрәк булсын дип тырышабыз.

Ләкин, кайсыберләре моның белән риза түгел. Алар дөньяны калдырып, "ахирәт өчен генә яшәргә кирәк" дип таләп итәләр. Әмма ул фикерне дөрес дип раслап булмый. Ничек кенә без дөньядан качырга теләмик, без аннан кача алмыйбыз. Күктән акча яумый, өйләр гөмбә кебек җир астыннан үсми - барысы өчен дә тырышлык кирәк.

Һичшиксез, тормыш юлы җиңел сәфәрләрдән түгел, монда сикәлтәсе яки чокыры да була. Кайвакыт катырак та әйтелә, кулы да ычкына, шуңа Аллаһыдан гафу сорауны онытырга ярамый.

Яшәгән йортың киң, ризыгың мул булуны теләсәгез, шушы доганы кылыгыз:

"Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый".

Тәрҗемәсе: Йә Аллаһым кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәракәтле булдыр!