Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Һәркем бу доганы бер мәртәбә укыса, Хак Тәгалә ул кешенең урынын оҗмахта әйли вә тәмуг утыннан хәлас әйли.

Укылышы: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. Аллаһүммә әҗгал-ни минәл мүстәгъфириинә үәҗгални мин гыйбәдикәс салихинәл канитинә үәҗгални мин әүлийә-икәл мүттәкыйнә бирахмәтикә йә әрхәмәр рахимин”.

Мәгънәсе: “Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле Аллаһы исеме белән. Аллаһым, мине мөстәүфирләр (“Әстәгъфируллаһә” диеп истигъфар зйтүчеләр) җөмләсеннән әйлә, мине Үзеңнең игелекле, намазлы (тагать, гыйбадәтле) колларыңнан әйлә һәм мине Үзеңнең тәкъва әүлияләреңнән әйлә. Синең рәхмәтең белән, йә Рәхимлек кылучыларның иң рәхимлесе”.